Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанлылар хаҗда ниләр тели, кемнәргә дога кыла?


Татарстанлылар хаҗда ниләр тели, кемнәргә дога кыла?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:49 0:00

9 сентябрьгә каршы төндә Җиддәдән Казанга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. Һава аланында аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Азатлык хәбәрчеләре хаҗилардан нинди теләкләр теләүләре белән кызыксынды.

16 көнлек хаҗ сәфәреннән соң Җиддидән туры Казанга "Төрек һава юллары" белән 46 хаҗи кайтып төште. Араларында Чаллы, Түбән Кама, Казан, Кукмара, Әлмәт, Балтач кешеләре бар иде. Хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Кайтучыларның күзләрендә, йөзләрендә исән-сау кайту шатлыгы белән бергә нык арыганлык күренде, кайберләренең сөйләшергә дә хәле юк иде. Араларында хаҗга беренче тапкыр баручылар, өченче, бишенче тапкыр баручылар да бар иде.

Азатлык хәбәрчеләре изге сәфәрдән кайтучылардан хаҗда нинди теләк-догалар кылулары, республика бәйсезлеге, президентлар өчен ходайдан ярдәм сораганнармы дип кызыксынды. Сораштыруда катнашучыларның күбесе ходайдан гөнаһларын кичерүен сорап догалар кылган; якыннарына иминлек, сәламәтлек, җәннәт теләгәннәр. Шулай ук Татарстан бәйсезлеге, милләт өчен дә дога кылучылар булган.

Алия Миңшакирова әти-әниләре, балалары саулыгы, тормышы тынычлыгы, җәннәт сораган. Икенче бер хаҗи Рәмзия ханым Аллаһтан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның үзенә һәм гаиләсенә иминлек теләп, аның хөкүмәт белән дөрес итеп идарә итүен теләгән. Сарманнан Рәсимә ханым, Татарстан, татарлар, милләт өчен дә дога кылган. "Ризван" мәчете имамы Алан хәзрәт Казан, Татарстан мөселманнары өчен дога кылса, бәйсезлек, суверенитет өчен теләк теләүне җавапсыз калдырды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин фикеренчә, хаҗ - ул теләкләрнең кабул булу урыны. "Анда кем генә һәм нинди теләк белән килми. Хаҗиларга китәр алдыннан догалар тупланган китаплар таратылды. Хаҗга баручылар, үз авылдышларының нәрсә кирәклеген сорап, язып алып, алар өчен дә дога кылып кайталар. Һәр намаздан соң республикабыз иминлеге өчен теләк телиләр”, ди мөфти.

Аның урынбасары Мансур Җәләлетдинов фикеренчә, Татарстан, Русия президентлары өчен хаҗда дога кылырга кирәк, чөнки алар ходай биргән җитәкчеләр, Коръәндә дә бу хакта әйтелгән.

Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев бишенче хаҗ сәфәреннән кайтты. Беренче тапкыр 1993 елда барган, алдагы еллар белән чагыштырганда хаҗ кылу хәзер бик уңайлы, диде ул. Изге сәфәрдә Татарстан белән Мәскәү шартнәмә төзесен, республика икътисади яктан алга китсен дип теләк теләгән. Татарстанның бәйсезлеге өчен дога кылыргамы дигән сорауга, ансы ходай кулында, һәр халык иреккә омтылып яши, дип җавап бирде. Баш казый аерым Татарстанга гына тукталмыйча, бар Русиянең бай, тату, имин яшәвен теләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG