Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:13

Тарихчы Дамир Хәйретдиновның Түбән Новгород татарлары турындагы докторлык диссертациясе яклаудан алынган. Русия патриархаты вәкиле Роман Силантьев автор әлеге диссертациясендә православларга карата нәфрәт уята дип шау-шу тудырган иде.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү ислам институтының элекке ректоры Дамир Хәйретдинов 18 сентябрьдә "Түбән Новгород татар-мишәрләренең формалашуы һәм этник тарихы (IX-XX гасыр башы)" ("Формирование и этническая история нижегородских татар-мишарей (IX-начало XX века)" дигән темага докторлык диссертациясен якларга тиеш иде. Ләкин ул көнне фәнни хезмәтне яклаудан алганнар. Мөселманнарга һәрдаим һөҗүм ясаучы, үзен исламовед дип атаучы Роман Силантьев монда үзенең катнашы булуын әйтә. Аның төрле матбугатка белдерүенчә, ул диссертация шурасына бу фәнни хезмәткә карата тәнкыйди бәяләмәсен тапшырган.. Русия патриархаты вәкиле Силантьев фикеренчә, бу фәнни хезмәтендә Хәйретдинов татарларга төрле алдау юлы һәм акчалар тәкъдим ителеп православие тагылган дип язып православларга нәфрәт уята.

"Хәйретдинов кебек кешеләрнең фәнгә каршы килгән саташуларын докторлык диссертациясендә язуы кысага сыймый”, дип яза “Русь Православная" сайтында Силантьев.

Дамир Хәйретдинов Азатлыкка белдерүенчә, аның докторлык диссертациясенең билгеләнгән вакытта якланмавы һич кенә дә Силантьев бәяләмәсенә бәйле түгел. Ул шулай ук диссертациянең дини түгел, ә этнологик эчтәлектә булуын әйтә. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Минем докторлык диссертациям җәмәгатьчелек игътибар үзәгендә булуын теләмәс идем, әмма Силантьев провокациясенә бәйле кызганычка каршы ул шау-шу тудырды. Аны билгеләнгән көндә яклау булмаячак, ләкин ул Силантьев бәяләмәсе белән бәйле түгел. Диссертация шурасына Силантьевның тәнкыйть бәяләмәсе килүе дөрес. Аның гыйльми дәрәҗәсе бар һәм ул бәя бирергә хокуклы. Әмма яклауны имеш ул булдырмый калган дип массакүләм мәгълүмат чарасында чираттагы провокацияне таратуга аның бернинди хакы юк. Бу ислам һәм православие мөнәсәбәтләре арасында каршылык тудырырга мөмкин.

Силантьев диссертациядән аерым сүзләрне генә чукып алган

Диссертациядә барысы да фәнни нигезләнгән, анда бик тәртипле итеп төрле яклар ачыла һәм әйтергә кирәк, ул бөтенләй ислам, православиегә багышланмый. Ул – этнология темасына бәйле.

– Ни сәбәпле Силантьев сезнең фикерләр православларга нәфрәт уятырга мөмкин дип саный?

– Силантьев билгеле провокатор. Аның үз кандидатлык диссертациясе Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинга яла ягуга нигезләнгән.

Шунысы кызык, ничек Силантьев федераль массакүләм мәгълүмат чараларына үтеп керә ала. Ул дистәләрчә еллар федераль матбугатта Равил Гайнетдинны өстерү белән шөгыльләнә һәм аның артында кем торуы, моның ничек мөмкин булуы беркемне борчымый кебек.

Роман Силантьев
Роман Силантьев

Мин тарихчы буларак диннәр тарихын өйрәнәм. 1950-1960 елларда Мәскәү Җәмигъ мәчетенең элекке имамнары алмашынды. Бу нәкъ хәзер Силантьев кулланган юл белән эшләнде. Аларга яла агу, аларга каршы котырту алып барылды. Архив документлары ачык һәм аларны карарга була. Ул имамнар дәүләт торышына каршы чыгучылар да, инкыйлабый сүзләр яңгыратучылар да түгел, бары үз эшен башкаручылар булган. Әмма Силантьев кебекләрнең яла ягуы нәтиҗәсендә алар үз урыннарыннан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Бу ул чактагы Совет матбугаты аша эшләнде.

