Accessibility links

Кайнар хәбәр

Futurism: 8 ай эчендә ясалган иң әһәмиятле 10 фәнни ачыш


NASA-ның җиргә охшаш планетлар турында чыгарган фотосы
NASA-ның җиргә охшаш планетлар турында чыгарган фотосы

2017 елның әле яртыннан бераз артыгы гына тәмамланды. Әмма быел инде шактый зур әһәмияткә ия булган ачышлар ясалды. Futurism басмасы соңгы 8 айда ясалган иң зур 10 фәнни вакыйга исемлеген бәян итте. Азатлык әлеге ачышлар белән үз укучыларын да таныштыра.

1. Кеше эмбрионын "төзәтү"

27 июль көнне АКШтагы Орегон штатының Портленд каласында галимнәр геннар төзәтү өлкәсендә зур уңышка ирешә алды. 2015 елда кулланыла башлаган CRISPR технологиясе ярдәмендә галимнәр кеше эмбрионында йөрәк авыруларына бәйле генны төзәтә алды. Моның нәтиҗәсендә, туачак балада тумыштан булган авырулар булмаска тиеш.

2. Метал сутуарын булдыру

27 гыйнвар көнне Һарвард университетында сыек сутуарга (водород) биш миллион атмосфер басымын кулланып, галимнәр металик сутуар булдыра алды. Һарвард университеты сүзләренчә, бу күп өлкәдә: энергия саклаудан башлап, ракет төзелешенә кадәр чып-чын инкыйлаб ясый ала.

Металик сутуар турында инглизчә әлеге видеоязмада белеп була:

3. Тереклек мөмкин булган планета ачылуы

Чит галактикаларда яшәү мөмкинлеге хыялы 2017 елда тагын да якыная кебек. 19 апрель Европа астрономик тикшеренүләр оешмасы вәкилләре LHS 1140b исмле, яшәеш мөмкин булган планета тапты. Ул Җирдән 40 яктылык елы ераклыгында.

22 февральдә NASA-ның җиде яңа экзопланета табуын да онытмаска кирәк. Бу экзопланеталарда тереклек ихтималы бик зур. Соңрак системдагы җиде планетадан икесе тормышка чыннан да яраклы булырга мөмкин, дип хәбәр ителде.

4. Кеше геннарын төзәтү

CRISPR технологиясенә бәйле тагын бер зур яңалык дип Futurism 1 июнь көнне 60 хатын-кызда яман шеш ихтималын юкка чыгарган ген төзәтүне атый. Бу HPV (папиллом) вирусын бетерү нәтиҗәсендә уңышлы булган.

5. Кеше органнарын үстерү мөмкинлеге

Регенератив медицина өлкәсендә зур яңалык май башында булды. Wake Forest Регенератив медицина институты кеше органнарын һәм тукымаларын үстерү проектларын алып бара. Бу төр ачышлар зыян күргән нервларны торгызуга һәм хәтта тулы органнарны да яңадан үстерергә мөмкинлек бирә.

6. Google ясалма интеллектны киртәләрне узарга өйрәтте

Google ширкәте исә шәкли фәһемне (ясалма интеллект) камилләштерүне дәвам миә. 11 июль көнне ширкәт белгечләре DeepMind фәһемен төрле киртәләрне узарга өйрәтүен аңлаткан мәкалә чыгарды. Видеосы чыннан да кызык күренә:

7. SpaceX яңадан инде кулланылган ракет җибәрде

Бу вакыйганың әһәмияте турында Азатлык та күп язды. 30 март хосусый SpaceX ширкәте инде элегрәк кулланылган Falcon 9 ракетын кабат орбитага чыгарды. Бу ачыш галәм очышларын арзанрак һәм, нәтиҗә буларак, ешрак итәчәк. Белгечләр исәпләве нигезендә, хәзер һәр галәм очышында 18 млн доллардан артык акча саклап булачак.

Илон Маскның төп эшчәнлеге – SpaceX ширкәте. Бу – галәмгә очу ракетларын ясый торган һәм галәм очышлары операторы булган табышлы оешма. Бер кешенең хосусый галәм ширкәтен төзеп, миллиардларча долларлык килешүләр төзүенең бердәнбер очрагы бу.

8. Ясалма аналык булдыру

Татарлар өчен әһәмиятле булган 26 апрельдә бөтен кешелеккә әһәмиятле вакыйга теркәлде – Филадельфия балалар хастаханәсендә синтетик җайланма табигый аналык буларак уңышлы кулланылды. Бу сынау яңа туган бәрәндә ясалды.

Бу сынау тормышны саклауда гаять әһәмиятле роль уйный. Ул 37 атнадан иртәрәк туган балаларның гомерләрен саклап калырга тиеш. Шулай ук аналарның үлү очракларында да балаларның исән калу ихтималы булачак.

9. Квант исәпләвендә алга китеш

Futurism математик ачышларны да онытмый. 28 июль Мәскәү халыкара конференциясендә 51 кубитлы квант санагы тәкъдим ителде. Бу эшне АКШ һәм Русиянең уртак лабораториясе башкарган.

10. AlphaGo 5 кешене Го уенында җиңде

Шәкли фәһемгә бәйле тагын бер кызыклы яңалык. 29 май көнне AlphaGo дип аталаган санак дөньяда 5 иң яхшы Го уенын уйнаучыларын җиңә алды. Беренче тапкыр AlphaGo кешене узган ел җиң иде.

XS
SM
MD
LG