Берлинда узачак форум эшчәнлегендә 14 илдән 80 вәкил катнашыр дип көтелә – Нидерланд, Австрия, Германия, АКШ, Романия, Финляндия, Эстония, Латвия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Мәскәүдән татар яшьләре булачак. Иң зур делегация Татарстаннан – 20дән артык кеше.
Форум вакытында белем бирү лекцияләре дә, мәдәни чаралар да уздыру каралган. Татарлар һәм Европа мөселман җәмгыятьләренең тарихы, Европа татарлары тарихы турында лекцияләр уздыралачак. "Европа татар яшьләре проектлары: нәрсә бар һәм нәрсә кирәк?" дигән стратегик сессия да каралган.
Җыенның максаты – Европа илләрендә эшләгән татар яшьләре оешмаларының үзара танышуы
Германиянең "Аргамак" татар яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Ямбаев Азатлыкка: "Җыенның максаты – Европа илләрендә эшләгән татар яшьләре оешмаларының үзара танышуы. Берничә ел елек башланган процесс бүгенге көндә сүрелеп бара. Шуңа яңа җан өреп, яңа максатлар куеп хәрәкәт итәргә кирәк. Форумда катнашучылар Европа шартларында татар телен һәм мәдәниятен саклап калу юллары, телне өйрәнүдә булган кыенлыклар турында да фикер алышачак. Европа, Русия һәм Татарстанда эшләүче татар яшьләр оешмалары җитәкчеләренең очрашуы да планга кертелгән", диде ул.
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, Берлиндагы форум вакытында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга кагылышлы җитди сөйләшү дә булачак. Фәйзрахманов әйтүенчә, мондый үтенеч белән аңа Европа яшьләре үзләре мөрәҗәгать иткән.
Берлиндагы форум чыгымнарын җыенда катнашучылар үзләре күтәрә. Җыенның төп чаралары узган залны арендалау чыгымын Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каплый.
Мәдәни чаралар кысаларында Европа татар яшьләренә Казанда зур уңыш белән үткән "Әлиф" спектакленең видеосы күрсәтеләчәк. Альтернатив татар музыкасы концертында Иттифак һәм Рәдиф Кашапов чыгыш ясаячак. Берлинда шулай ук Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина Эльмир Низамов катнашуында концерт оештыралачак.
Форумны оештыручылар – Дөнья татар яшьләре форумы, Дөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германия татар яшьләренең "Аргамак" берләшмәсе. Чарага Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәм күрсәтә.
Европа татар яшьләре җыены тарихта өченче тапкыр уза. Беренче форум 2012 елда Ригада оештырылды. 2013 нче елда форум Эстониядә узды.