Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның 142 иле БМО реформасын хуплады


Антониу Гуттериш һәм Дональд Трамп
Антониу Гуттериш һәм Дональд Трамп

Дөньяның 142 иле, шул исәптән АКШ, Британия, Германия һәм Япония, Берләшкән милләтләр оешмасын реформалауны хупларга килеште.

Бу хакта БМО каршындагы Америка дипломатик миссиясе сайтында чыккан рәсми белдерүдә хәбәр ителә.

Декларацияне имзалаган дәүләтләр БМО баш секретаре Антониу Гуттериштан реформа процессын җитәкләүне сораган. 10 пункттан торган документа, аерым алганда, оешманың әгъзалары булып торган илләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм БМОдагы хезмәткәрләр сәясәтен оптимальләштерү кирәклеге турында әйтелә.

Русия БМОны үзгәртеп кору процессында катнашудан баш тартты. Бу хакта дүшәмбе Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий белдергән иде.

Сишәмбе Нью-Йоркта БМОның Гомум җыены фикер алышулары башлана. Анда 130дан артык дәүләт катнаша. Беренче тапкыр биредә АКШ президенты Дональд Трамп чыгыш ясарга җыена. Үз чыгышында ул Төньяк Корея, халыкара террорчылык һәм Иранның атом-төш килешүләре мәсьәләләрен күтәрер, дип көтелә.

Элегрәк Трамп БМОның үсешенә бюрократия, нәтиҗәсез җитәкчелек, зур финанс чыгымнары һәм хезмәткәрләрнең артык күп булуы киртә булып тора, дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG