Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:33

Удмуртиянең Милли музеенда Ижау шәһәрендә һәм Сарапул өязендә XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында гомер итүче татарларның тарихын өйрәнүче Гата Котдусовка багышланган күргәзмә эшли. 12 августта милли җанлы, татарлар гаиләләре шәҗәрәләрен төзеп калдырган Гата аганың тууына 110 ел тулды.

Гата Котдусов Ижау шәһәрендә туып үскән. "Иж" заводында хезмәт юлын башлаган, югары белем алып күп еллар конструктор булып эшләгән. Шул ук вакытта татарлар тормышы белән кызыксынган. 28 татар гаиләсенең шәҗәрәсен төзегән.

Күргәзмә Ижау шәһәренә багышланган. Аның күп өлеше милләттәшебез Гата Котдусовның экспонатларыннан тора. Гата ага Милли музейга 700ләп экспонат тапшырган. Алар Ижау шәһәре һәм Сарапул өязендә XIX-XX гасырларда яшәгән татарларның тарихын чагылдырган әйберләр. Әлеге күргәзмәдә җәлеп иткән экспонатлардан – үткән гасырда Ижауда яшәгән татар гаиләләре фотосурәтләре, аларның шәҗәрәләре. Гата ага 34 гаиләнең шәҗәрәсен төзегән, аларның 28 татар гаиләсе.

Габдиковлар шәҗәрәсе
Габдиковлар шәҗәрәсе

“Шушы шәҗәрәдә күрсәтелгән нәселләрнең варислары бүген дә Ижауда торалар. Алар ата-бабаларының исемнәрен югары рәвештә күрсәтеп яшәп киләләр. Болар укытучылар, табиблар, корыч кою заводында эшләгән кешеләр, сатучылар. Бу исемнәр бүгенге көндә дә Ижау татарларының хәтерендә. Мәсәлән, Габдиковлар нәселе. Бу нәсел 1800 елда башлана.

Гата Котдусовның тууына 110 ел
Гата Котдусовның тууына 110 ел

1800 елда "Иж" заводының хәрби гарнизонына Әстерхан төбәгеннән Габделкәфи исемле яшь табиб килеп урнаша. Габделкафи Ижау гарнизоны хезмәтчеләрен генә дәваламый, аңа биредә яшәүче бар халык мөрәҗәгать итә. Габделкафи белемле кеше була. Ул халык арасында зур казаныш таба”, дип сөйләде Милли музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

Тагын Фәйзуллиннар, Гатиятуллиннар сатучылар нәселләре турында да мәгълүмат бирелә.

Шундый шәҗәрәләрнең тагын берсе - Мөхәммәтша Бәширов гаиләсе. Ул революциягә кадәр корал заводында эшләгән. Тырыш хезмәте өчен кафтан белән бүләкләнгән. Мөхәммәтша Бәширов совет чорында Социалистик хезмәт герое исеменә лаек була. Күргәзмәдә Мөхәммәтша Бәшировның улы Идрисның хатыны белән төшкән фотосы да саклана.

Музейда татар гаиләләренең фотосүрәтләре күп. Алар шулай ук XIX гасыр азагы, XX гасыр башында шәһәрдә яшәгән кешеләр.

"Ленин юлы" газетасы хезмәткәрләре, 1934 ел
"Ленин юлы" газетасы хезмәткәрләре, 1934 ел

Мәсәлән, икенче бер фотодан икмәк пешерүче татар Сәгъди Ханов турында беләбез. Шулай ук үткән гасырның 30нчы елларында татар телендә “Ленин юлы” исемле газета хезмәткәрләренең фотосыннан дөрестән дә шундый газета чыгуын ишетеп кенә түгел, хәтта аның хезмәткәрләрен дә күрәбез. Кызганыч, аларның исем-фамилияләре язылмаган.

Ижауда яшәгән татар кызлары, 1920 еллар
Ижауда яшәгән татар кызлары, 1920 еллар

Татар кызларының 1920 ел дип күрсәтелгән фотосурәтендә кызлар баш киеменнән түгел. Бәлки бу фото соңрак төшерелгәндер. Бу елларда татар кызларының яулыксыз йөрүе шик тудыра.

1929 елның август ае дип билгеләнгән фотода өлкәдә татар теле укытучыларының курслары уздырылуы игътибарны җәлеп итә.

Гата ага Котдусов татарлар тормышына кагылган мәгълүматны архивлардан да эзләгән. “Гата Котдусов бик кирәкле эш эшләгән. Аның кебек шәхесләрне Ижауда да, республикада да табып булмый. Гата ага беркемнән дә ярдәм сорамыйча, үзенең мөмкинлекләреннән чыгып, республикага кагылышлы борынгы әйберләрне җыйган. Өй җиһазлары, хуҗалыкта кулланышта булган төрле әйберләр – мисал өчен, төрле-төрле йозаклар, ачкычлар, алар барысы да Удмуртия заводларында эшләп чыгарылган. Шулай ук әле ул белгәнен кызыклы итеп сөйләп тә бирә иде”, диде Резедә Әхмәтвәлиева.

Гата Котдусов эшләгән карта-схема бер генә архивта да юк

Гата аганың иң атаклы эшләренең берсе – Ижау шәһәренең карта-схемасы. Карта-схема ике өлештән тора. Бер өлеше татар бистәсенә багышлаган, икенчесе – Нагорная часть дип атала, башка милләт кешеләре яшәгән урынын күрсәтә. Гата ага Котдусов төзеп калдырган Ижау шәһәренең план-схемасы бик кыйммәтле.

Шәһәргә татарлар күмәк килеп урнашкан. Алар төрле һөнәр ияләре булган. Карта-схема бик җентекләп язылган. Татар бистәсенең һәр урамының исеме, шул урамда булган һәр йорт, ул кешенең исем-фамилиясе язылган. Аларның һөнәрләрен аңлата торган корал күрсәтелгән - чүкеч, мылтык һәм башка шундый билгеләр.

Күргәзмәдән фотосурәт
Күргәзмәдән фотосурәт

Милләттәшләребез тормыш иткән җирләрнең шушындый планы бер генә архивта да юк. Нәкъ Гата ага төзеп калдырган план буенча аларның яшәү рәвешен, шөгыльләрен белеп була. Бүген шушы картадан татарларның тупланып урнашуын күрергә мөмкин.

Милли музейның яңа оештырылган күргәзмәсендә Ижау шәһәре тарихына багышланган күп кенә мәгълүмат тупларга мөмкин.

Шундый милли җанлы, тарих белән кызыксынучы милләттәшебез безгә Ижау татарлары тормышы хакында күп мәгълумат туплап калдырган. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә без бүген буыннар чылбырының ныклы булуын исбатлый алабыз. Мисал өчен, берничә ел “Азатлык” шушы нәселнең варисы Гүзәлия Габдикова белән язма әзерләгән иде.

Су торбалары
Су торбалары

Күргәзмәдә ике меңнән артык экспонат. Алар да игътибарны җәлеп итә. Кызыклы экспонат - су торбалары. Без инде изге Болгарда су торбалары булуы турында беләбез. Удмуртиядә дә инде үткән чорларда да агачтан уелып ясалган су торбалары булган.

Күргәзмәдә шәһәрдә җитештерелгән әйберләр дә урын алган. Мәсәлән, 1968 елда Ижау шәһәренең туку фабрикасында эшләнгән келәм. Анда шәһәрнең тарихи һәйкәлләре, җитештерелгән тауарлар тукылган. Соңрак барлыкка килгән Удмуртиянең Дуслык һәйкәле юк.

1968 елда Ижауда тукылган келәм
1968 елда Ижауда тукылган келәм

Бүген милли оешмалар Удмуртия татарларның тарихын барларга тырыша. 2014 елда милли автономия “Удмуртия татарлары: тарих, гореф-гадәтләр һәм бүгенге чор” дип аталган конференция уздырды. Нәтиҗәдә шушы исемдә китап, фильм чыгарылды. Димәк, Удмуртиядә гомер итүче татарлар тарихы җуелмас.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG