Accessibility links

Кайнар хәбәр

Француз егете: "Татар теленә ярдәмем тисә, бик шат булыр идем"


Парижда туып үскән Александр Казачевски университетта татар телен өйрәнә. Быел ул Халыкара татар теле олимпиадасында да катнашкан. Азатлык, татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре белән таныштыруны дәвам итеп, Казачевски белән әңгәмә корды.

Александр үзе Парижда туып үскән. Тамырлары Русия һәм Украинадан коммунистлар инкыйлабыннан качып киткән бабаларына тоташа. Александр хокук, геосәясәт һәм телләр өйрәнә, берничә ай Мәскәүдә дә укып алган. Халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксына.

– Александр, беренче һәм төп соравыбыз шул: татар телен син ничек һәм ни өчен өйрәнә башладың? Бу юнәлешкә сине нәрсә этәрде?

– Ике ел элек мин дусларым белән Казанга килгән идем. Миңа анда шундый ошады: кешеләре шулкадәр кунакчыл, шәһәре бик матур, Идел елгасы үзе диңгез кебек тоелды...

Шуннан соң мин шуңа игътибар иттем: университетымда факультатив курс буларак татар телен сайлап була икән. Шунда бик кызыксынып, татар телен өйрәнеп карарга булдым һәм хәзер дөрес эшләгәнемне аңлыйм: татар теле миңа чыннан да бик ошады.

Безнең татар теле мөгаллиме бик яхшы укыта, үзе, татар халкы вәкиле буларак, бик мәрхәмәтле кеше (Парижда татар телен Ләйлә Садовинова укыта – ред.). Тик, кызганыч ки, бездә атнага бер сәгать кенә укытыла. Бу, әлбәттә, бик аз. Хәзер өемдә "Ана теле" сайты аша татар телен өйрәнеп карыйм, ләкин, вакыт тыгыз булганга, гел килеп чыкмый шул.

Парижда татар телен өйрәнүчеләр курсында
Парижда татар телен өйрәнүчеләр курсында

– Париждагы ул дәресләргә кемнәр йөри? Гомумән, бу дәресләр ничек узганын да аңлатсаң иде.

– Атнасына безнең бер дәресебез уза, ул бер сәгать бара. Татар теле ике төркемдә укытыла: рус телен белүчеләр һәм төрек телен белүчеләр өчен. Мин рус телле төркемгә йөрим, анда без дүрт кеше.

Париж университетында факультатив курс буларак татар телен сайлап була икән

Миннән тыш дәресләргә Хьюго (Hugues) исемле дустым да йөри, татар теле олимпиадасына без аның белән бергә килгән идек. Шулай ук Татарстанны нык яраткан ике өлкән яшьтәге кеше дә бар.

Һәр дәрес төрле темага багышлана: Казан шәһәре, ел фасыллары һ.б. Акрынлап без укыган текстлар да авырлаша бара. Грамматиканы да акрынлап өйрәнәбез.

– Тел өйрәнүдә ярдәм иткән дусларың да бардыр?

– Татар телен өйрәнгән бер дустым бар, ул моңа кадәр төрек телен өйрәнгән. Шуңа, аңа татарча өйрәнү күпкә җиңелрәк. Миңа ярдәм итәргә тырыша ул, ләкин вакыты гел туры килеп тормый шул.

– Сиңа татар телендә нәрсә иң авыр булып тоела?

– Минем өчен иң авыры: татарларны аңлау, чөнки алар бик тиз аралашалар, аларны аңлап өлгереп булмый.

Хатасыз язу шулай ук катлаулы, кайбер охшаш яңгырашлы авазларны аеру да авыр, мисал өчен "е" белән "ә" авазлары. Рус телен өйрәнгән хәлдә шул ук хәрефләрнең башка яңгырашка ия булуын да кабул итү авыррак.

Казан һава аланыннан Татар теле олимпиадасына юл
Казан һава аланыннан Татар теле олимпиадасына юл

– Халыкара татар теле олимпиадасы турында кайдан белдең? Гомумән, бу чара турында тәэсирләрең белән уртаклаша аласыңмы?

– Бу олимпиада турында мөгалимәм Ләйлә Садовиновадан белдем. Ул вакытта татарча бик начар сөйләшә идем, ләкин миңа француз кешесенең татар мәдәнияте белән кызыксынуы һәм татар телен өйрәнүе инде зур күрсәткеч дип аңлаттылар, шуңарга катнашып карарга булдым.

Олимпиада оештырылуын бик югары бәяләр идем. Барысы да бик күңелле булды, кешеләр белән аралашу да кызык иде, төрле татар спектакльләрен карау, экскурсияләрдә катнашу безгә бик файдалы булды. Бары бер зарым гына бар: вакыты бик тиз очты.

– Казан турында ни әйтерсең?

– Казанда мине бер урын сокландырды: Казан Кирмәне янында басып, Иделгә таба манзара искиткеч матур! Хыял кебек урын дияр идем мин аны.

Күңелгә аеруча ятканы: татар халкының кунакчылыгы һәм сөйкемлеге

Күңелгә аеруча ятканы: татар халкының кунакчыллыгы һәм сөйкемлеге. Гомумән, олимпиадада күп илдән килгән татарлар белән таныштым, хәзер дә алар белән мөнәсәбәт-аралашуны саклыйм.

Бер нәрсәгә игътибар иттем: күп кенә татарлар үз туган телләрен белми икән. Ул кешеләргә кичекмәстән "Ана теле" сайтыннан татар телен өйрәнергә киңәш итәр идем, үземә ярдәм иткән ресурс.

Төрле ил вәкилләре белән Халыкара татар теле олимпиадасында чәй эчү
Төрле ил вәкилләре белән Халыкара татар теле олимпиадасында чәй эчү

– Син үзең киләчәктә татар теле үсешенә берәр ничек ярдәм итәргә телисеңме?

Мин үзем хәзер барлык дус-танышларыма Татарстан, татарлар һәм татар теле турында сөйләргә тырышам.

– Татар теле – гаҗәеп матур, бай мәдәниятле тел. Әлбәттә, аңа берәр ничек ярдәмем тия алса, мин бик шат булыр идем. Мин үзем хәзер барлык дус-танышларыма Татарстан, татарлар һәм татар теле турында сөйләргә тырышам.

Үзем хокук юнәлешендә укысам да, хәзер күбрәк халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешенә тартылам. Киләчәктә, дипломат буларак, Татарстан белән Франция арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм үстерү ягында эшли алсам, шәп булыр дип уйлыйм.

– Франция татарлары белән аралашасыңмы? Алар үткәргән чараларда катнашасыңмы?

– Әйе, кайвакыт татар оешмасы үткәргән бәйрәмнәрдә катнашам. Мәсәлән, быел Парижда үткәрелгән Сабантуйда булдым, анда волонтер булып та катнаштым: җирле халыкка Сабантуй бәйрәме турында сөйләп аңлаттым.

XS
SM
MD
LG