Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:55

Тубыл турында да, себертатарларның бөек тарихы турында да без үзебез язарга һәм фильмнар төшерергә тиеш.

Алексей Иванов язган әсәр нигезендә "Тубыл" фильмын төшерү эшләре ахырына якынлаша. Мин Ивановның пермяклар турында берничә китабын укыганым бар, аларны әдәби-документаль яки фәнни-популяр әсәрләр дияр идем. Әмма аның әсәрләрендә җирле халыклар экзотика буларак кына кулланыла, әйтик, ханты-мансиларның борынгы риваятьләре, ырым-шырымнар, мистика.

Фильмны төшерүчеләр дә Иванов сызган юл белән киткәннәр, шуңа күрә аннан татар тарихын, татарларны эзләү беркатлылык булыр. Дөрес, анда татарлар экзотика буларак кереп-чыгып йөрерләр, массовкаларда фон булып катнашырлар, әмма төп сүз урысларның Себердәге каһарманлыклары турында булачак. Урыс язучыларының һәм режиссерларының себертатарлар тарихына тешләре үтми, алар аны теләмиләр дә.

XVIII гасырда Себердә колбиләүчелек булган

Фильм төшерү өчен XVIII гасырны сайлап алып, аның авторлары бу чорны бөтенләй белмәүләрен күрсәтә. Ә бу чор Себердә җирле халыкларны көчләп чукындырулар, аларны хәтта урысларга коллыкка сатулары белән тарихка кереп калган. Колбиләүчелек дигәч, гадәттә, моннан меңнәрчә еллар элек булган заманнарны күз алдына китерәләр. Әмма XVIII гасырда Себердә колбиләүчелек булган, сатыла торган коллар ролен татар һәм башкортлар, калмык һәм кыргыз-кайсаклар, ханты-мансилар һәм башка җирле халыклар үтәгән.

Урыс милләтеннән булмаган халыкларны кол урынына сатырга патшаның рөхсәте булган. 1737 елның 16 ноябрендә Русия патшабикәсе Анна Ионовна бу хакта махсус фәрман чыгара, аның 7нче параграфында болай диелә: "...калмыкларны һәм башка милләт вәкилләрен сатып алырга, чукындырырга һәм үзеңдә тотарга рөхсәт ителә, моның өчен хуҗалары җан башына салынган салымнан азат ителә, губерна һәм воевода канцеляриеләреннән белешмә дә җитә".

Кол чукынган булырга яки чукындырылырга тиеш

Урыслар Себерне басып алганнан соң, аларны анда калдыру ниятеннән, хөкүмәт әнә шундый ташламаларга да бара, урысларга башка милләт кешеләрен кол итеп тотарга рәсми рәвештә рөхсәт бирелә. Әмма бер шарт белән – кол чукынган булырга яки чукындырылырга тиеш! Шуңа күрә Себердә җирле халыкларны көчләп чукындыруда христиан дине әһелләре дә, урыс хәрбиләре дә, башка кеше исәбенә эшләмичә бай яшәргә теләгән аерым бәндәләр дә зур өлеш кертә.

1742 елда Оренбур губернаторы Иван Неплюев, аның артыннан Себер губернаторы Метляев татар-башкортларны сатып-алу һәм чукындыру турында махсус әмер бирәләр. Бу карарга бигрәк тә Уралда шәхси тау заводлары тотучы урыс байлры һәм казна заводы хуҗалары сөенә, чөнки аларда, нигездә, кол итеп сатылган татарлар эшли.

1753-1763 елларда гына да Уралда 68 шәхси завод төзелә, аларда эшләү чын мәгънәсендә каторга була. Көчләп чукындырылган бу татарларны завод территориясеннән чыгармаганнар, аларны тимер базларында кул-аякларын богаулап куеп эшләткәннәр, чиркәүләре, зиратлары да шунда ук булган.

Урыс хәрбиләрнең урлап кеше сатулары да гадәти хәл булган

Нигә Иванов болар турында язмый да, нигә урыс режиссерлары болар турында фильмнар төшермиләр? XVIII гасырда бу коллар кайдан килеп чыккан соң? Аларның күбесе басып алучы урысларга каршы баш күтәргән төрки-татарлар, нугай-башкортлар, аларның гаилә әгъзалары һәм балалары була. Шулай ук урыс хәрбиләрнең урлап кеше сатулары да гадәти хәл булган, аларны Себер базарларында, бигрәк тә Эрбет ярминкәсендә сатканнар.

Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә, Эрбет ярминкәсендә малайлар 25 тиен, кыз балалар 20 тиен торган, соңыннан калмык балаларының бәясе 10-15 тиенгә хәтле төшкән. Шул ук вакытта себер татарлары, бигрәк тә бохарлы кыз балалар ат бәясе торган. Чукындыру бер яктан менә шулай барса, икенче яктан бу эшкә поплар һәм хөкүмәт кешеләре тотынган.

Татарларны христиан диненә каршы котырталар, дип, күпләп кулга алалар, чиркәүләргә ябып, кыйныйлар, коточкыч рәвештә җәзалыйлар һәм муеннарына тәре асып, урысларга коллыкка сатып җибәрәләр. XVIII гасыр уртасында Тубыл епархиясе митрополиты Сильвестр Гловацкий шул рәвешле татарларның үзәгенә үтә. Бу чорда Тубыл тирәсендә 66, Төмәндә 19 мәчет җимертелә, меңләгән татар чукындырыла һәм кол итеп сатыла.

Чукындырылган татарлар үзләреннән соң кяфер нәсел калдырырга теләмиләр

Тубыл белән Тара арасында "Керәшен кыры" дип аталган урын бар, элек анда Гөлбостан дип аталган татар авылы булган. XVIII гасырда көчләп чукындырулар нәтиҗәсендә, татарлар христиан динен алырга мәҗбүр булганнар. Аларны яңадан исламга кайтмасын дип, көн-төне атлы казаклар һәм поплар саклаган. Һәм авыл халкы шундый фикергә килгән – ирләргә беркайчан да өйләнмәскә, гаилә кормаска, ә хатын-кызларга кияүгә чыкмаска һәм нәсел калдырмаска. Көчләп чукындырылган татарлар үзләреннән соң кяфер нәсел калдырырга теләмиләр һәм гаилә кормыйча, ялгыз картаеп үләләр.

Нәтиҗәдә, авыл халкы әкренләп зиратка күчеп бетә, аның урынында "Керәшен кыры" дип аталган бушлык кына кала. Нигә Ивановлар шул турыда китап язмый һәм фильм төшерми? Чөнки бу безнең йөрәк ярабыз, безнең фаҗигале тарихыбыз. һәм болар турында без үзебез язып, әйтеп калдырырга тиешбез. Югыйсә, бөтен милләтебездән керәшен кыры ясаулары бар!

"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы
"Тубыл" фильмын төшерү. Семён Конев фотосы

​Ивановның әсәрләрендә төп сүз урыс халкы, аларның Себер-Уралларда кылган "тиңсез каһарманлыгы" турында. Себер-Тубыл турындагы әсәренә дә ул шул ачкыч белән килгән, күрәсең, шуңа күрә, вакыйгаларны XVIII гасырдан башлап китүне мәслихәт күргән, чөнки аңа кадәр булса, Себер ханлыгы өчен сугышларны күрсәтергә туры килер иде, ә анда инде татарларны әйләнеп узып булмый.

Себернең төп хуҗасы – татарлар бит, моны әле XVIII гасырда ук алман тарихчысы Миллер әйтеп калдырган. Әле XI гасыр азагында ук себертатарларың Ишим ханлыгы – Туран дип аталган үз дәүләтләре булган. Хәзерге Омски өлкәсенең төньяк-көнбатышына урнашкан Кызыл-Тура башкаласы хәрәбәләрендә әле бүген дә галимнәр казу эшләре алып баралар.

"Күчем хан" һәм "Һиҗрәт" романнарын урыслар фильм итеп төшермәячәк

Ишим елгасының Иртышка коя торган тамагында 900 еллык Олы Бүрән (Тюрмитәки) авылы бар, борынгы шәһәрәләрдән күренгәнчә, аның янында Мәүләнаның туганы Бикәч ата күмелгән. Себер – борынгы татар дастаннары, курганнар иле, Атилла патша, Чыңгыз ханнар ат чаптырган данлыклы Туран иле, төрки Ана-Ватан. Әмма болар урыс язучыларына һәм режиссерларына кирәк түгел, ул тарих бары безнең үзебезгә генә кирәк.

Димәк, Тубыл турында да, себертатарларның бөек тарихы турында да без үзебез язарга һәм фильмнар төшерергә тиеш. Минем себертатарлар турында ике тарихи романым бар – "Күчем хан" һәм "Һиҗрәт". Аларны урыслар фильм итеп төшермәячәк, кирәк тә түгел, ә үз татарларыбыз әле бу әсәрләр буенча фильм төшерерлек дәрәҗәдә түгел.

Безнекеләр һаман шул "Яланаяклы кыз", "Айсылу" кебек мелодрамалар төшерү белән генә мавыга. Ул арада урыслар инде әнә Себергә, Тубылга килеп җитеп, безнең таралып яткан тарихыбыз өстенә киерелеп басып, үз фильмнарын төшерәләр.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG