Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге һәм Amnesty International Әхтәм Чийгозны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә


Әхтәм Чийгоз
Әхтәм Чийгоз

Европа берлеге Русияне Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны иреккә чыгаруны таләп итте. Моңа кадәр Amnesty International хокук яклау оешмасы да шундый белдерү белән чыккан иде.

Европа берлеге шулай ук Мәҗлес рәисенең тагын бер урынбасары Ильми Умеровны да иреккә чыгаруны таләп итә. Русиядә Кырымтатар мәҗлесенең экстремистик дип танылуын кырымтатарларның хокукларын бозу, дип саныйлар Брюссельдә.

Amnesty International оешмасының Украинадагы җитәкчесе Оксана Покальчук та Чийгозның ирегеннән мәхрүм итү кырымтатар җәмәгатьелегенә каршы Русиянең оккупацион көчләре тарафыннан оештырылган ялган җинаять һәм административ эшләрнең кульминациясе дип саный. Русия аннексиясенә каршы торган активистларны эзәрлекләүнең бер чагышылы бу, ди Покальчук.

11 сентябрь Акмәчеттә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны сигез ел колониягә хөкем итте.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG