Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсонда Украина президентының Кырымдагы вәкиленең вазифадан китүен таләп итәләр


Протест чарасында катнашучылар
Протест чарасында катнашучылар

10 июль Украина президентның Кырым өчен җаваплы, Херсонда яшәүче вәкиле Наталья Поповичның вазифадан китүен таләп итүчеләр мөддәтсез пикет башлап чәһәр үзәгендә чатырлар куйды. Чарада “Аскер”, “Автомайдан Киев”, АТО ветераннары”, “Милләтпәрвәрләр лидерларыны әзерләү үзәге”, җирле халык, активистлар катнаша.

Чарада Кырымнан килеп ярдәмгә мохтаҗ булганнар, Поповичның очрашуга килгән кешеләрне кабул итәргә теләмәвенә, матбугат чаралары белән очрашмавына, өч елда вәкиллекнең нәрсә эшләве хакында бернинди хисап тотмавына ризасызлык белдерүчеләр, гомүмән бу вәкиллек нәрсә эшли дип килгән кешеләр катнашты. Алар "Попович кит", "Президент вәкиленә оят", "Нинди вәкил – шундый президент!" кебек шигарләр күтәреп чыкты.

Наталья Попович
Наталья Попович

Җыелганнар Поповичның Кырымтатар Мәҗлесен танымавы, аны бер иҗтимагый оешма дип кенә санавы турында да сөйләде.

"Бүген дә вәкиллекнең ишекләре ябык, анда кереп булмый, ишек кыңгыравына беркем җавап бирми, без инде өч көн күзәтеп торабыз Поповичның монда килгәнен күрмәдек”, ди активистлар.

Пикет барышында бинага шартлаткыч куелганлыгы хәбәр ителде. Бу хәбәргә килгән полиция, СБУ, янгын сүндерүчеләр янына да вәкиллектән беркем чыкмады.

Вәкиллектә 28 кешелек штат бар, алардан 14 кеше эшли, ләкин без нәтиҗәсен күрмибез

"Кызганыч ки, монда сөйләнгән мәсьәләләр юк түгел. Президент вәкиле белән без тиешле элемтәне булдыра алмыйбыз. Мәҗлесне ул җәмәгать оешмасы дип исәпли, ә без бит халык сайлаган вәкаләтле вәкилләр. Херсон өлкәсендә дә Мәҗлеснең ике вәкиле эшли. Без Кырымнан килгән кешеләрнең мәсьәләләрен хәл итәргә өлгермибез. Вәкиллектә 28 кешелек штат бар, алардан 14 кеше эшли, ләкин без нәтиҗәсен күрмибез, өч ел вәкил булган Попович 18 майда кырымтатар депортациясенә багышланган матәм чараларында да катнашмый, информацион сорауларга да җавап бирми. Безнең арада нормаль хәзмәттәшлек бар дип әйтә алмыйм", диде пикетта Мәҗлеснең Херсондагы вәкиле Абмеджит Сулейманов.

Каршылык чарасы дәвамында вәкиллектән беркем чыкмады. Активистлар ни өчен Кырымдагы вазгыятьне белмәгән, аның аннексияләнүенә битараф булган кеше вәкил булып эшли дигән сорау куя.

Чарада катнашучылар үзен дискредитацияләгән вәкиллекнең эшен активлаштыру өчен "Кырым мәсьәләләре иҗтимагый шурасы" төзеде. Активистлар ике чатыр куеп мөддәтсез пикет башлауларын игълан итте. АТР бәйсез кырымтатар телеканалы исә "Попович кайда югалды? Попович разыскивается" дигән сатирик бер ролик әзерләп аны Youtubeка чыгарды.

Поповичны бу вазифага 2014 елда вакытлыча президент вазифасын үтәгән Александр Турчинов куйган иде.

XS
SM
MD
LG