Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:55

Бүген Бесланда 13 ел элек булган теракт истәлегенә матәм чаралары уза. 2004 елның 1 сентябрендә террочылар андагы мәктәпкә бәреп кергән иде.

Төньяк Осетия-Аланиянең Беслан шәһәрендә 2004 елда булган мәктәптәге теракт корбаннары истәлегенә багышланган өч көнлек чаралар уза. 1 сентябрьдә халык мәктәпкә җыелды. Тотыклар алынган спорт залына чәчәкләр һәм су шешәләре куйдылар. Чараларда "Беслан аналары" иҗтимагый оешмасы катнаша.

Беслан фаҗигасында һәлак булучылар Русиянең башка шәһәрләрендә дә искә алыначак. 3 сентябрь Мсәкәүдә Беслан терактындагы корбаннар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салу һәм "Сүзсез митинг" узачак.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.

Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.

Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы өч миллион евро түләтү турында карар чыгарды.

Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип белдерә.

Кремль Страсбург мәхкәмәсе карары белән килешмәде.

XS
SM
MD
LG