Силантьев һәм аны яклаучылар бүген нәкъ шул юлны куллана. Бу бит кешеләрне неврозга, төрле авыруларга китерә. Силантьев Гайнетдин һәм аның урынбасарлары, бертуган Әләүтдиновларга каршы алып барган өстерү сәясәте инде бөтен мөмкин булган чикләрне узды.

– Силантьев үзен ислам белгече дип әйтә.

– Аның ислам белгечлеге белеме бар мени? Этнология институты аспиратураснда бер тирәдәрәк укыдык. Ул фәнни хезмәтен бераз соңрак яклады. Аның ул хезмәте кандидатлык диссертациясенә тарта мени дип сорадым. Ул бит анда мөфтиләр шурасы һәм башка имамнарны төрле гөнаһларда гаепли. Ничек аны этнология институтына яклауга кертеп була, дип кызыксындым. Ул вакытта фәнни хезмәтне яклау шурасына бәйле булган шәхесләр: "Бу безнең дәрәҗәдә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Аның артында шундый зур кешеләр тора һәм алар бу эшне берничә телефон шалтыратуы белән хәл итә" диделәр.

Силантьев дистә елдан артык Равил Гайнетдин һәм аның урынбасарларына яла ягып килә

Чыннан да Силантьев чираттагы тапкыр яла ягу белән шөгыльләнгәндә мин аны хокук оешмаларына шикаять итәргә тырыштым. Миңа “Согуди күзләүчесе” дигән ярлыклар такты. Минем шикаятьтән соң аның белән сөйләшүләр уздырылды, әмма без аны бернинди җаваплылыкка тарта алмыйбыз, чөнки аның артында дәрәҗәле яклаучылары тора, диделәр.

– Сез диссертациянең билгеләнгән көнне якланудан алынуы Силантьевка бәйле түгел, дидегез. Алайса сәбәбе нәрсәдә?

– Диссертация яклаудан Силантьев бәяләмәсе кергәнче үк алынды. Бу техник сәбәпләрдән чыгып эшләнде. Аннары мин билгеләнгән вакытта яклауда була алмыйм. Хәзер дәваланам.

Дөресен генә әйткәндә, бу докторлык диссертацияне мактап күп сүзләр әйтелде. Шул ук Пиотровский, фән докторлары, танылган этнологлар уңай бәяләде. Шуңа Силантьев тудырган шау-шу милләтара мөнәсәбәткә чираттагы таш ату булып тора. Әгәр без “Ислам ут һәм кылыч ярдәмендә таратылган” дип язылган дәреслекне мәхкәмәгә бирә башласак?

Силантьев минем диссертациядән чукып чыгарган сүзләрдә дә шул ук хәл. Андагы сүзләрне тулаем бөтен бер җөмлә белән бергә карарга кирәк. Минем язганнарым барысы да дөрес. Бу хакта бик күп архив документларда язылган.

Гомумән, фәнни дисскусия мәгълүмат кырына бәреп чыгарга тиеш түгел дип саныйм. Бигрәк тә моны мөселманнарга яла ягучы провокаторлар кулланырга мөмкин.

– Фәнни хезмәт язганда академик иреклек була аладыр бит?

– Әлбәттә. Әмма фәнни дәрәҗәсе булган һәр кеше бәяләмә бирергә хокуклы. Әмма Силантьев барысын да аяктан башка аударган. Имеш докторлык диссертацияне яклауны ул өзгән.

Без мөселманнар, галимнәр ниндидер оппозиция булганын аңлыйбыз. Исламофоб лоббисы, каршы чыгучылар булганын беләбез. Әмма ниндидер кысалар, тәртипләр бар бит. Ә Силантьев югарыда яклаучылары булганда теләсә-нәрсә эшли ала булып чыга. Бу яклаучылар безнең катнашыбыз юк, бу Силантьевның шәхси фикере дип аклана. Әгәр патриархия рәсми рәвештә Силантьев ул христиан-мөселман низагы тудырырга теләүче, православ чиркәүгә бернинди катнашы булмаган шәхес дип әйтсә, иң яхшысы булачак. Үзара сөйләшкәндә аны шулай дип әйтәләр дә, әмма рәсми андый белдерү юк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG