Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карасубазар мәчетендә азанның каты яңгыравын шикаять иткәннәр


Карасубазар мәчетендә гает намазы
Карасубазар мәчетендә гает намазы

1 сентябрь – Корбан бәйрәме Кырымда эш көне. Кырым башлыгы Сергей Аксёнов ял көнен 4 сентябрьгә күчерде.

Моңа карамастан кырымтатарлар 1 сентябрь Кырым мәчетләрендә Корбан бәйрәме намазларын иртән сәгать җидедә үткәрде. Карасубазар шәһәр мәчетендә дә шундый бәйрәм намазы укылды, мәчет имамы Сервер әфәнде вәгазь укып корбан чалуның максаты хакында сөйләп мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

Ул арада шәһәр хакимиятенә Карасубазар шәһәр мәчетенең азаннары каты яңгырый дигән шикаятьләр төшкән, хакимият исә үз чиратында азаннар тирә якта яшәүчеләргә тынычлык бирми, иртән йокыдан уята, авырулар бар дип азан тавышын киметүне таләп иткән. "Без моны динебезгә, халкыбызга хөрмәтсезлек дип бәялибез", диде мәчет имамы Сервер әфәнде.

Карасубазар хакимияте азан тавышын киметүне таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

​"Бу мәсьәлә бүген генә чыккан мәсьәлә түгел. Мәчетебез инде өч ел эшләп килә, шәһәр хакимияте исә безне 4-5 тапкыр чакырып бу хакта сөйләде. Соңгы тапкыр август аеның ахырында бу мәсьәлә тагын калкып чыкты. Шәһәр хакимияте азан бик каты яңгырый, кешеләрдән шикаятьләр төшә дип тавыш көчәйткечнең тавышын киметүне таләп итте. Без сорадык, безгә ул шикаятьләрне күрсәтегез, без ул кешеләр белән очрашып сөйләшеп карыйк дидек, ләкин шикаятьләрне күрсәтмәделәр. Безне шәһәр хакимиятенә очрашуга чакырдылар. Без билгеләнгән сәгатькә шәһәр идәрәсенә бардык, ләкин без барганда беркем булмады. Шәһәр башы Станислав Крыжановский очрашуның сәгать өчкә күчерелгәнен белдерде, безгә моны алдан сөйләгән булсалар, без кешеләребезгә әйтер идек, ләкин безгә моны сөйләмәделәр. Югыйсә, мәчет һәм шәһәр хакимияте бинасы арасы 70 метр гына. Без үзебезнең алдан планлаштырылган эшләребезне башкарырга чыгып киттек. Ә алар хакимияттә бер сәгатьтән соң җыелып сөйләшкәннәр. Димәк, алар безнең җирле дини оешмабызының фикерен ишетергә теләмәделәр. Бу очрашуда Кырым мөфтиенең урынбасары Айдер Исмаиловның Акмәчеттән килеп катнашуын беләбез.

Гает намазы
Гает намазы

Шәһәрдә чиркәү дә бар аның чаң кагуы да бөтен тирә-якка җәелә, ул чиркәү янында яшәүче мөселманнар да, мәктәп тә бар. Аллага шөкер, безнең халыктан беркем барып чаң кагылмасын дип чыкмады, һичбер шикаять итмиләр.

Без тоткан юлыбызны дәвам итәбез, азаннарыбыз яңгырый. Иншалла, азаннарыбыз укылачак, моңа беркем комачауламас. Җәмәгатебез ярдәме белән без бу мәсьәләне хәл итәрбез. Ә бәлки кемнәрдер 2018 елда узачак сайлау алдыннан ниндидер максат белән бу мәсьәләне күтәрәдер, анысы безнең өчен караңгы" диде Сервер әфәнде.

XS
SM
MD
LG