Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман киносы фестивалендә "Милли кино" номинациясендә генә акчалата премия биреләчәк


2016 елгы фестиваль
2016 елгы фестиваль

Казан мөселман киносы фестивалендә "Милли кино" номинациясендә җиңү яулаган фильмнарга акчалата премия биреләчәк. Русия мөфтиләр шурасының махсус бүләге каралмаган.

XIII Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең "Милли кино" номинациясендә җиңү яулаган фильмнарга 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр акчалата бүләк биреләчәк. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренә караганда, башка номинацияләрдә җиңүчеләргә акча каралмаган, бары тик бүләкләр генә тапшырылачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат очрашуында белдерелде.

Башка елларны Русия мөфтиләр шурасының махсус бүләге була торган иде. Азатлыкның "әлеге бүләк быел да буламы" дигән соравына министр "булмый" дип җавап бирде. "Акчалары юктыр", диде.

Быелгы кино фестивалендә Марат Бәшәров та катнашачак, дип белдерделәр. Ул "Мулла" фильмын тәкъдим итәчәк.

XIII Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең төп бәйгегә кергән 40 фильмы арасында Татарстанда төшерелгән өч фильм бар. Илшат Рәхимбайның кыска метрлы "Күз алдыңа китер" ("Представь") нәфис фильмы, кыска метрлы документаль ленталар арасында Ренат Хәбибуллинның "Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" һәм Байбулат Батулланың "Кыскарту" (“Сокращение”) дип аталган эшләре фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк. Соңгысы "Яшь Русия" дип аталган номинациясенә кертелгән.

"Милли кино" номинациясендә фильмнар саны күбрәк. Анда Рөстәм Рәшитовның "Тапшырылмаган хатлар"ы, шул ук режиссерның Солтан Сөнгатуллин белән берлектә төшергән "Айсылу" фильмы, Сергей Киатровның "Мирас угы", Фәнис Камалның "Хәбиб Аллаһ Мөхәммәд. Пәйгамбәрлек итү һәм нәсел шәҗәрәсе" дип аталган фильмнары һәм башкалар кергән.

XS
SM
MD
LG