Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада халыкара төрки телле театрлар фестивале ачылды


Чараны ачу күренеше
Чараны ачу күренеше

7 сентябрь Уфада VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале ачылды. Фестивальне ачу тантанасы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бинасы каршында узды. Аңа кадәр кунаклар Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чараны ачу тантанасы фестивальдә катнашучыларның тантаналы йөреше белән башланды. Алар Уфаның Актерлар йорты янында җыелып, Театр урамы буйлап Мәҗит Гафури театры каршындагы шагыйрь һәйкәленә кадәр тантаналы йөреш белән узды.

Иң алдан милли киемдәге башкорт җайдаклары барды. Ачу тантанасында җиде башкорт ыруы вәкилләре фестивальдә катнашучыларны аларның туган телләрендә сәламләде. Аннан соң Әбҗәлил районыннан килгән “Миләш” исемле халык ансамбле әгъзалары чарада катнашучы артистларга уңыш теләп, муеннарына акча тагылган бөтү кидереп чыкты, чәкчәк һәм кымыз белән сыйлады. Чәкчәк һәм кымыз төяп чыккан арбаның бер тәгәрмәче төшүен искә алмаганда, тантана бик күңелле узды.

Артистлар узган юлда тере дивар булып торырга Башкортстанның медицина университетының төрле илләрдән килеп укучы студентлары да җәлеп ителгән иде.

VI “Туганлык” халыкара фестивалендә Хакас, Кыргызстан, Дагыстан, Азәрбайҗан, Кабарда-Балкар, Чуашстан, Казакъстан, Татарстан һәм Башкортстан театрлары катнаша. Чара 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль барышында “Театрда интернет технологияләр” һәм “Театр маркетингы” темасына лекцияләр оештырылачак, төрле темага түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар узачак. Шулай ук “Төрки телле театр һәм мәдәниятләр диалогы” исемле фәнни-гамәли конференция дә оештырылачак, аңа Лондоннан Голдсмитс университетының театр белгече Мария Шевцова да чакырылган. Чара барышында, шулай ук, Кырмыскалы районында Театр җыены да үтәчәк.

Фестиваль кысасында 11 театр барлыгы 13 спектакль күрсәтәчәк. Аларны Оренбур театры башлыгы Рифкать Исрафилов җитәкчелегендәге абруйлы бәяләмә төркеме бәяләячәк.

Фестивальне ачу тантанасы тәмамлану белән беренче спектакль куелды. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының Фәрит Бикчәнтәев режиссерлыгында Жан Ануй драмасы буенча куелган "Антигона" спектакле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG