Accessibility links

Samsung җитәкчесе 5 елга иректән мәхрүм ителә


Ли Чжэ Ен Сеул мәхкәмәсендә
Ли Чжэ Ен Сеул мәхкәмәсендә

Дәүләт гаепләве аны 12 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Көньяк Корея мәхкәмәсе илнең вице-президенты, Samsung ширкәте җитәкчесе Ли Чжэ Енны биш ел төрмәгә хөкем итте.

Ли ришвәтчелектә, финанс активларны чит илдә яшерүдә, ялган шаһитлектә һәм илнең элекке президенты Пак Кын Хе тирәсендә җәнҗалга бәйле башка җинаятьләрдә гаепләнә.

2017 елның февралендә Лины элекке президентның дусты Чхве Сун Силь контролендәге дүрт оешмага 38 млн доллар күләмендә ришвәт бирүдә гаепләп кулга алдылар. Җавап чара буларак, хөкүмәт Ли Чжэ Енга теләктәшлек һәм яклау күрсәтергә тиеш булган.

Дәүләт гаепләве аны 12 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Бу җәнҗал Көньяк Корея президенты Пак Кын Хе импичментына да китерде.

XS
SM
MD
LG