Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тоткарланган кырымтатар активистын яклау чарасы оештырыла


Эмир-Усеин Куку
Эмир-Усеин Куку

Кырымда ирегеннән мәхрүм ителгән сәяси тоткын Эмир-Усеин Кукуны яклап марафон үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Amnesty International оешмасының Украина бүлеге җитәкчесе Оксана Покальчук белдерде.

Мондый марафоннарның максаты - хәбәрсез югалганнар мәсьәләсенә, Кырымда кеше хокукларының бозылуына халыкара җәмәгатьчәлекнең игътибарын җәләп итү. Кырымда репрессияләрне туктату өчен бу хакта информацияне киңрәк тарату кирәк диелде 30 август - халыкара хәбәрсез югалганнар көне уңаеннан Киевта узган матбугат очрашуында.

Amnesty International вәкиле Оксана Покальчук сүзләренчә, узган ел Кырымда югалаган Эрвин Ибрагимовны яклап оештырылган марафон барышында бу хәбәрне 178 илдәге 7 миллион кешегә белдерү мөмкин булган.

2014 елдан Кырымда массакүләм тоткарлаулар, югалулар, кеше хокукларын бозулар, үтерүләр башланды. Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров сүзләренчә, Кырымда тоткарланган, урланган, үтерелгәннәр - 26 кеше дип исәпләнә. Шулардан 11 кеше инде хәләк булган, шуларның сигезе - кырымтатар. Калганнары исән дип өмет итәбез, диде ул.

Кырымда тоткарланган кырымтатарлар гаиләләрендә 70кә якын бала ятим калган. Киевтагы КрымSOS оешмасы координаторы Тамила Ташева сүзләренчә, 2014 елдан Кырымда 44 кеше хәбәрсез югалган, шуларның 18е бу көнгә хәтле табылмаган.

XS
SM
MD
LG