Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:54

Forbes: Гөлсинә Миңнеханова Русия түрәләренең иң бай хатыннары рейтингында беренче урында


Гөлсинә Миңнеханова узган Дума сайлавында тавыш бирә

Forbes журналы дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең хатыннары байлыгы турында рейтинг чыгарды. Беренче урында Татарстан президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова.

Рейтинг түрәләрнең 2016 ел өчен керемнәре турындагы декларацияләргә нигезләнеп төзелгән.

Беренче урындагы Гөлсинә Миңнеханованың кереме былтыр 2,351 миллиард сум тәшкил иткән. Ул - "Лучано" ширкәте хуҗаларының берсе. Әлеге ширкәткә кунакханә, спа-комплекс, ресторан һәм фитнес-клуб керә. Рөстәм Миңнехановның кереме исә 2016 елда 7,5 миллион сум булган.

Рейтингның икенче урынында Улан-Удэ шәһәр шурасы депутаты хатыны Раиса Бредний. Ул 1,924 миллиард сум акча эшләгән. Бредний азык-төлек кибетләре челтәре хуҗасы.

Брянски өлкәсе губернаторы хатыны Ольга Богомаз өченче урында. Ул бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче фермерлек хуҗалыгы җитәкчесе. Аның кереме 2016 елда 864 миллион сум тәкшил иткән.

Forbesның былтыргы шундый рейтингында Богомаз 695,4 миллион сум белән беренче урында иде.

24 август Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән Казан кирмәнендә Татарстанның авыл-калаларында яшәгән һәм абруйлы дип белдерелгән 52 гаилә белән очрашты. Азатлык Казан урамнарында уздырган сораштыру күрсәткәнчә, күпләр Татарстан президентының хатыны кем булуын белми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG