Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:15

Бу көннәрдә Татарстанда драматург, режиссер, педагог Кәрим Тинчурин тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтә. 15 сентябрь Архангел зиратында драматург җирләнгән урынга чәчәкләр салына, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында драматургның бюстын ачу тантанасы, “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы көтелә.

Кәрим Тинчурин тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясе фәнни-гамәли конференция үткәрде, Милли музейда “Сүнмәс йолдыз” дигән күргәзмә эшли башлады. 15 сентябрь Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга (туганнар каберлеге) чәчәкләр салына, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында драматургның бюстын ачу тантанасы, “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы көтелә. Сүз уңаеннан, Заһидә Тинчурина васыятендә "Тинчуринга чәчәкләр китерәсегез килсә, минем каберемә салыгыз, чөнки аның кабере билгеле түгел" дигән сүзләр бар. Рабит Батулла бу васыятьне үтәп, Заһидә Тинчуринаның кабер ташына аның атасының исемен һәм ире Кәрим Тинчурин исемнәрен дә яздырган. Тик Тинчуринны искә алу чаралары исемлегендә Заһидә Тинчурина кабере ни сәбәпледер искә алынмаган.

Драматургның туган ягы Пенза өлкәсе белешмәлегендә Спас районының Таракановка авылын элекке татар-мишәр авылы дип билгеләгәннәр. Татар атамасы – Аккүл. Татар Шылдавычы авылы урта мәктәбе җитәкчесе Светлана Юшанова әйтүенчә, ул авыл инде юкка чыга баручылар рәтендә. “Медпункт бинасында бу авылда драматург Кәрим Тинчурин туган” дигән мәгълүмат тактасы гына бар. Клуб, мәктәп юк, шуңа күрә юбилей мөнәсәбәте илә чаралар безнең авылда үткәрелә. Укытучылар һәм авыл халкы, мәктәп укучылары белән музыкаль кичә әзерләдек, күргәзмәбез бар”, диде ул. Мәктәптә дәресләр рус телендә бара, уку йортының сайты да рус телендә.

Драматургка игътибар җитәрлекме? Аның мирасы ни хәлдә? Әле беркайда да басылмаган әсәрләре бармы? Бу хакта Азатлыкка язучы, җәмәгать эшлеклесе, Кәрим Тинчурин, Заһидә Тинчурина турында фәнни һәм әдәби әсәрләр иҗат иткән Рабит Батулла сөйләде.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

– Рабит абый, драматург Кәрим Тинчуринга Татарстанда, туган ягы Пенза өлкәсендә мөнәсәбәт нинди?

– Кәрим Тинчуринга карата Татарстанда мөнәсәбәт начар түгел. Аның исемендәге театр бар. Бу эш Заһидә апа Тинчурина исән чакта эшләнде. Аннан килеп, китаплары чыга тора, спектакльләре куела. Тинчурин пьесаларын куймаган театр, гомумән, юк. Тинчуринның иҗатын, биографиясен галимнәр өйрәнә. Бу – драматургка карата уңай мөнәсәбәт. Ләкин Заһидә апа да, әледән-әле, Тинчурин өстендә тагын болытлар куера түгелме соң, дип шикләнә иде. Алар гомер буена куркытылган җаннар иде бит инде.

Тинчурин исеме академия театрына бирелергә тиеш иде. Тинчурин, драматург буларак, әлбәттә Камалдан зуррак

Тинчурин исеме академия театрына бирелергә тиеш иде. Камал белән алар икесе ике биеклек. Тинчурин драматург буларак зуррак, әлбәттә. Бүген Камалның нинди әсәре куела? Бернәрсәсе дә куелмый диярлек. Ара-тирә генә куештыргалыйлар, чөнки театр Камал исемен йөртә. Ә Тинчурин әсәрләре даими бара. Академия театрының һәр сезоны “Зәңгәр шәл” белән ачыла. Бу бит Тинчуринга һәйкәл дигән сүз.

Ватанындагы мөнәсәбәт исә башкача. Бер яктан караганда Такташның да авылы беткән бит. Даһиларның авылларын кайгырту – үзе бер зур мәсьәлә. Тинчурин авылына кайтсак, ул Мордовиягә карый. Аларның бит үз хәле бик мөшкел. Кая ул Тинчурин турында кайгырту, аларның үз бәхетсезлеге баштан ашкан. Мордва теле бетеп бара, аларны милләт дип әйтеп булмый, алар халык, ә бәлки халыкчага ук әйләнгәннәрдер. Бар милләт, бар халык, бар халыкча, бар өер. Кайчандыр татар да милләт булган. Утызынчы елларга хәтле милләт иде татар. Хәзер ул - халык. Бәлки инде халыкчага таба бара торгандыр.

– Бу процессны ничек туктатырга соң?

– Бу – авыр, провокацион сорау. Мин рецепт бирүче түгел. Аның белән хөкүмәт шөгыльләнергә тиеш. Конституциядә бар халыклар да тигез хокуклы булырга тиеш дип язылган. Аның юлы шул бит инде. Канун үтәлмәгәч, нигә Конституциягә язылган соң? Иң башта җирле парламентларга, аннары Мәскәүгә, аннары халыкара мәхкәмәгә чыгарга кирәк. Яки баш күтәрергә кирәк. Баш күтәрү бездән була алмый. Мәйданга чыгардай шәхесләр Тинчуринның туган авылында да, Сыркыдыда да юк. Кайсы кая таралган, кайсылары урыслашкан. Аларда милли аң юк. Такташның авылында 70нче елларда ук татарча сөйләшмиләр, татар мәктәбе юк иде. Аларда түгел, үзебездә дә татар мәктәпләрен көчкә тотабыз. Соңгы елларда йөзләп мәктәп ябылды. Кем яба соң аларны? Монда демагогик юлга баралар.

1969 елны без Разил Вәлиев, Булат Сөләймановлар белән Әстерханга сәяхәт иттек. Шаулап торган татар мәктәбен рус мәктәбенә әйләндерүнең шаһиты булдык. Бер укытучы, коткарыгыз, чукыйлар безне, чукыйлар дип тыела алмыйча елады. Халык үзе теләде диделәр бит, дим. Бу – демагогия, ди. Килделәр дә, Русиядә түгел, Татарстанның үзендә дә татар югары уку йортлары юк, сез бары тик рус теле белән генә үсә аласыз дип кул күтәрттеләр. Бөтенесе риза булып кул күтәрде, ди. Имеш, халык үзе хәл итте. Бу бит – астыртын алып барылган эш. Мин, мәсәлән, татар мәктәбен тәмамладым. Атаклы шәхесләр Равил Шәрәфи, Ринат Таҗи, Әзһәр Шакиров, Илһам Шакиров, мәшһүр химик Вил Мирзаянов, сынчы Илдар Ханов һәм башка бик күпләр татарча белем алган кешеләр. Югалмадык бит.

Тиешле әлифбаңны да кабул итә алмагач, син нинди милләт инде?

Русия эчендәге халыклар урыслашырга мәҗбүр. Бу – хөкүмәтнең сәясәтеме, әллә аерым кешеләрнең сәясәтеме? Тиешле алфавитыңны да кабул итә алмагач, син нинди милләт инде? Милләт түгел, син –халык.

Әле соңгы елларда Татарстанга татар җитәкчеләре килде. Һәрвакыт читтән куялар иде. Читтән килгәннең бу җиргә йөрәге ятмый. Аңа план кирәк, табыш алырга кирәк. Шуңа күрә тора-бара Тинчурин кебек шәхесләрнең эзе дә калмавы бик мөмкин. Пенза өлкәсе Аккүл (Таракановка, Белоозерка) авылында Тинчуриннарның ике катлы йорты да сакланган иде. Хәзер ул нинди хәлдә – әйтә алмыйм. Ул авыл бетеп баручылар чутында, анда барысы да русча сөйләшә. Әле бит мәктәпләрне яшәтеп тә тел бетәргә мөмкин. Ә без мәктәпләрне ябабыз. Соңгы елларда шул рәвешле дистәләгән халык руслашты.

– Тинчурин нәселе вәкилләре татарлыгын җуймадымы?

Урыслашу шаукымы, кызганыч, Тинчурин нәселенә дә кагылды

– Заһидә апа белән Кәрим Тинчуриннарның үз балалары булмады. Бүген Тинчуриннарның туганнан туганнары, җәгәннәре (племянник) бар. Хәсән җәгәне безгә килеп тә киткән иде, ул мәрхүм инде. Аның Мәрьям исемле кызы бар иде. Ул кияүгә чыкмады, нәсел шулай төкәнде. Гайшә исемле җәгәне Петербурның Парголово бистәсендә яши, Заһидә апаны җирләгәндә кайтты. Алар да акрынлап төкәнә бара. Хәсән абый татарча бик яхшы белә иде. Мәрьям аңлый, сөйләшә алмый иде. Урыслашу шаукымы, кызганыч, бу нәселгә дә кагылды.

– Тинчуринның мирасы кайларда саклана?

– Шәхси әйберләре башлыча академия театрында. Кайбер фотолары, кулъязмалары миндә. Аларны миңа Заһидә апа тапшырды. Бу әйберләр Тинчурин театрына васыять ителгән иде, театр нишләптер кабул итмәде. Анда алтын сәгать кебек кыйммәтле әйберләр булганлыктан, академия театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров белән сөйләшеп, аларга тапшырдым. Тинчуринның алтын сәгать кебек шәхси әйберләре бик зур йөк булып тора иде. Башта аларны балдыз саклады. Аннан югалырлар дип куркып миңа тапшырды. Миндә кулъязмалары, кайбер фотолары, театраль бинокле бар әле. Аларын да акрынлап китапханәгә тапшыра барам. Болар - Тинчуринның эш бүлмәсендәге кәгазь кисәкләре.

Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар
Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар

Тинчурин театрында да бик матур музей оешты. Анда Тинчурин ядкәрләре дә куелса, ул тагын да баер иде. Әмма Тинчурин театры хәзер Камал театрыннан бу әйберләрне ала алмый. Юкса, Заһидә апаның васыяте бар, анда акка кара белән “Тинчурин театрына калдырам” дигән сүзләр язылган. Камал театры җитәкчелеге, бу әйберләрне театраль музейга тапшырачакбыз, ди икән.

– Кәрим Тинчуринның бүген дә басылмаган әсәрләре бармы?

– Бар, ләкин алар игътибарга лаек түгел. Мәсәлән, “Кызык ашчы, пешекче” дигән пьесасы. Мин аны Тинчурин театрына керттем. Бәлки нәрсә дә булса оештырырлар. Ләкин ул куелмады, хәзер бу әсәр бармы, юкка чыкканмы - анысы миңа билгеле түгел. Тагын ике пьесасы юбилее мөнәсәбәте илә җыентыкта басылып чыкты. Шулардан “Стан” дигән пьесасы бик буталчык, төрле вариантларда язылган. Заһидә апа аны "заказ буенча интегә-интегә язды, ләкин тәмамлый алмады", дип искә алган иде. Ул - советларны мактаган әсәр. Тинчурин үз-үзенә каршы килеп яза, шуңа күрә бу әсәрләр сәхнәләштерерлек булмагандыр. Аның шундый 3-4 пьесасы бар.

Тинчурин – иҗади буталыш кичергән кеше. Советларга каршы дип гаепләмәсеннәр өчен яза башлый да, талантын харап итә

Тинчурин – иҗади буталыш кичергән кеше. Советларга каршы дип гаепләмәсеннәр өчен яза башлый да, талантын харап итә. Ә бит бик көчле прозаик булып китә алган булыр иде. “Мәрҗәннәр” дигән тәмамланмаган әсәрен генә алыйк. Әсәрдәге Сөләйман шәкерт – ул үзе, Тинчурин бит инде.

– Заһидә апаны үзенә бик сирәкләрне генә якынайткан дип сөйлиләр. Сез ничек таныштыгыз, ул ничек кабул итте?

– 1983 елны журналист Рөстәм Акъегет Заһидә апаның телефонын бирде. Шуннан без танышып киттек, ул мине бик яхшы кабул итте. Өч еллап аны карап, тәрбияләп тордык. Хатыным белән балдызым өй җыештырганда, керләрен юганда Заһидә апа белән сөйләшә һәм әңгәмәләрне язып бара идем. Бу әңгәмә тулысы белән “Урыннары җәннәттә булсын” дигән китапта басылып чыкты. Аннан, шушы көндәлеккә таянып, “Җимерелгән бәхет” дигән пьеса яздым. Ләкин бу әсәр бер театрда да куелмады. Ул XX гасырдагы татар зыялыларының язмышы турындагы әсәр. Анда – Кәрим Тинчурин фаҗигасы, Заһидә апа фаҗигасы, гомумән, татар зыялыларының фаҗигасы чагыла.

Заһидә апа - һәйкәл куярлык шәхес. Үзе аша Тинчурин шәхесен таныткан, баеткан олуг зат

Ул кыенлыклар аша узса да Тинчурин фамилиясен алмаштырмаган хатын. Ә бит кайбер олпат шагыйрьләрнең хатыннары өсләрендә болытлар куергач, фамилияләрен алмаштырды. Зур гына шәхесебезнең хатыны кияүгә чыгып, исеменнән дә ваз кичте. Танылган бер артисткабызның ирен сатуы да билгеле. Хәтта бичара төрмәдән чыккач та, яңадан барып әләкләп төрмәгә тыгып башына җитте. Галимҗан Ибраһимовның ташлап киткән хатынын да беләбез. Соңыннан ул ирен мактап китаплар язып маташты. Заһидә исә - статский советник кызы, дворянка. Ул – тәрбияле, намуслы кеше. Андый кеше беркайчан да сатлык була алмый. Атаңның фамилиясендә Әхмәрова булып кал дип үгетләсәләр дә, кыссалар да, Тинчуринга хыянәт итмәде. Бу аның батырлыгы булмый ни булсын! Аннан соң, ул бит әле тентү вакытында аның кара чемоданын саклап кала. Бездә сакланган әйберләр шул чемоданда сакланып калган әйберләр ул. Мылтык, хәнҗәр, фотоаппаратлар барысы да юкка чыга. Хикмәт сәясәттә түгел, НКВДчыларның гаепсез кешеләрне талап баюында. Мәсәлән, Гомәр Галинең фатиры шәп. Хатынын да, үзен дә алып китәләр дә, фатирга НКВД кешеләре кереп утыра. Шундый заманда вөҗданыңны пычратмау җиңел эш булмагандыр. Заһидә апа - һәйкәл куярлык шәхес. Үзе аша Тинчурин шәхесен таныткан, баеткан олуг зат.

– “Зәңгәр шәл” спектакле театрда 1926 елдан бирле бара. Аның озын гомерле булуының, сәхнәдә әлеге көнгәчә баруының сере нәрсәдә икән?

– “Зәңгәр шәл” – халык язмышын хәл иткәнгә күрә сәхнәдән төшми. Гомумән алганда, рекордсмен спектакльләр берничә: Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ы, аны куймаган театр юк; Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз”е, ”Әлдермештән Әлмәндәр”е, Шәриф Хәсәеновның “Әни килде”, Батулланың “Кичер мине, әнкәй” әсәре.

“Зәңгәр шәл” – татар театры дөньясының феномены. Ел саен куела, әлбәттә, элеккеләренә караганда кайтышрак куела. Чөнки уңышлы чыккан әсәрне онытып булмый. Ә бәлки без караган куелышны күрмәгән буынга бүгенге куелыш классикадыр.

"Зәңгәр шәл"нең 1956 елгы буклеты
"Зәңгәр шәл"нең 1956 елгы буклеты

Миндә 1956 елгы “Зәңгәр шәл”нең буклеты саклана. Бу – спектакльнең Тинчурин исеме аклангач сәхнәгә яңадан кайтуы. Халык ташкын булып агыла, елый-елый, көлә-көлә карый. Качкыннар күренешендә Илһам Шакиров качкын булып чыга һәм имән баганага сөялеп “Кара урман”ны җырлый. Ул мизгелләрне онытырлыкмыни? Тинчуринның кайтуы һәм Илһамның җырлавы “Зәңгәр шәл”не олы вакыйгага әйләндерде. Ул вакытта “Зәңгәр шәл” утыз көн буе аншлаг белән барды.

Ни өчен бу спектакль озын гомерле, театр һәр сезонын шушы әсәр белән ача соң? Монда беренчедән, татар халкының йолалары, җырлары, биюләре ачык чагыла. Сәйдәш халык бәгырендәге музыканы эшкәртеп сәхнәгә алып менә һәм тетрәндергеч музыкаль әсәр барлыкка килә. Халык үзенчә концерт та карый, борынгы тормышны да күзеннән кичсерә. Икенчедән, социаль хәлләр күтәрелә. Байлар белән ярлыларның бәрелеше, халыкның иреккә омтылышы. Ут төрткән дә, таулар арасына качкан. Бу – бунт түгел, азатлык өчен көрәшү. Татарның гына түгел, бик күп халыкларның көрәше. Качкыннар пәрдәсен искә төшерегез, анда нинди генә халык юк. Чуашы да, рус, хәтта тора бара кавказ биюләре дә кереп китте.

Тинчуринны заманында бу әсәрдә диннән көлгән дип гаепләүчеләр дә булды. Диннән көлмәгән ул, динне мыскыл иткән, динне үз максатларында файдаланган ишаннардан көлгән. Менә шундый адәмнәр аркасында шушы хәлгә калдык, дип әйткән. Тукай заманында надан ишаннарны сурәтләмәгәнмени? Хәер, Тукайны да динне сүккән дип гаепләргә маташтылар. Ләкин бу гаепләр буш куык кебек берәм-берәм юкка чыкты. Чөнки нигезсез иде.

“Зәңгәр шәл”не тирәнтен аңлап Минзәлә театрында режиссер Фаил Ибраһимов куйды. Ул куелыш символларга бай иде. Мәсәлән, бер күренештә атлы казаклар, ягъни карательләр отряды үткәндә, яшьләр күпер астына качты да, сөлгеле колгалар сөңгеләргә әйләнеп калды. Димәк, халык баш күтәрүгә өлгереп килә. “Зәңгәр шәл” әнә шундый киңкырлы әсәр ул.

Белешмә: Кәрим Тинчурин – актер, режиссер, драматург, педагог һәм оештыручы, татар театры тарихында зур урын алып торучы бөек шәхес.

Кәрим Тинчурин (1887-1938)
Кәрим Тинчурин (1887-1938)

Ул 1987 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының Аккүл (Таракановка) авылында туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, 1900 елда ул Казанга килә, соңрак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә кабул ителә, биредә ул 6 ел укый һәм үзлегеннән белем ала. 1906 елда мәдрәсәдәге эчке тәртипләргә каршы ризасызлык белдереп, җитәкчелек белән низагка керә һәм протест йөзеннән 87 иптәше белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга. Күрәсең, шушы вакыйгаларга нигезләнеп, 1906 ел ул үзенең беренче әсәрен – “Моназара” комедиясен яза.

1910 елда Кәрим Тинчурин “Сәйяр” труппасына актер итеп кабул ителә, 1918 елда труппа җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның "Йосыф-Зөләйха", "Сакла, шартламасын!", "Американ" һәм "Җилкәнсезләр" пьесалары, композитор С.Сәйдәшев белән берлектә иҗат ителгән "Зәңгәр шәл", “Ил”, "Кандыр буе", "Казан сөлгесе" һәм башка әсәрләре бар.

Кәрим Тинчурин хикәя остасы да. Ул 9 новелладан торган "Мәрҗәннәр" автобиографик повесте һәм күп санлы хикәяләр авторы.

1926 елда Кәрим Тинчуринга “ТАССРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. 1934 елда ул Язучылар берлегенә кабул ителә. Әдип әдәбият һәм җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Әмма 1937 елның 17 сентябрендә, үзенең 50 яшьлек юбилееннан соң икенче көнне, К.Тинчурин кулга алына. Ул гаепләү таләп иткән пунктларны имзалаудан баш тарта һәм берәүгә дә яла якмый. Шуңа күрә аны, шул чорның күп кенә корбаннарын кебек, милләтчелектә, советка каршы актив эшчәнлектә гаеплиләр, япон агенты дип атыйлар һәм 1938 елның 15 ноябрендә НКВД "өчлеге" карары белән атып үтерәләр. 1956 елда ул тулысынча аклана.

1988 елда драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Кәрим Тинчурин – татар театрының күренекле әһеле, милли театрга нигез салучыларның берсе.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG