Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:58

Уку йорты көз көне ачылачак. Хәзерге вакытта киләсе уку елына "Ислам хокукы", "Ислам фикере һәм тәгълиматы" белгечлекләренә докторантура һәм магистратурага абитуриентлар кабул итү башланды.

9 август көнне Болгар ислам академиясе белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен лицензия алды. Аның вакыты чикләнмәгән, дип хәбәр итә TatCenter.

Академиянең президенты итеп Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сайланган иде. Исхаков уку йортының финанс эшләре, халыкара бәйләнешләре, үсеш стратегиясе һәм програмы, админстратив-хуҗалык эшләре өчен җаваплы булачак.

Уку йортының ректоры итеп Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән иде. Ул исә фән һәм белем бирү юнәлеше, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Рәфыйк Мөхәммәтшин элегрәк Азатлыкка "Болгар академиясендә татар теле кафедрасы ачыйк дигән сүзләр, академиянең концептуаль нигезләрен бераз боза", дип әйткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG