Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русиянең Сүриядә сугышны дәвам итүен 30 процент кына хуплый


Русия хәрбиләре Сүриядә
Русия хәрбиләре Сүриядә

Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең өчтән бер өлеше илнең Сүриядә сугышны дәвам итүен хуплый. Респондентларның яртысы диярлеге Сүриядә хәрби операцияне туктатырга кирәк, дип саный.

Русияләрнең 22 проценты әлеге сорауга җавап бирергә авырсына, дип яза Интерфакс.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) апрельдә уздырган сораштырулар нәтиҗәләренә караганда, ул чакта Русиянең Сүриядә сугышны дәвам итүен халыкның 53 проценты хуплаган булган.

Русия Сүриядә хәрби операцияне 2015 елның 30 сентябрендә башлаган иде. 2017 ел башыннан, Reuters агентлыгы мәгълүматына караганда, Сүриядә кимендә 40 Русия хәрбие һәм хосусый хәрби белгеч һәлак булган. 4 сентябрьдә Русия саклану министрлыгы тагын ике хәрбинең һәлак булуы турында белдерде.

2016 елның мартында Владимр Путин Сүриядәге сугыш 33 миллиард сумга төште, дип әйтте. "Яблоко" фиркасе хисапларына караганда, еллык чыгымнар 108 миллиард сумнан 140 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG