Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX ширкәте кулланылган Falcon 9 ракетын кабат орбитага чыгарды


Falcon 9 ракетын җибәрү
Falcon 9 ракетын җибәрү

Флорида штатының Канаверал борынында Кеннеди исемендәге космодромнан инде моңарчы кулланылган Falcon 9 ракеты галәмгә очырылды. Мондый хәл тарихта беренче тапкыр булды.

SpaceX ширкәте беренче баскычы былтыр апрельдә галәмдә булып, Халыкара галәм станциясендә йөк калдырып кайткан ракетны тагын бер кат җибәрде. Бу юлы ракет орбитага Латин Америкасында телевидение һәм интернет таратучы ширкәтләр өчен элемтә иярчене чыгарды. Ракет Антлантикада диңгез платформасына уңышлы төшеп утырды.

Falcon сүзе инглиз телендә "лачын" дигәнне аңлата. Ракетның төп үзенчәлеге – аны күп тапкыр кулланып була. Аның беренче баскычы Җиргә кире әйләнеп кайта. Аны американ эшкуары Илон Маск җитәкләгән SpaceX ширкәте эшли.

XS
SM
MD
LG