Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:21

Minchenko consulting оешмасы үзенең яңа хисабында Татарстан президентының позициясе көчсезләнә, республикада элиталар каршылыгы көчәя бара, дип белдерә.

Minchenko consulting холдингы җитәкчесе Евгений Минченко Русия элиталарының хәле һәм бер-берсе белән мөнәсәбәте турында "Политбюро 2.0" хисабының бишенче чыгарылышын тәкъдим итте. Сәясәт белгече Русия президенты тирәсендәге кешеләрне һәм аларның нинди көч-тәэсиргә ия булуын тасвирлый.

Хисапта Татарстан да телгә алына. Минченко Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның позициясе көчсезләнүен белдерә һәм моны соңгы вакыттагы вакыйгаларга бәйли. Мондый вакыйгалар буларак, аерым алганда, Татарстандагы икенче иң зур банк булган Татфондбанкның бөлүе, Мәскәү һәм Казан арасында вәкаләтләр бүлешү шартнамәсен озайтмау, республикада элиталар каршылыгы көчәю атала.

Хисапта язылганча, Миңнехановка бу Путин тирәсендәге "Политбюро 2.0" төркеменә намзәтлектән чыгарылу белән яный, бу исә аның Русия элитасының үзәгеннән чыгуын аңлатачак.

Шул ук вакытта Минченко Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның көчәюен яза. Шуңа бәйле, хисап фикеренчә, Татарстан президентының яңа беректәшләре дә барлыкка килергә мөмкин. Бу Кадыровның "Русиянең ислам вәкиле" буларак ролен киметү теләгенә бәйле була ала.

Minchenko consulting коммуникация ширкәте берничә ел дәвамында "Политбюро 2.0" хисапларын тәкъдим итә. Автор фикеренчә, илне Путин үзе генә түгел, ә үзара көндәшлек итүче төркемнәр конгломераты идарә итә. Белгечләр әйтүенчә, президент идарәсендә хөкүмәтне алыштыра алырлык, президент ярдәмчеләреннән һәм аңа буйсынучы тармак җитәкчеләреннән торган "идарә аппараты" барлыкка килгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG