Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы – Квиддич


19 август Казанда "Печән базары" чарасында Джоан Роулингның "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" әсәренең татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Азатлык радиосы беренче булып бу тәрҗемәнең бер өзеген укучыларына тәкъдим итә. Узган ел Азатлыкта әсәрнең беренче бүлеген уку мөмкинлеге булды.

Унберенче бүлек. КВИДДИЧ

Ноябрьгә керү белән көннәр дә суыта башлады. Мәктәп тирәсендә тауларга бозлы соры төс керде, күл дә салкын корыч төсле булып калды. Иртә саен җир өстен ап-ак бәс сарып ала. Ә манараның өске каттагы тәрәзәсеннән карасаң, Һагридның квиддич мәйданында себеркеләрне җебетүен күрергә була. Ул сукыр тычкан тиресеннән тегелгән озын пәлтәгә төренгән, кулларында куян йоныннан бәйләнгән бияләй, ә аякларында исә кондыз тиресе белән җылытылган иләмсез зур ботинкалар кигән була иде.

Ниһаять, квиддич ярышлары да башланды. Шимбә көнне Һарри, атналар буе әзерләнгәннән соң, беренче тапкыр уенга чыгачак. Бу юлы Гриффиндорларга каршы Слизериннар уйнаячак. Әгәр Гиффиндорлар җиңсә, алар Йорт ярышларында икенче урынга чыгачаклар.

Моңа кадәр Һарриның уенын әле беркемнең дә күргәне булмады диярлек, чөнки Вуд аны үзләренең серле коралы итәргә карар кылган иде. Әмма Һарриның эзләүче булып уйнаячагы турында хәбәр инде күптән халык арасына саркып чыккан иде. Хәзер ул нәрсәнең начаррак икәнен үзе дә белми иде: “Син булдырачаксың, без сиңа ышанабыз!” диюче кешеләрме яисә киресенчә, “Син егылып төшкәч, без сине тотып калачакбыз,”- дип, мәйданга түшәкләр чыгарырга җыюнучылармы.

Һермиона белән дуслашу Һарри өчен чын бәхет булып чыкты. Ул булмаса, ничек итеп ул берүзе шулкадәр күләмдәге өй эшләрен эшләп бетерер иде икән, җитмәсә, Вуд та булачак күнегүләр хакында иң соңгы минутта гына хәбәр итә. Шуның өстенә, “Гасырлар аша квиддич” дигән бик кызыклы китапны да аңа нәкъ менә Һермиона биргән иде.

Һарри шуны белде: квиддич уенында җиде йөз төрле юл белән кагыйдәләрне бозарга була, һәм аларның барысы да 1473 нче елда дөнья чемпионы исемен алыр өчен узган ярышта бозылган; эзләүче итеп иң кечкенә һәм иң тиз уенчыларны алалар; квиддич вакытында булган җитди бәрелешләрнең күпчелеге нәкъ эзләүчеләр белән бәйле икән. Бу уенда үлем-китемнәр сирәк булса да, хәбәрсез югалган реферилар берничә айдан соң Сәхра чүлендә табыла, дигәннәр китапта.

Һарриның беренче квиддич уенына бер генә көн калгач, алар өчесе дә, тәнәфес вакытында бозланып каткан ишегалдына чыктылар. Шунда Һермиона аларга кызык күрсәтте: джемнан бушаган савыт эчендә зәңгәр ут балкый иде. Аннан җылы да тарала иде, һәм алар, бу могҗизага сокланып, утка аркалары белән борылып, җылынып торган арада, ишегалдыннан узган Снейп күренде. Һарри шундук аның аксаганлыгына игътибар итте. Һарри, Рон һәм Һермиона, утны яшереп калу нияте белән, бер-берсенә якынрак елышты. Кызганычка каршы, Снейп аларның гаепле кыяфәтләрен күреп алды, һәм тагын да ныграк аксап китте. Ул ут яктысын күрмәде, әмма бернигә дә карамастан, аларның берәр гаебен табарга тырышты.

— Нәрсә ул анда синең, Поттер?

Һарриның кулында "Гасырлар аша квиддич" китабы иде. Ул аны профессорга күрсәтте.

— Китапханә китапларын мәктәптән алып чыгарга ярамый, – диде Снейп.— Бир аны миңа. Гриффиндордан биш балл алам.

— Ул бу кагыйдәне әле генә уйлап чыгарды, – дип ачулы мыгарданды Һарри, аксап баручы Снейп артыннан карап калып. — Аның аягы белән ни булды икән?

Анысын тәгаен әйтә алмыйм, әмма аягы чыннан да авыртадыр дип өметләнәм, — дигән усал сүзләрне генә ычкындырды Рон.

* * *

Бу кичне Гриффиндор бүлмәсендә шау-шулы булды. Һарри, Рон һәм Һермиона тәрәзә янында утырдылар. Һермиона Һарри белән Ронның әфсеннәрдән өй эшләрен тикшерде. Ул беркайчан да аларга күчерергә үзенең дәфтәрләрен бирми иде (Миннән генә күчерсәгез, үзегез белми каласыз!), әмма алар барыбер Һермиона ярдәме белән дөрес җавапларны белеп алалар иде.

Һарри үзенә урын таба алмады. Аның "Гасырлар аша квиддич" китабын кире кайтарып аласы килә иде. Шул китапны укыса, борчылуы бераз кимеп торыр иде. Ник соң әле ул Снейптан куркырга тиеш? Ул басты да Рон белән Һермионага үзенең, Снейпны эзләп табып, китапны кайтарып бирүен сораячагын хәбәр итте.

— Син барганчы, мин барам, – дип, беравыздан ычкындырды дуслары, әмма Һарри инде барысын да алдан уйлап куйган иде: башка укытучылар булганда сораса, Снейп каршы килә алмас.

Ул, укытучылар бүлмәсенә төшеп, кыюсыз гына ишек шакыды. Ишекнең аргы ягында җавап ишетелмәде. Ул кабат шакыды. Тагын берни юк.

Бәлки, Снейп китапны монда калдыргандыр? Алай булса, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк! Ул саклык белән генә ишекне ачып, бүлмә эченә күз төшерде һәм бик куркыныч күренешкә тап булды.

Снейп белән Филч монда икесе генә иде. Снейп озын мантиясен тезенә хәтле җыерып утырган: бер аягы исә имгәнгән һәм канга баткан. Филч аңа бинт сузды.

— Каһәр төшкән нәрсә! - диде Снейп. — Кем булса да шул өч башны да берьюлы күзәтә аламы икән?

Һарри тиз генә ишекне ябып китмәкче иде, ләкин...

— ПОТТЕР!

Снейп, ачулы йөз белән, тизрәк тезен каплар өчен мантиясен төшереп куярга ашыкты. Һарри тамагына утырган төерне йотып җибәрде.

— Мин китабымны кайтарып алу нияте белән генә йөри идем.

— ЫЧКЫН, КИТ МОННАН! КҮЗЕМНӘН ЮГАЛ!

Снейп тагын Гриффиндордан баллар алганчы дип, Һарри тизрәк аягын ялтыратты. Ул, ике баскычны бер итеп, өске катка йөгерде.

— Китабыңны кайтаралдыңмы? – дип сорарга ашыкты Рон, Һарри ишектә күренүгә. — Ни булды? – дип тә өстәде ул, нидер булганлыгын аңлап.

Һарри аңа пышылдап кына бар күргәннәрен сөйләп бирде.

— Син моның ни аңлатканын беләсеңме? – дип сорады ул, тыны бетеп. — Ул Һэллоуин кичендә өч башлы эт янына барган. Без аны ул көнне күрдек, ул эт саклаган әйбер артыннан барган булса кирәк. Һәм себеркем белән ант итәм, теге тролльне дә ыгы-зыгы ясау өчен үзе керткән!

Һермионаның күзләре шар булды.

— Юк, ул моны булдыра алмый, – диде. — Мин аның бик яхшы кеше түгеллеген беләм, әмма ул Дамблдор күз карасыдай саклаган әйберне урлый алмый.

— Дөресен генә әйткәндә, Һермиона, синең фикереңчә, барлык укытучылар да әүлияләр яки фәрештәләр диярлек, – дип ычкындырды Рон. — Бу очракта мин Һарри яклы. Снейп нидер майтарырга җыена ахры. Әмма нәрсә эзли ул шулкадәр үҗәтлек белән? Теге эт нәрсәне саклый икән?

Һарри урынына барып яткач та әле аның башында һаман шул сораулар бөтерелә иде. Невилл бик кычкырып гырлый иде, Һарри берничек тә йокыга китә алмады. Ул үзенең башын бу уйлардан арындырырга теләде, аңа йокларга кирәк, ул йокларга тиеш, инде берничә сәгатьтән соң Квиддич ярышы башланачак. Әмма Һарриның күз алдыннан Снейпның ачулы йөзе китми, бигрәк тә ул аның аягын күргәннән соң.

Икенче көнне иртә бик якты һәм салкын иде. Олы Залдан, борынны кытыклап, кыздырган сосиска исе килә. Ә җыелган халык, шау-гөр килеп, узачак Квиддич ярышы хакында кызып-кызып фикер алыша иде.

— Сиңа ни дә булса ашап алырга кирәк.

— Минем бернәрсә дә ашыйсым килми.

— Бераз гына кыздырган ипи булса да кап инде, – дип кайгыртты аны Һермиона.

— Юк, мин ач түгел, – дип, һаман үзенекен такылдады Һарри.

Ул үзенә урын таба алмый: ярыш башланырга бер генә сәгать калган иде.

— Һарри, сиңа бар көчеңне җыеп тупларга кирәк, – дип, Һермионага ярдәмгә килде Шеймус Финниган. — Эзләүчеләргә каршы көрәш һәрчак кырысрак була.

— Рәхмәт, Шеймус, – дип җавап кайтарды Һарри, Шеймусның кулындагы мул итеп кетчуп салынган сосискасыннан күзен алмыйча гына.

Сәгать унбердә квиддич мәйданында алма төшәрлек тә урын юк иде, монда бар мәктәп халкы җыелган, күрәсең. Күбесенең кулында бинокль. Утыргычлар җирдән биектә урнашкан, әмма, шуңа да карамастан, вакыт-вакыт өстә нәрсә барганын аермачык күреп бетерергә мөмкин түгел иде.

Рон белән Һермиона Невилл, Симус һәм Вест Һем җанатары Дин янына, иң биеккә утырдылар. Скабберс тишкән җәймәне зур плакат урынына күтәргәннәрен күргәч, Һарри бераз аптырап калды. Анда зур хәрефләр белән Поттер – Президент дип язганнар, ә язу астына рәсем остасы булган Дин Гриффиндор арысланын ясаган иде. Һермионаның кечкенә тылсымы ярдәмендә бу җәймә төрле төсләргә кереп ялтырый башлады.

Ул арада киенү бүлмәсендә Һарри һәм командадагы башка уйнаучылар үзләренең кызгылт мантияләрен кияләр иде (Слизериннар төркеме яшел киемнәрдә уйный).

Вуд, тынлык урнаштырырга дип, тамак кырып куйды.

— Ярар, әфәнделәр, – диде ул.

— Һәм туташлар, – дип өстәде аучы булып уйнаучы Анджелина Джонсон.

— Һәм туташлар, – дип ризалашты Вуд. – Менә ул мизгел.

— Бу бөек мизгел, – диде Фред Уизли.

— Без барыбыз да бу сәгатьне зур түземсезлек белән көттек, – диде Джордж.

— Без Оливерның нотыгын инде яттан беләбез, — диде Фред, Һарри ягына таба карап. — Узган елны да ул шул ук сүзләрен сөйләгән иде».

— Сез икегез, авызыгызны ябып торыгыз әле, – диде Вуд, ачуы килеп.

— Бу Гриффиндорларда кайчан да булса булган иң яхшы такым. Без, һичшиксез, җиңү яулыячакбыз. Мин моны тәгаен беләм.

Ул шундый усал итеп карап куйды, башкасын уйларга беркемнең дә хәтта башына килмәде.

— Ярый. Башлап җибәрик. Уңышлар барыбызга да.

Фред һәм Джордж артыннан Һарри да киенү бүлмәсеннән чыгып китте. Борчылудан аның хәтта тезләре калтырый иде. Ул, куркуын басарга тырышып, көчле алкышлар астында мәйданга чыкты.

Терекөмеш ханым рефери иде. Ул, кулына себеркесен тоткан килеш, ике төркемнең дә чыгуын көтеп, мәйдан уртасында басып тора иде.

— Мин барыгызның да намуслы һәм матур уйнавын телим, — диде ул, уенчылар аның янынарак җыела башлау белән. Һарри аның Слизериннар командасы капитаны Маркус Флинтка карап сөйләвен сизеп алды. Ул егет монда инде бишенче ел укый. “Маркусның нәселендә берәр тролль булгандыр, ахрысы”, – дип үзалдына уйланып куйды Һарри, малайның кыяфәтенә карап. Шулчакны ул күз кырые белән биектә, халык төркеме өстендә җилфердәгән “Поттер – Президент” дигән баннерны күреп алды. Һарри сискәнеп куйды һәм үз көчен туплады.

— Зинһар өчен, себеркеләрегезгә менеп атланыгыз.

Һарри үзенең “Нимбус Ике Мең”ен иярләде.

Терекөмеш ханым көчле итеп үзенең көмеш сыбызгысына өреп җибәрде. Бу ярышның башлануын белдерә иде.

— Кваффл кинәт Гриффиндор командасыннан Анджелина Джонсон кулына эләкте. Ул бик яхшы аучы гына түгел, ә бик гүзәл кыз да әле.

— ДЖОРДАН!

— Гафу үтенәм, профессор.

Ли Джордан, игезәк Уизлиларның дусты, ярышка шәрехләр биреп утыра. Аның янәшәсендә генә – профессор МакГонагалл.

— Һәм ул хактан да яшен тизлеге белән очып китте, Алисиа Спиннетка пас бирде, Оливер Вуд өчен аның бу уңышы бик зур ачыш булды, чөнки узган елны ул бары запас уенчы гына иде, пас тагын Джонсонга әйләнеп кайтты, һәм... юк, кваффлны Слизериннар такымы эләктереп алды. Ул хәзер Слизерин такымының капитаны Маркус Флинт кулында, менә ул алга омтыла. Флинт, бөркет шикелле, күккә күтәрелә – ул хәзер кваффлны... юк, Гриффиндор төркеменең сакчысы Вуд, күз ачып йомганчы, аннан кваффлны эләктереп ала, һәм менә ул Гриффиндор төркеменә күчә, бу урынга шундук аучы Кэти Белл килеп җитә, кинәт ыргылышта ул Флинтны узып китә, кинәт өскә күтәрелә һәм – АУЧ! Бу бик авырттырадыр, мөгаен, баш чүмечеңә бладжер белән суксалар. Һәм кваффл янәдән Слизериннар кулында. Эдриан Пьюси капкага таба оча, һәм икенче бладжер аның каршысында, аны Фред, яки Джордж Уизли җибәргән булса кирәк, тәгаен генә кайсы икәнен әйтә алмыйм, әмма шунысы ачык: ничек кенә булмасын, Гриффиндорның бәрүчесе бик шәп уйнады, һәм кваффл янәдән Джонсон кулында, аның алдында мәйдан буш, һәм ул бар көченнән алга ыргыла – ул чынлап торып оча, хәтта бладжерны да үтеп китә, һәм менә нәкъ аның алдында капка – әйдә, Анжелина, әйдә! Сакчы Блэтчли тотмакчы була – тота алмый, һәм Гриффиндорларга беренче очко!

Гриффиндорлар хөрмәтенә алкышлар һәм Слизериннар төркеменең ыңгырашуы һәм улау тавышы салкын һаваны тутырды.

— Күчегез әле, сез, кырыйгарак.

— Һагрид!

Рон белән Һермиона, Һагридка урын бирер өчен, кысылыбрак утырдылар.

— Мин ярышны башта үземнең алачыктан күзәткән ием. – диде Һагрид, муенындагы зур бинокльне сыпырып. — Ләкин монда якыннан карау башка инде. Снитчтан хәбәр юкмы?

— Юк, – дип җавап кайтарды Рон. — Һарри әле берни дә эшләмәде.

— Бәлагә юлыкмасын инде, шул да җиткән, – диде Һагрид, биноклен өскә юнәлтте һәм күктә бер тап булып кына күренгән Һаррига карады.

Һарри алар өстендә шома гына очып, күзен кысып снитчны табарга тырыша иде. Бу ул һәм Вуд уйлап тапкан һәм җиңүгә юнәлтелгән планның бер өлеше иде.

— Снитчның берәр эзе күренгәнче уеннан читтәрәк тор, – дигән иде Вуд. — Вакытыннан алда сиңа һөҗүм итүләре кирәкми.

Анджелина беренче голны кертү белән, Һарриның шатлыгы эченә сыймады, һәм ул берничә түгәрәк ясап очып килде. Хәзер инде ул бик тырышып снитчны күзәтергә кереште. Кайдадыр алтын ялтыравы аны сагаерга мәҗбүр итте, әмма бераздан моның бертуган Уизлиларның берсенең кул сәгате икәнлеге ачыкланды. Кинәт аңа таба, туп ядрәседәй, бладжер очып килде, ә аның артыннан – Фред Уизли, әмма ул бәрелештән качып котыла алды.

— Барысы да яхшымы, Һарри? – дип кычкырып үтте ул һәм, бар көченнән кизәнеп, бладжерны Маркус Флинт ягына таба очырып җибәрде.

— Кваффл Слизериннар кулында, – дип әйтеп куйды Ли Джордан. — Аучы Пьюси ике бладжерны, ике Уизлины, аучы Беллны үтеп китте һәм... туктагыз, туктагыз... әллә бу снитч иде инде?

Халык арасында ыгы-зыгы башланды, ул арада Эдриан Пьюси, җилкәсе аша алтын нурларын күреп алырга теләп, кулындагы кваффлны төшереп җибәрде. Ләкин снитч аның уң колагы тирәсеннән сызгырып очып китте.

Һарри барысын да күреп торды. Ул, яшен тизлеге белән, алтын нуры артыннан атылды. Слизериннар төркеменең эзләүчесе Теренс Һиггс та аны күреп калды. Снитчка таба юнәлгәч, алар башка-баш бәрелештеләр, барлык аучылар да, үз эшләрен ташлап, дөньяларын онытып аларның узышуларын күзәтергә кереште.

Һарри Хиггстан өлгеррәк булып чыкты: ул, кечкенә түгәрәк тупны, аның канат җилпүен күреп алды, һәм бар көченнән алга ыргылды, аны тотарга ниятләп, тизлеген арттырды һәм кинәт... ШАРТ! Астан, трибуналардан, Гриффиндор төкеме җанатарларының ярсулы гөрелтесе ишетелде. Маркус Флинт Һарриның юлына юри каршы төште, һәм Һарри бар көченә чытырдатып себеркесенә ябышты, үз гомере аңа бик кадерле иде.

— Гаделсезлек! – дип кычкырды Гриффиндорлар.

Терекөмеш ханым, Флинтка ачулы караш ташлап, кисәтү ясады һәм Гриффиндорларга бер өстәмә гол кертү мөмкинлеге бирде. Бу ыгы-зыгы вакытында алтын снитч, әлбәттә, күздән югалды.

Трибунадан Дин Томасның “Уеннан куып чыгарыгыз үзен! Кызыл кәртәчкә аңа!” – дип кычкыруы ишетелде.

— Дин, бу сиңа футбол түгел, – дип исенә төшерергә ашыкты Рон. —Квиддичта уенчыларны куып чыгарып булмый, һәм гомумән, кызыл кәртәчкә – нәрсә ул?

Әмма Һагрид Дин яклы иде.

— Аларга кагыйдәләрне үзгәртергә кирәк, Флинт Һаррины җиргә дә бәреп төшерә ала иде бит.

Шәрехләп утыручы Ли Джордан, дәшмәү яхшырак икәнлеген белсә дә, читтә кала алмады, үз сүзен кыстырды.

— Бу кадәр аермачык һәм оятсыз тәртип бозудан соң...

— Джордан! – дип сукранды Профессор Макгонагал.

— Мин башкача әйтергә теләгән идем: бу ачыктан-ачык һәм нәфрәт тулы гаделсезлектән соң...

— Джордан, мин сине тагын бер кат кисәтәм...

— Ярар, ярар. Флинт Гриффиндор такымы эзләүчесенең гомерен кыя язды, әмма бу күңелсез хәл башка кеше белән дә була ала иде. Минем монда бер шигем дә юк, тәк, Гриффиндорларда пенальти, Спиннет кваффлны ата, проблема юк, һәм без уенны дәвам итәбез, пас Гриффиндорлар кулында.

Ул арада тагын бер бладжер, куркыныч сызгырып, Һарриның баш очыннан үтеп китте. Аның себеркесе кинәт юлдан тайпылды. Сыңар мизгел эчендә ул инде себеркедән егылам дип уйларга өлгерде. Аннан себеркесенә ике кулы һәм ике аягы белән чытырдатып ябышты. Аның үз гомерендә бу кадәр курыкканы юк иде.

Барысы да янәдән кабатланды. Себеркесе аны һич тыңламый иде, әйтерсең аның Һаррины егасы килә. Әмма Нимбус Ике Мең себеркеләренең үз җайдакларын алай җиргә бәреп төшерә торган гадәтләре юк иде. Һарри себеркесен Гриффиндор капкасына таба бормакчы иде; ул хәтта Вудка уенны вакытлыча туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать итмәкче булды, һәм шунда ул үз себеркесенең аңа бөтенләй буйсынмавын аңлап алды. Ул аны берничек тә кирегә бора алмады. Бу вакыттан алып себерке үз юлы белән барды. Ул һавада зигзаг ясап, гайрәтле сызгырып очып йөрде, Һарри көч-хәл белән егылмый калды.

Ли һаман да шәрехләр биреп утыра иде.

— Слизериннар һаман алда, кваффл Флинт кулында, Спиннетны үтә, Беллны үтә, чыраена бик каты итеп бладжер бәрелә, борыны сынгандыр дип өметләнәм мин, әлбәттә, шаяртам, профессорэ. Слизериннар квоффлны ата һәм, юк...

Слизерин җанатарлары дәррәү кул чаба иде. Уенга бирелеп, берсе дә Һарри себеркесенең үз-үзен сәер тотуын күрмәде. Ә ул исә аны һаман биеккә, уеннан өскәрәк өстери иде.

— Һарри нәмә майтара соң ул анда, һич аңламаем, – дип үзалдына мыгырданды Һагрид, бинокльдән аны күзәтүен дәвам итеп. — Мин аны ныклап белмәсәм, ул себеркесен тыңлата алмай дип уйлар идем, әмма бу бит Һарри, моның булуы мөмкин түгел...

Кинәт бар халык, күккә карап, Һаррига төртеп күрсәтте. Бу вакытта аның себеркесе әйләнә дә әйләнә, ә Һарри исә көч-хәл белән генә асылынып тора иде. Бар кеше дә көрсенеп куйды. Һарриның себеркесе кинәт сикерде һәм аны төртеп төшерде. Һарри көчкә бер кулы белән генә эләгеп калды.

— Әллә Флинт бәрелгәннән соң, аның белән бер-бер хәл булдымы икән? – дип пышылдады Шеймус.

— Алай булалмый, – диде Һагрид, калтыранган тавыш белән. — Себеркене сихердән башка бернәрсә дә эштән чыгара алмай, балаларның Нимбус Ике Меңне шулай итәргә көче җитә алмас иде.

Бу сүзләрне ишеткәннән соң Һермиона, Һагридның биноклен сорап торды, әмма ул, Һаррины карау урынына, ду килеп кешеләр төркеменнән кемнедер эзли иде.

— Син нәрсә эшлисең? – дип сорады Рон, зарланулы тавыш белән. Аның битләре агарынган иде.

— Мин моны белгән идем, – дип көрсенеп куйды Һермиона. — Снейпка күз төшер әле.

Рон бинокльне аның кулыннан тартып алды. Снейп аларга каршы якта трибунаның уртасында утыра иде. Аның күз карашы Һаррига төбәлгән, һәм ул бертуктаусыз авыз эченнән нидер мыгырдана иде.

— Ул нидер эшли – себеркене сихерли, – диде Һермиона.

— Без моңа комачаулар өчен нәрсә эшли алабыз соң?

— Бу эшне үземә калдыр.

Рон тагын нидер әйтеп өлгергәнче, Һермиона күздән югалды. Рон бинокльне Һаррига таба кире борды. Аның себеркесе шулкадәр нык дерелди иде, Һарриның башка анда асылынып тора алмаячагы көн кебек ачык. Халык, авызын ачып, коты алынып аягөсте шушы хәлне күзәтә иде. Бертуган Уизлилар Һаррига ярдәмгә килеп җиттеләр, һәм аны үзләренең себеркеләренә тартып китермәкче булдылар. Әмма бар да юкка: алар Һаррига кул сузарлык якынлыкка килгән саен, аның себеркесе өскәрәк сикерә. Бертуганнар аскарак төшеп, Һарри астында әйләнә башладылар. Аларның исәбе – Һарри егыла калса, аны тотып алу. Ул арада Маркус Флинт беркем дә карамаганда квоффлны биш тапкыр рәттән Гриффиндорларга атты.

— Йә инде, Һермиона, – дип мыгырданды Рон, өметсез генә.

Һермиона үзенә юл ярып, Снейп торган җиргә якынлашты, һәм менә аларны бер рәт кенә аерып тора. Ул ашыгуыннан хәтта үзе аяктан бәреп ега язган профессор Квирреллдан да гафу үтенеп тормады. Снейп янына килеп җитү белән, ул утырды, үзенең тылсым таягын кулына алды һәм алдан әзерләп куйган сүзләрен кабатлады. Якты зәңгәр утлар аның таяк болгавыннан барлыкка килеп, Снейп мантиясенең итәген ялмап алдылар.

Ярты минуттан соң Снейп үзен ут камап алуын сизде. Кинәт чәрелдәгән тавыш Һермиона үз эшен башкарып чыгара алганын аңлатты. Ул утны кечкенә савытка кертеп, кесәсенә салып куйды, һәм, кеше-кара күргәнче дип, рәт буенча үзенә юл ача-ача, кире китте. Снейп беркайчан да ни булганын белмәячәк.

Нәтиҗәсе озак көттермәде. Һарри, ниһаять, үз себеркесенә менеп атланды.

— Невилл, күзләреңне ача аласың,– диде Рон. Соңгы биш минутны Невилл Һагридның пәлтәсенә капланып үксегән хәлдә үткәргән иде.

Һарри кинәт җиргә таба ыргылды. Бар кешенең карашы аңа төбәлгән иде. Ул, укшырга җыенган кеше төсле, кулы белән авызын каплап бара иде. Ул себеркесеннән дүртаяклап төште, ютәлләп куйды, һәм шулчакны барысы да аның кулында ниндидер алтын ялтыравын күреп алды.

— Мин снитчны тоттым! – дип кычкырды ул, аны башы янында болгап. Уен шулай тәмам буталган ноктада тәмамланды.

— Ул аны тотмады, ә йотты, – дип әләкләргә ашыкты Флинт, егерме минут узгач та. Әмма аңа беркем дә игътибар бирмәде, чөнки Һарри уен тәртибен бозмаган иде, ә Ли Джордан исә, шатланып уен нәтиҗәсен кычкыруын дәвам итте: Гриффиндорлар такымы 170:60 исәбе белән җиңү яулады. Һарри боларның берсен дә ишетмәде. Ул инде Һагридның алачыгында Рон һәи Һермиона белән каты чәй эчеп утыра иде.

— Бу Снейпның эше, – дип аңлатты Рон. — Без Һермиона белән аны үз күзләребез белән күрдек. Ул, синнән күзен алмыйча, синең себеркеңне каргап, нидер мыгырданып тора иде.

— Сафсата бу, – диде Һагрид. Ул трибунада аның янында гына басып торган балаларның ни сөйләшкәнен ишетмәгән иде.. — Нәмәгә Снейп алай эшләргә тиеш?

Һарри, Рон һәм Һермиона бер-берсенә карашып алдылар, һәм Һагридка дөресен әйтергәме, юкмы дип икеләнеп торган арада, Һарри дөресен сайлады.

— Мин аның турында бер әйбер белдем, – диде ул Һагридка. — Һэллоуин вакытында ул өч башлы эт яныннан узмакчы булган. Һәм ул аны тешләгән. Безнең уйлавыбызча, ул эт саклаган әйберне урларга җыенган.

Һагридның кулыннан чәйнеге төшеп китте.

— Син Мамыккай хакында каян белдең? – диде ул.

Мамыккай?

— Әйе. Ул – минем этем. Мин аны былтыр барда бер грек малаеннан алган ием. Соңыннан мин аны Дамблдорга бирдем, сакчы итеп...

— Чынлапмы? – дип түземсезләнде Һарри.

— Җитте, миңа башка сорау бирмә, – дип, караңгы чырай белән җавап кайтарды Һагрид. — Бу – бик зур сер. Барлык серләрнең дә сере!

— Әмма Снейп аны урларга җыенган иде бит!

— Сафсата, – диде кабаттан Һагрид. —Снейп – Һогвартс укытучысы, ул мондый эшкә бармас.

— Ник алайса ул Һаррины үтермәкче иде соң? – дип кычкырып җибәрде Һермиона.

Бүгенге вакыйгалардан соң Һермиона Снейп хакында үз фикерен бөтенләй үзгәртте.

— Һагрид, мин каргышның ни икәнен беләм, мин бу турыда бик күп китаптан укыдым. Моның өчен сихерләнүче кешедән күзне алырга ярамый, ә Снейп Һвррига карап, хәтта күз кысарга да онытты!

— Мин сезгә болар хак түгел дидем бит инде, – дип кызып китте Һагрид. – Мин Һарриның себеркесе ник алай кыланганын белмәем, әмма Снейп үз укучысын андый куркыныч астына куймас иде! Хәзер өчегез дә игътибар белән мине тыңлагыз: сез үзегезгә кагылмаган нәрсәләргә тыкшынасыз. Бу бик куркыныч. Сез ул этне һәм аның нидер саклавын бөтенләй хәтерегездән сызып ташлагыз. Бу профессор Дамблдор белән Николас Фламельгә генә кагыла...

— Әһә, – диде Һарри. — Димәк, монда Николас Фламель исемле кешенең катнашы бар, шулаймы?

Һагридның үз-үзенә ачуы чыккан иде ахрысы.

Татарчага Айдар Шәйхин һәм potter.tatar тәрҗемәсе​
"Тәрҗемәханә" бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана​

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән шәлкем ачты. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG