Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада татар каберләрен эзлиләр. Илдәге зиратларга нигә игътибар юк?


Дрезден шәһәре тиресендэ Наполеонга каршы сугышта ятып калган Польша татары каберенә күрсәткеч (туризм маршруты буларакк куелган)
Дрезден шәһәре тиресендэ Наполеонга каршы сугышта ятып калган Польша татары каберенә күрсәткеч (туризм маршруты буларакк куелган)

Мәрҗани исемендәге Тарих институты Европада татар каберлекләрен өйрәнә. Галимнәр Казан, Татарстандагы зиратларга игътибар булмауга борчыла.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты быел Европада татар каберлекләрен барлап, өйрәнә башлады. Институт җитәкчесе Рафаил Хәкимов Азатлыкка бу эш президент Рөстәм Миңнеханов кушуы белән башкарыла дип әйтте.

"Президент акча да бүлеп бирде. Күп булмаса да, Европага барырга җитә. Ике-өч програм белән эшлибез. Презентация үткәрәбез, архивларда казынабыз. Әле өстән-өстән генә карыйбыз. Президентка бу – колачлы эш дип язачакбыз. Туплагач китап булырмы, бәлки интернетка да куярбыз", ди Хәкимов.

Рафаил Хәкимов: "Бу эш президент кушуы белән башкарыла"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Ни өчен Миңнехановны Европада татар каберлекләре кызыксындырган? Бу фәрман артында нәрсә ята? Рафаил Хәкимов бу сорауны җаваплап "фән өчен әһәмиятле" дип кенә әйтте.

Тарих институты белгечләре әлегә Германиянең Саксония, Бавария төбәкләрендә, Польша һәм Чехиядә булган.

"Без иң элек эшне ничек оештырырга, кайдан эзләргә, кем белән эш итәргә кирәклеген өйрәндек. Алманнар безгә бушка ярдәм итәбез диделәр", ди Хәкимов.

Тарих институты хезмәткәрләре Лилия Габдрафикова белән Марат Гыйбатдинов Европада татар каберлекләрен эзли башлаган галимнәр.

Татар каберлеге – җирле үзенчәлек

"Соңгы баруда Дрезден шәһәре янында борынгы татар каберлекләрен күрдек. Берсе җиде еллык сугыш булган чорга карый. Җирле алманнар аны яхшылап карап тора. Дрезден тирәсендә Наполеон сугышы чорыннан сакланган башка татар каберлекләре дә бар, аларны улан каберлекләре дип әйтәләр. Татар каберлеге – җирле үзенчәлек, дип әйтә алманнар. Хәтта туризм максатында да кулланалар. Каберлеккә күрсәткеч куелган, маршрутлары төзелгән, интернеттан да татар кабере дип табып була", дип сөйләде Азатлыкка Гыйбатдинов.

Марат Гыйбатдинов: "Тарихи татар каберлекләренә игътибар җитми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:52 0:00

Марат әфәнде татар каберлекләрен өйрәнүдә кыенлыклар бар ди.

"Кызганыч, татар хәрбиләренә исән чакта да, үлгәч тә игътибар аз булган. Күп зиратларда исемнәре билгеле булмаган сугышчылар бар. Хәтта офицерлар арасында да. 1930-40 еллардагы, хәтта 50нче еллардагы билгеле булмаган сугышчылар каберләре бар. Бу ничек мөмкин икән? Аңлашылмый. Гаскәр җитәкчелеге үзендә булган хәрбиләрнең кем булганын да, исәбен дә белми. Бу – кешеләргә булган мөнәсәбәтне күрсәтә", ди Гыйбатдинов.

Европа белән мавыгып Казан ник читтә кала?

Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин Тарих институты эшен, галимнәрнең Европада татар каберләрен эзләвен хупласа да, Казан, Татарстандагы зиратларга игътибар булмауга, читтә калдыруларына борчыла.

Галим Азатлыкка Казан Кирмәнендә ике-өч зират булганын, Кирмән урамында мәгариф министрлыгы каршында 1530 елга караган кабер ташы табылу турында сөйләде. Татарстан милли музей ишегалдында һәм КФУның геология институты тирәсендә, Чернышевский урамында да зират булган. Татарстанның милли китапханәсе янында Лобачевский бюсты куелган скверда да Казан ханлыгына караган татар каберлеге табылган.

Фаяз Хуҗин: "Татарстандагы зиратларга игътибар юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:26 0:00

"Кызганыч, каберлекләрнең берсе дә халыкка билгеле түгел. Бу урында язма такта куеп, зират булган дип билгеләп кую кирәк", диде Азатлыкка Хуҗин.

Галим Казанның бүгенге Әрхәрәй дачалары дип йөртелә торган урында булган Кабан шәһәрлеге язмышына да борчылу белдерә. Элек анда Казан ханнарының резиденциясе булган.

"Анда кабер ташлары сакланган. 1297 елда Алтынбөртек дигән кызга куелган кабер ташы бар. Шулай ук XIV гасырга караган таш бар. Әмма аларны беркем белми, күреп тә булмый. Ә урыслар бу яктан актив эшли", ди Хуҗин.

Тарихчы Рәшит Галләм дә Азатлыкка Әрхәрәй дачалары дип йөртелгән урынны тарихи-мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертергә кирәк дип санавын белдергән иде.

Рәшит Галләм: "Әрхәрәй дачаларын һәйкәлләр исемлегенә кертергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:38 0:00

Фаяз Хуҗин фикеренчә, татар каберлекләрен саклау эше Казанда авыр бара. Беренчедән, каберләрнең кайда урнашуын билгеләргә кирәк. Бу зиратларда җирләнгән татарның зыялылары, шагыйрьләре, тарихчыларын эзләргә вакыт. Соңгы гасырларда Русия составында татарларга авыр булды. Зыялылар чит илләргә китәргә мәҗбүр иделәр. Садри Максуди, Гаяз Исхакый Истанбулга җирләнгән, безнең Риза Фәхретдин Уфада, Газиз Гобәйдуллин Татарстаннан китеп, Бакуда күмелгән.

XVIII-XX гасырларда җирләнгән татарның каберләре кайда? Татар бистәсендә, үзәк парк тирәсендә зиратны беләбез. Калганнары кайда? Шуларны барлый башларга кирәк", дип сөйләде Азатлыкка Фаяз Хуҗин.

XS
SM
MD
LG