Accessibility links

Протестлардан соң Украина президентының Кырымдагы вәкиле алмашынды


Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Борис Бабин (сулдан икенче) Херсонда активистлар белән очраша. 18 агуст 2017
Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Борис Бабин (сулдан икенче) Херсонда активистлар белән очраша. 18 агуст 2017

18 август Украина президентының Кырымдагы вәкиле һәм аның урынбасары Херсондагы вәкилеккә килде, алар җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрәчәген, мәсьәләләрне хәл итә башлаячакларын белдерде.

17 август кичендә Украина президенты Петро Порошенко Кырымдагы даими вәкил итеп Борис Бабинны, аның беренче урынбарсары итеп Изет Гданов билгеләнү фәрманын имзалады. Президент белән бергә билгеләнү чарасында Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров та катнашты.

18 август Борис Бабин һәм Изет Гданов Херсонда Украина президентының Кырымдагы даими вәкиллеге бинасына килеп, әлеге фәрманны укып ишеттерделер.

"Беренче чиратта, без Херсон өлкә хакимияте, өлкә полициясе, миграция хәзмәтләре, чик сакчылары белән, Кырым чигенең өч урынында торган чик сагы нокталарында, бу урыннарга якын яшәүче җәмәгатьчелек белән очрашырга, мәсьәләләрне хәл итүгә тотынырга тиешбез", диде Гданов.

Порошенко 17 август кичендә билгеләнү чарасында элеке даими вәкил Наталья Попович эшчәнлеге хакында җәмәгатьчелек белдергән күп кенә тискәре фактлар расланганына кызганыч белдереп, яңа вәкил итеп куелган Борис Бабин – зур тәҗрибәле, халыкара хокуклар юристы, Европа мәхкәмәсе аша кеше хокукларын, күчмәннәрне яклау эшчәнлеге белән билгеле диде.

"Президентның Кырымдагы вәкилләгендә кырымтатар халкының хокукларын тиешенчә яклау өчен иберенче урынбасар вазифасы булырга тиеш. Аның өчен мин вәкиллеккә үзгәрешләр кертү әзерләргә куштым һәм бу вазифаларны беренче урынбарсарга йөклибез", диде Порошенко.

Беренче урынбасар итеп элекеге вәкил Поповичка каршы чараларда катнашкан кырымтатары Изет Гданов билгеләнде.

Президент даими вәкилнең Кырымны кире кайтару өчен төзелгән эшче төркемдә катнашачагын да белдерде. "Вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда Украина суверенлыгын яңадан торгызу – безнең беренче вазифабыз. Мин сездән беренче көннән ук эффектив, нәтиҗәле эшчәнлекне көтәм", диде Порошенко.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров президентка вәкиллекнең эшчәнлегенә карата җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләрен исәпкә алганга рәхмәт белдерде. "Президент вәкиллеге эшчәнлеген Кырымны кайтару мәсьәләсенә юнәлтер дип ышанам”, диде ул.

"Нинди вәкил – шундый президент!"

10 июль Украина президентның Херсонда урнашкан Кырым өчен җаваплы вәкиле Наталья Поповичның вазифадан китүен таләп итүчеләр вакыты билгеләнмәгән пикет башлап, шәһәр үзәгендә чатырлар куйган иде. Чарада "Аскер", "Автомайдан Киев", "АТО ветераннары", “Милләтпәрвәрләр лидерларны әзерләү үзәге”, җирле халык, активистлар катнашты.

Попович юридик мәсьләләрдә мохтаҗларга ярдәм итмәгәнгә, өч елда аның эшчәнлеге нәтиҗәсез булганга, очрашырга теләүчеләрне кабул итмәгәнгә, вәкиллеккә кереп булмаганга тәнкыйтьләнде. Бер ай торган чатырларда активист Изет Гданов кешеләрне кабул итә башлаган иде.

Җәмәгатьчелек "Попович кит", "Президент вәкиленә оят", "Нинди вәкил – шундый президент!" кебек шигарләр күтәреп чыкты. Җыелганнар Поповичның Кырымтатар Мәҗлесен танымавы турында да сөйләгән иде.

Президентның кырымтатар мәсьәләләрендә вәкиле Мостафа Җәмилев вәкилләк тирәсендә килеп чыккан вазгыять хакында Порошенко белән очрашып сөйләште. Попович 15 август вазифасыннан алынды

Даими вәкиллеккә яңа җитәкчеләр билгеләнеп, алар эшкә керешсә дә вәкиллек янындагы чатырлар билгеле бер вакытка кадәр алынмаячак. Җәмәгать вәкиллекнең эшчәнлегене күзәткәннән соң гына алу-алмау хәл ителәчәк.

XS
SM
MD
LG