"Бу сорау миңа түгел, ә Русия федерациясенә", дигән Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында. Бу хакта "РИА Новости"га таянып "Коммерсант" яза.
Шартнамә төзелүен теләр идегезме, дигән сорауга Миңнеханов җавап бирүдән баш тарткан диелә.
Быел җәй Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәнең мөддәте чыкты. Мәскәү яңа шартнамә төзүдән баш тартты.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.