Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:57

Хокук яклаучы Людмила Алексеева үтенеч Путинга тапшырылмаган ди. Алдан укып чыгачагын да әйтә.

Гөмерлек төрмә җәзасы бирелгән Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев Русия президенты Владимир Путинга ярлыкау сорау язды, дип белдерә "РИА Новости".

Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы, Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Людмила Алексеева үтенеч Путинга тапшырылмаган ди. Алдан укып чыгачагын да әйтә.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков Путинның гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Игорь Изместьевны ярлыкау мөмкинлеген әйткән иде. Июль аенда Путин Алексееваны туган көне белән котларга килгәч, хокук яклаучы аннан Изместьевне ярлыкауны сорады.

Элек Башкортстаннан Федерация Шурасында әгъза булган Изместьев 2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Аңа карата берничә маддә нигезендә хөкем карары чыгарылды. Шулар арасында яллап кеше үтертү, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү, Уфада машина шартлату һәм салымнар түләүдән читләшү кебек гаепләр тагылган.

Изместьевның гаепле булу-булмавы турында төрле имеш-мимешләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов белән якын мөнәсәбәтләрдә булган эре эшкуар соңрак сенатор булып та үрләтелде. Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, рәсми хакимиятләрдән читләтелгән Изместьев бераздан мәхкәмә алдына да басты. Сорау алуларда ул үзенең гаепләрен танымады, шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә килде.

XS
SM
MD
LG