Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп улы АКШ Сенатының Юридик комитеты сорауларына җавап бирәчәк


Кече Дональд Трамп
Кече Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трампның өлкән улы Дональд Трамп АКШ Сенаты сорауларына җавап бирәчәк. Юридик комитет Русиянең 2016 елда Америкадагы президент сайлавына тыкшынуын тикшерә.

Комитет президентның якын даирәсендәге кешеләрдән сорау ала башлый. Моннан тыш, комитет әгъзалары Дональд Трампның сайлау алды штабы җитәкчесе Пол Манафорт һәм президентның кияве һәм киңәшчесе Джаред Кушнердан да сорау алырга җыена. Элегрәк Манафорт һәм Кушнер Сенатның Күзләү комитеты сорауларына җавап биргән иде.

АКШ президенты улы кече Дональд Трамп 2016 елда Весельницкая һәм Әхмәтшин белән очрашуын таныганнан соң гауга чыккан иде. Трампның президентлыкка демократлар намзәте Һиллари Клинтон турында компромат мәгълүмат алырга өметләнүе билгеле булды. Очрашуда Кушнер һәм Манафорт та булган. АКШ президенты улы соңрак әйтүенчә, очрашу бернинди дә файда китермәгән.

Америкада Русиянең АКШ президенты сайлавына тыкшынган булуы ихтималын тикшерү бара. Тикшерү өчен август башында махсус прокурор Роберт Мюллер зур утырышчылар жюрие төзеде. Мюллер Һилари Клинтонның сайлау алды кампаниясендә абруен төшерү өчен Трамп штабының Кремль белән сүз куешу-куешмавын ачыкларга тиеш.

Бу җәнҗалда АКШта яшәүче "йомышлы татар" Ринат Әхмәтшин дә катнаша. Элегрәк утырышчылар жюриеның Әхмәтшиннән дә сорау алганлыгы ачыкланды. Трамп вәкилләренең Русия вәкилләре белән очрашуында Әхмәтшин дә катнашканлыгы ачыкланды. Әхмәтшин - Русия һәм АКШ ватандашы. Соңгы елларда ул АКШ башкаласында акчага ялланып төрле сәяси, бизнес төркемнәрнең, дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуда, кирәкле кешеләр белән таныштыру, килештерү, җайлау эшләрендә инде шактый танылган кешегә әйләнә.

XS
SM
MD
LG