Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:55

19 августка каршы төндә Кырымда көчле яңгырлар сәбәпле Судак янындагы Таракташ (Дачное) авылы тирәсенә юлга сил төште. Нәтиҗәдә дистәләрчә машина юлдан юып ташланды, 40лап йортны су басты, 200ләп кеше зыян күрде, 70ләп кеше эвакуацияләнде.

Таракташ һәм аның тирәсендә яшеүчеләрнең күбесе кырымтатарлар. "Таракташ янындагы Яңа бистә дип аталган кырымтатар бистәсендә 400 гаилә яши”, диде Азатлыкка Судакта яшәүче кырымтатар шагыйре Рефа Чайлак. Сил нәтиҗәсендә 12 кеше югалган дигән хәбәрләр бар, диде ул.

Зыян күрүчеләрне өлешчә “Судак” туристик комплексында урнаштырганнар.

Кырымның гадәттән тыш хәлләр хәзмәтләре коткару эшләре алып бара.

Иске Кырым (Киров) районы Яркое поле авылында 153 йортны су баскан. Коткаручылар су баскан йортлардан суны суырта.

Шушы каза уңаеннан төзелгән махсус комиссия зыян күләмен өйрәнә башлаган.

XS
SM
MD
LG