Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:34

Суверенитет көнендә Казанда төп чыгыш ясаучылар Митя Фомин белән Елка булачак


2011 елда Казанда узган Суверенитет көнендә милли хәрәкәт активистлары

Республика көненә Казанда бәйрәм програмы билгеле булды. Анда татар чаралары бик күп каралмаган, төп чыгыш ясаучылар дип Мәскәүдән килгән җырчылар күрсәтелә.

29-30 августка Казанда Республика көне (ул күпчелек матбугат чараларында Шәһәр көне дип атала) бәйрәм чаралары билгеле булды. 29 август көнне Һади Такташка һәйкәл һәм Гомәр Усманов белән Фикрәт Табиевка истәлек такталары ачылачак.

30 август көнне татар чаралары күп каралмаган. Иртәнге уннан көндезге бергә кадәр "Уйнагыз гармуннар" чарасы планлаштырыла. Иске татар бистәсендә "Казан сөлгесе" фестивален үткәрү күздә тотыла. Кичке алтыда исә татар альтернатив музыкасы концерты булачак, диелә.

Төп бәйрәм концерты исә кичке биштә "Казан" гаилә үзәге каршында башланачак. Чарада төп чыгыш ясаучылар Русия җырчылары Митя Фомин белән Елка булачак диелә.

1990 елның 30 августында Татарстан Югары Шурасы Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул итте. Башта бу көн Суверенитет көне итеп билгеләнсә, аны акрынлап Республика көне итеп үзгәрттеләр. Соңгы елларда бәйрәмне матбугатта "Шәһәр көне" дип атый башладылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG