Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәния Фәрхине кырыгында флешмоб белән искә алдылар


Хәния Фәрхине искә алу флешмобына килүчеләрнең бер өлеше
Хәния Фәрхине искә алу флешмобына килүчеләрнең бер өлеше

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи үлеменең 40нчы көнендә Казанның Камал театры каршындагы мәйданда флешмоб оештырылды. Җырчының фанатлары Х һәм Ф хәрефләре рәвешендә тезелеп басып аның биш җырын башкарды.

Быелның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булган Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи үлеменең 40нчы көнендә аны Казанда искә алырга йөздән артык кеше җыелды.

Камал театры алдындагы мәйданда җырчының фанатлары оештырган флешмоб "Әлдермешкә кайтам әле" җыры белән башланды. Күпләр җырның сүзләрен кәгазьгә карап җырлады, кайберәүләр кесә телефоны аша интернетка тоташты.

Чараны оештыручы Ринат Шәяхмәтов Азатлыкка Хәния Фәрхинең артист булуын, шуңа күрә дә аны менә шундый җырлы флешмоб оештырып искә алуларын әйтте.

Искә алуга күбрәк олы яшьтәгеләр килде. Яшьләр дә күзгә чалынды. Алдан "Әлдермешкә кайтам әле" һәм "Истә калсын" җырларын гына башкару планлаштырылган булса да, алга таба җырчының тагын өч җыры башкарылды. Аларның кайберләре кабат-кабат җырланды.

Хәния Фәрхине кырыгында флешмоб белән искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Флешмобка мәрхүмәнең ике кызы Алия һәм Алсу да килгән иде. Алия беренче җыр башкарылгач җыелган халык алдында чыгыш ясап, бу чараны үзләренең түгел, ә әниләрен яраткан тамашачыларның теләге белән оештырылган чара булуын белдерде.

Мондый чараның Казанда гына түгел, Мәскәү һәм Уфада да оештырылуын әйтеп ул, "Берүк безне монда күңел ачырга килгәннәр дип уйламагыз, әни китсә дә әнинең җырлары яшәргә тиеш. Зинһар әнинең җырларын җырлагыз. Әни үзенең җырлары белән яшәргә тиеш. Һәм без бу флешмоб белән шуны күрсәтәсебез килде", дип өстәде.

Флешмобка катнашучылар алга таба Хәния Фәрхинең исем һәм фамилиясенең Х һәм Ф хәрефләрен символлаштырып тезелеп басты һәм шул рәвештә дә мәрхүмәнең тагын берничә җырын башкарды.

Хәния Фәрхине кешелекле булганы өчен хөрмәт итүләрен һәм вафатыннан соң да аның җырларын, моңнарын яшәтергә теләүләрен әйткән бер катнашучы, эштән кайтуга бар өй мәшәкатен ташлап шушы искә алу чарасына килүен, үз гамәлләренең аның рухына бер дога булып баруын теләве турында җиткерде.

Дин әһеле Йосыф Дәүләтшин Азатлыкка җиткергән фикеренчә, мәрхүмнәрнең рухларына дога булып Коръән укуның, мәрхүм яисә мәрхүмәнең гөнаһлары кичерелүен теләп бирелгән сәдәканың, ураза тотуның, вафат булучыга атап корбан чалуның, аның савабын вафат булучыга китсен иде дип ният итү кебек саваплы гамәлләрнең мәрхүм яисә мәрхүмәләргә барып ирешүе турында әйтте.

Дәүләтшин вафат булучыларга иң зур яхшылыкның дога булуын, җырлар җырлауның исән кеше өчен файдалы булуын, әмма үлгән кеше өчен җырның дога булып бармавын да җиткерде.

XS
SM
MD
LG