Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:50

Башкортстанда ярты ел дәвамында башкорт теленең урыс теленнән ким түгеллеген исбатлау эше бара. Башкорт телендә язылган мөрәҗәгатьне эчке эшләр министрлыгы кире кага. Полициянең башкорт телен читкә этәреп урысча язуны таләп итү очрагын мәхкәмә тикшерә.

Башкорстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче активист Рөстәм Баттал Башкортстан полициясе белән мәхкәмә аша тарткалаша. Аның фикеренчә, түрәләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр республиканың башкорт дәүләт телен бар дип белми. Баттал үз хокуклары өчен көрәшә, ул полицияне җаваплылыкка тартырга тырыша. Азатлык башкорт телендә язылган гаризалар, мөрәҗәгатьләрнең кире борылу тарихы турында, мәхкәмәгә бармыйча да ничек полицияне акылга утыртырга мөмкинлеге хакында Рөстәм Батталдан сорашты. ​

– Рөстәм әфәнде, мәхкәмәдә нәрсә өчен тарткалашасыз?

– Ел башында Башкортстан полициясенә, дөресрәге аларның миграция хезмәтенә белешмә сорап мөрәҗәгать яздым. Җавап бирелмәде, алар моның сәбәбен сәер аңлаттылар. Имеш, мин мөрәҗәгатьне урысча түгел, ә башкорт телендә язганмын. Аларның җаваплары болай яңгырый: “Без – дәүләт оешмасы, дәүләт теле – урыс теле, шуңа күрә урысча язылмаган гаризагызны кабул итүдән баш тартабыз”. Бу мине аяктан ега язды.

Искә төшерем: Башкортстан – милли республика һәм биредә ике дәүләт теле, шуларның берсе – башкорт теле. Башкортстанның төзелүенә киләсе елда 100 ел тула, башкорт теле инде бер гасыр буена дәүләт теле булып санала. Ләкин вазифаи затлар, хәтта министрлык хезмәткәрләре, дәүләт кешеләре бу турыда хәбәрдар түгел булып чыга.

– Мөрәҗәгатегез кире кагылгач, сез нишләдегез, гаризаны яңадан урысча яздыгызмы?

– Юк, әлбәттә! Дөрес, мин моңа кул селтәргә дә мөмкин идем, әмма хокукларымны яклыйсым килде. Башкорт теленең дәүләт дәрәҗәсе бар, бу Башкортстан Конституциясендә акка кара белән язылган. Дәүләт оешмасы ике дәүләт телен дә танырга тиеш. Гаризаны дәүләт телендә укый алмаулары минем түгел, алар проблемы. Кемдер аңламаганга күрә урысча язарга тиеш түгелмен. Гаризам кабул ителсен өчен мәхкмәмәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Марттан бирле мәхкәмә эше бара. Бу эш Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан каралды.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәренең җавабы
Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәренең җавабы

– Мәхкәмәдә эшегез ничек каралды? Сүз уңаеннан, Башкортстанда мәхкәмә нинди телдә бара?

– Дөресен әйткәндә, мин бер генә утырышта да катнашмадым. Эшне артык озайтмас өчен алдан ук “килә алмаган очракта, мәхкәмә эшен миннән башка карагызчы” дигән үтенеч юлладым. Русиядә почта начар эшли, чакыру кәгазьләре йә соң килә, йә юлда югала.

Бу – административ кодекс нигезендә каралган эш. Аларда, гадәттә, башкорт теле кулланыла, минем очракта да шулай булды. Һәрхәлдә мәхкәмәгә җибәрелгән минем гаризалар, үтенечләр, шикаятьләр башкортча яызлган иде. Алар, күрәсең, тәрҗемә ителгәндер. Димәк ике тел кулланыла.

Монда да кызык хәл булды: беренче хөкемдар башкортча дәгъва гаризасын кабул итмәгән булып чыкты. Ул да урысча язарга кирәк дип карар итте. Мин бу карарны Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иттем. Алар хөкемдарга гаризаны башкорт телендә кабул итәргә кушты. Аннары хөкемдарлар алмашынды – эшне яңа хөкемдар алып бара башлады.

– Ә нәтиҗә нинди?

– 13 июльдә мәхкәмә тәмамланды, мине яклап карар чыгарды. Эчке эшләр министрлыгы Русия Конституциянең 26 маддәсен (бу телләр куллану хокукы хакындагы маддә – ред.) һәм гаризалар белән эшләү нигезендә үзенең эчке кагыйдәләрен (инструкциясен) бозуда гаепле дип табылды.

Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе карары
Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе карары

Мәхкәмә карарында “гаризаның башкорт телендә булуы аны дәүләт оешмасы тарафыннан кабул итмәскә, аннан баш тартырга сәбәп була алмый” диелгән. Мәхкәмәдә җиңдем, әмма полиция хезмәте моның белән килешмәде. Риза түгелбез дип апелляциягә бирде. Апелляция эшне тагын өч айга озайтырга мөмкин. Ягъни канунда каралган бер ай урынына җавапны бер елга якын көтәргә туры киләчәк.

Полиция, миграция хезмәте миңа үпкәләгәнме, юкмы – бихәбәрмен. Миңа ул кызык та түгел. Мәхкәмә карары аларга дәүләт башкорт теле барлыгын исләренә төшерде дип уйлыйм.

– Бу мәхкәмәдән соң үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз? Ничек уйлыйсыз, милли республикаларда милли телләргә карата тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбе нидә?

– Бу мәсьәлә нигезендә аралашканда, милли телләргә хөрмәт юк дигәч, вазгыятьне белмәгән кешеләр: “Милли тел? Ә нинди проблем? Ирекле кулланыгыз” дигән фикерләр ишетергә туры килә. Әмма милли телләр кулланышта юк. Гап-гади гаризаны дәүләт телендә язып булмый. Бу гына түгел, хәтта кимсетеп урысча языгыз дип күрсәтмә бирәләр. Коточкыч хәл бит. Башкорт, татар телендә сөйләшәм, хезмәт алам дип телисең, ләкин әллә нинди башка сыймаслык киртәләр, мәшәкатьләр туа.

Урыс телендәге гаризаны бу телне аңламыйбыз дигән сылтау белән Башкортстанда, Татарстанда кабул ителмәвен күз алдына китерәзсезме? Мин - юк, чит илдә генә булса булырга мөмкин бу хәл. Башкортстанда башкорт теле ятим хәлдә түгел, ул чит тел дә түгел, аны монда белмиләр дип тә әйтеп булмый.

– Моңарчы Башкортстанда телгә бәйле кеше хокукларын яклаучы мәхкәмә эшләре булдымы?

– Белмим, миндә андый статистика юк. Интернетта шуңа охшаш мәхкәмә эшләре турында мәгълүмат эзләп карадым.Башкортстанда, мәсәлән, башкорт, татар телендә мәхкәмәләргә, прокуратураларга гаризаларны кабул итмәү очраклары булган икән. Шулай ук нотариусларның башкортча, татарча гына белгән кешеләрдән алар аңламаган урыс телендәге нотариаль документларга имза куйдыртуларын бәхәсле очраклары шактый икәне ачыкланды.

Башкортстанның дәүләт телләре турындагы канун
Башкортстанның дәүләт телләре турындагы канун

– Татарстаннан аермалы Башкортстанда башкорт теле дәүләт дәрәҗәсендә якланган, телләр кануны гамәлдә булып санала. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

– Башкортстанда башкорт теле өлешчә якланган, һәм күп очракта берничә өлкәдә генә: мәсәлән, визуаль бизәлештә, элмә такталарда башкорт теле бар. Калган өлкәләрдә башкорт теле кулланышта түгел. Мисал өчен, оешмаларның элмә такталарның ике дәүләт телендә булуын тикшерәләр, әмма бу оешмаларның бина эчендә телләрнең кулланышына игътибар итүче юк. Татарстанда булганым бар – анда телләр турындагы канун бөтенләй юк дигән хис туа. Татарстанда дәүләт телләре белән хәлләр начаррак.

– Рөстәм, сез үзегез җәмәгать урыннарында, дәүләт оешмаларында башкорт яки татар телендә мөрәҗәгать итәсезме? Реакция нинди?

– Реакция төрле, әмма аңа карап тормыйм. Мин милли республикада яшим, республика Конституцияләре нигезендә телләр дәүләт телләре икән, рәхим итеп, кулланыгыз. Кануннарны үтәргә өйрәнү кирәк.

Кызганычка, кешеләр үз хокукларын белми. Белгән очракта да аны якларга атлыгып тормыйлар. Казынырга, чокынырга кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG