Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 23:06

6 сентябрь "Тубыл" фильмының Тубыл шәһәрендәге өлешен төшерү төгәлләнә. Себертатарлар тарихи җирләрендә төшерелгән бу фильмда без бармы, мыскылланмыйбызмы дип борчыла.

Тубыл шәһәрендә төшерелә торган "Тубыл" ("Тобол") фильмы себертатарларның игътибар үзәгеннән төшми, интернетта бәхәсләр дә куергалап ала. Төмәннән җәмәгать эшлеклесе, журналист Бибинур Сабирова әлеге фильм турында мәгълүмат чараларында чыккан һәр язманы күзәтеп бара.

"Тик себертатарлар бу фильмда тарихсыз халык вәкилләре булып кына гәүдәләнәчәк. Фильм төшерүне күзәтеп бару нәтиҗәсендә себертатарларның моңа карата ризасызлыгын белдерүенә фильмны эшләүчеләр: "Себертатарлар да булачак", дип кенә җавап бирде", ди Сабирова.

Себертатар активисты Әнәс Гаитов фильмда себертатарлар булмый икән, халкыбызны җир йөзеннән сызып ташлауга тиң дип белдерә. Әнәс әфәнде бер ел чамасы элек китап авторы Алексей Иванов Тубылга фильм проектын тәкъдим итәргә килгәч, аның белән очрашуга бара. Себертатарларны вәхши итеп күрсәтмәгез дигән таләп куя ул. Иванов Гаитовка "андый урыннар юк" дип вәгъдә бирә.

Активист Тубылда фильм төшерелгән урыннарда була. Бохаралыларны уйнаучылар белән очрашып сөйләшә. "Себертатарларны мыскыллаган урыннар бармы?" дип кызыксына. Актерлар "юк" дип җавап бирә.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Азатлык фильмның режиссеры Олег Урушев белән элемтәгә керде. Ул: "Анда сүз себертатарлар турында бармый", дип белдерде. "Безнең фильмда татарлар да, хантлар да, барсы да күрсәтелгән. Зүнһарлар (монголларның бер өлеше – джунгары – ред.) һәм калмыклар да бар. Тагын бохаралылар да бар. Алексей Иванов романында язганнарның барсы да бар. Тубылда булган кытайлар да урын алган", ди ул.

Нәфис фильмга һәм сигез сәгатьлек телесериалга (аны Беренче каналда күрсәтергә җыеналар) сценарийны башта Пермь шәһәрендә яшәүче язучы Алексей Иванов язды. Урушев сүзләренчә, автор әлеге сценарийлар нигезендә үзенең "Тобол. Много званных" дигән романын да иҗат итә. Бу китап 2016 елның декабрендә Мәскәүдә тәкъдим ителде.

Туып килгән империя тайгадагы сугышчан урта гасырны җимерә

Китапка керештә Иванов: "Петр I-нең бөек реформалары чорында "Яшь Русия" караңгы Себердә дә кайнаган. Туып килгән империя тайгадагы сугышчан урта гасырны җимерә. Халыклар һәм ышанулар буталып бетә. Әсир шведлар, бохаралы сәүдәгәрләр, офицерлар һәм түрәләр, каторжаннар, рус булмаганнар (инородцы), елъязмачылар һәм төзүчеләр, кытай контрабандистлары, качкын раскольниклар, шаманнар, православ миссионерлар һәм даланың сугышчан зүнһарлары – алар барсы да бергә үзара көрәшеп, йә булмаса бер-берсен коткарып Русия Азиясенең язмышын тудыра. Әлеге ялкынлы сюжетларны мин үземнең "Тубыл" романына алдым", дип яза.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Азатлык китап авторы Алексей Иванов белән элемтәгә керде. Иванов себертатарлары темасын җитәрлек дәрәҗәдә тирән итеп үзенең әсәренә керткәнен әйтә.

"Себернең татар тарихы – бик тирән һәм бик кызыклы. Мин аны җитәрлек дәрәҗәдә яхшы беләм. Себер җирендәге беренче татар дәүләтләре – Ишим, Төмән, Себер ханлыклары мине гел кызыксындыра.

Исемемне фильмдагы титрлардан алдым.

Бохаралыларның темасы да бик кызыклы. Себергә исламның үтеп керүе дә игътибарга лаек. Себертатарлар темасының очы-кырые юк. Бу теманы мин җитәрлек дәрәҗәдә тирән итеп үземнең "Тобол" романында һәм Юлия Зайцева белән белән бергә язган "Дебри" дип аталган документаль китабымда да бирәм.

Мин роман өчен генә җавап бирәм. Фильмны режиссер төшерә. Ул мин язган сценарийны башыннан ахырына кадәр үзгәртте. Ул аны шулкадәр бозган ки, хәтта мин үземнең исемемне фильмда булачак титрлардан да алдым. Бу эшкә бернинди катнашым да булмауны телим", ди Иванов.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Фильмның Тубылдагы өлешен төшерү 2017 елның мартында башланды, 6 сентябрь тәмамланачак. Бу фильмга 380 миллион акча бүленгән. Фильм чит илләргә "Себер" яки "Себер башланган җир" дип тәкъдим ителәчәк. Маркетологлар чит илләрдә Тубылны белмиләр, "Себер" дигән сүз отышлырак булачак дип тәкъдим ясаган.

Урушев сүзләренчә, фильм Кытай, Германия, Норвегия, Финляндия, Швеция һәм Дания тамашачысына кызыклы булырга мөмкин. Чит илләрдә яшәүчеләр генә түгел, русияләр дә Себер тарихын, бу очракта себертатарларныкын, бөтенләй белми. Фильмны карагач алар элек-электән бу җирләрдә урыслар яшәгән икән дип тә уйларга мөмкин.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Тубыл дәүләт педагогия институты доценты, Себертатарларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских Төмән өлкәсендә фильмны төшерү турында сүз таралгач та "Тобол. Много званных" китабын укып чыга.

"Кызганыч, китапта Себернең төп колориты, асаба халык – себертатарлар читтә кала. Китапта остяклар (төньяк халыкларның җыелма атамасы) бар. Ул Айкони һәм аның сеңлесе образы аша бирелә. Китапта әсирлеккә төшкән шведлар төрле геройлар аша яхшы сурәтләнә, раскольниклар шулай ук бар. Ә җирле халык булган себертатарларга килсәк, кызганыч, алар турында ләм-мим.

Сюжетларда себертатарлар бохаралыларның йортларында гына күренеп китә

Беләсезме, тагын нәрсәсе гаҗәпләндерә? Ивановның бу китабында асаба халык булган себертатарлар телгә дә алынмый диярлек. Кайбер сюжетларда себертатарлар бохаралыларның йортларында гына күренеп китә. Китапта Тубыл бохаралылары Хуҗа Касыйм һәм Авазбакый шәех образлары аша тәкъдим ителә. Бохаралылар XVI гасырдан ук актив сәүдә иткәннәр. Тарихта язылганча, алар Русия Себерне үзенә кушканга кадәр үк Бохара якларыннан килә торган булганнар. Русия бохаралыларны Урта Азиядәге дәүләтләр белән элемтә урнаштыру өчен куллана. Себер ханлыгы башкаласы Искер аша да кәрван юлы узганны искә алсак, Мәскәү бу сәүдә юлларын кулыннан ычкындырмаска тырыша.

Тубыл, Төмән һәм Тара шәһәрләре янында бохаралыларның бистәләре төзелә. XVIII гасыр башында исә хәлләр башкачарак була. Иванов китабында язылганча, аларның хокукларын киметә башлыйлар. Ул вакыттагы Тубыл башлыгы кенәз Гагарин алар кирәгеннән артык хокукларга ия дип саный. Җәнлек тиреләре белән сәүдә итүне үз кулына төшерергә омтыла. Бохаралылар остякларны исламга китерү өчен миссионерлык белән дә шөгыльләнә. Китапта җәнлек тиреләре белән сәүдә итү, сатып алу яхшырсын өчен бохаралылар бу юлга баскан дип языла. Тубыл бохаралылары шәһәр халкының бер өлеше, Кытай белән элемтәләр урнаштыруда да әһәмияткә ия итеп күрсәтелә. Китапта бохаралылар аша ислам дине вәкилләре күрсәтелә", ди Тычинских.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Хәзерге Тубыл шәһәре урнашкан һәм аннан йөзләрчә чакрымга сузылган җирләр себертатарларның тарихи ватаны. Бүген дә алар ханлыклары башкаласы Искер җирләренә баш ия. "Мирас" оешмасы анда һәр ел саен русиякүләм "Искер-җыен" фестивале һәм себертатарлар тарихына багышланган фәнни конференцияләр үткәрә.

Тычинских та руслар яулап алганга кадәр Тубыл шәһәре урынында себертатарларның торак урыннары булган дип әйтә.

"Елъязмаларга күрә, хәзерге Тубыл җирләрендә, "Панин бугор", "Чувашский мыс" дип аталган урыннарда Себер ханнары хатыннары һәм аларның туганнары яшәгән. Искер, Сүзген дә себертатарлар тарихы белән бәйле урыннар. Хәзерге Тубыл Кирмәне булган урын да берничек тә себертатарларга бәйләнешсез була алмый", ди Зәйтүнә ханым.

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

Русиядә ил җиткәчелеге тарафыннан россиян милләте ясау сәясәте барганда, милли республикаларның һәм милләтләрнең хокуклары кысылганда "Тубыл" фильмы да моңа үз өлешен кертер дип сагайта.

Русия хөкүмәте биргән акчаларга төшерелгән фильмнарда элек-электән татарларны тискәре итеп күрсәтү шакуымы ята. Аның шулай икәнен Русия мәдәният министры Владимир Мединский раслаган иде. Ул: "Хөкүмәт акча биргән проектларның эчтәлеге бик мөһим, дәүләт бары тик үз миссиясенә, дәүләт мәнфәгатьләренә туры килгән "чәчәкләргә" су сибәчәк", диде.

Русиядә "Ермак" фильмы төшерелә башлагач (1986-1996 еллар) Әнәс Гаитов җитәкчелегендәге себертатар активистлары кинода җирле халыкны кимсеткән һәм тарихи дөреслекне бозып күрсәткән урыннар булмаска тиеш дип каршылык белдергәч, режиссерлар аларның таләбен беркадәр исәпкә алды.

Себертатарлар барыбер "Ермак" фильмыннан канәгать түгел. Чөнки, Ермакның Күчемнең тотык итеп алып киткән Аленаны эзләп Себергә килүен күрсәтмәскә, ул тарихи дөреслеккә туры килми дигән таләп куелган иде ул вакытта. Бу сюжет ничек бар шулай кала. Активистлар таләп куймаса "Ермак"та себертатарлар казакларны ике каенга бәйләп аерып үтерүче вәхшиләр булып тасвирланыр иде.

2012 елда дөнья күрәгән "Орда" фильмы да, тарих нык бозылганга, татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG