Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Зубаревич: "Вазгыять катлаулы. Татарстан активларын саклап калырга кирәк"


Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Русия төбәкләрендә икътисад торышы белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, илдәге бандит икътисады хөкем сөргән шартларда Татарстанга үз активларын саклап калу өчен көрәшергә кирәк.

Русия федерациясенең федерализм принциплары сүздә генә кала. Төбәкләрнең мөстәкыйльлеге, активлары өчен көрәш кыенлашканнан кыенлаша. Татарстанга да басым арта. Әлегә республиканың Татнефть, ТАНЕКО, Казаноргсинтез һәм табыш китерә торган башка эре ширкәтләре бар. Әмма майлы калҗа кызыктыра. Республика җитәкчелеге активлар өчен көрәшәчәкме? Бу вазгыятьтә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нишләргә тиеш? Азатлык узган атнада Казанда булып килгән белгеч Наталья Зубаревич белән сөйләште.

– Наталья Васильевна, Татарстанда бер елга якын банк кризисы дәвам итә. Моның сәбәпләре нидә?

Бу – Русиядәге хосусый банкларның гомум кризисы

– Бу Татарстан проблемы түгел. Бөтен гаепне Татарстаннан эзләргә кирәкми. Әллә гел Татарстанда гына банклар бөлгенлеккә төшәме? "Югра", "Открытие", "Бин Банк" – берсенең дә Татарстанга кагылышы юк, әмма алар да ярык тагарак белән калды. Бу – Русиядәге хосусый банкларның гомум кризисы. "Ак Барс" банкка да бу кагылырмы – әйтә алмыйм. Яшәп карыйк, күз күрер. Хосусый банкларга Русиянең әлеге икътсади шартларда яшәү, акча эшләү авыр.

Русиядә үз банклары булган төбәкләр аз. Татарстан, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгесе, көчле төбәкләр буларак, үз банк системнарын булдырып эш итте. Башкалар инде күптән колак какты. Аларга федераль банклар кереп кунаклады. Бу икътисади һәм банк кризисы төбәкләрдәге сакланып калган соңгы банкларга да ясин чыгара, аларны үтереп бара.

– Үз банклары юкка чыкса, Татарстанны ни көтә?

– Мин күрәзәче түгел. Алдан ни буласын әйтә алмыйм. Факт, конкрет очрак булсын, карыйк, аннары инде ниндидер нәтиҗә ясап булачак.

– Владимир Путин сөйләгән hәм Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырырга тырышкан цифрлы икьтисадның киләчәге бармы?Чикләүләрдән качарга мөмкинлек биргән блокчейннар системын тормышка ашыру сынавы Татарстанда булачак дип уйларга нигез бармы?

Татарстанга булган федераль ярдәм күләме азайды

– Цифрлы икътисад хакында Путин да, Миңнеханов та сөйли. Телиләр икән, сөйләсеннәр. Татарстанның Иннополис, Смарт Сити проектлары бар. Республика югары технологияле проектларга ачка ала алса, хуп, яхшы. Әмма аңа бүленгән акча күп булмас. Татарстанга булган федераль ярдәм күләме азайды. Бу федераль бюджет дефицитының үсүе белән бәйле.

– Ягъни табышның яртысы Татарстанга, икенче яртысы федераль бюджетка күчүен таләп итү, сорау инде урынсызмы?

– Русиядә федераль кануннар бар, Татарстан аңа буйсынып яши. Физик затларның керем салымы, өстәмә кыйммәт салымнары федераль бюджетка күчә, керемнән салым исә төбәк бюджетында кала. Татарстан белән федераль үзәк арасында һәрвакыт 50/50 булды. Татарстанда салымнарның өлеше күбрәк тә кала әле. Татарстан файдалы казылмалар табышына салымга зур һәм күп төрле ташламаларга ия. Шуңа да керем салымы югарырак, ә ул Татарстан бюджетына керә. Федераль кануннар нигезендә Татарстанда 20 процентлы керем салымы җыелы, өч процент федераль бюджетка китә, калган 17 процент республика бюджетына кала. Бу рәвешле эш итү барлык төбәкләргә дә кагыла.

– Ничек уйлыйсыз, Татарстанның икътисади моделе башка төбәкләргә дә туры киләме?

Татарстан – үзенең нефть чыгаручы компаниясен саклап калган соңгы төбәк

– Татарстан фәкыйрь төбәк түгел, аның күләмле салым нигезе бар. Бу – беренчесе. Икенчедән, озак еллар дәвамында Татарстан федераль бюджет белән мөнәсәбәттә аерым өстенлекләргә ия булды. Бүген болар юк, бетте. Моңа кадәр меңъеллык, универсиада кебек проектлар федераль акча хисабына уздырылды. Өченчедән, Татарстан – үзенең нефть чыгаручы ширкәтен саклап калган соңгы төбәк.

"Татнефть" Татарстан милеге булып сакланып калды, салымнарны Татарстанга түли. Ул да файдалы казылмалар табышына зур ташламаларга ия. Бу яктан Татарстан уникаль. Башка төбәкләр үз нефть, газ ширкәтләреннән колак какты, аларны федераль компанияләр йотты. Татартан – көндәшлеккә сәләтле төбәк. Миллионнан артык кеше яшәгән башкаласы Казан бар. Татарстан үзе акча таба. Республика озак еллар дәвамында федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәттә булды. Бүген вазгыять үзгәрде. Артабан ни булачагын күзәтербез.

– "Роснефть"нең аппететиты зур. Татнефтьне кулга алачакмы?

– Тагын бер тапкыр кабатлыйм, мин фаразлау белән шөгыльләнмим. Әмма практика шуны күрсәтә: төбәкнең ресурс чыганаклары бар икән, башка уенчылар, гадәттә, аларны үзләшетерергә тырыша. Русиядә бандит капитализмы хөкем сөргәнен онытмыйк.

– Бу катлаулы шартларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка нишләргә киңәш итәр идегез?

– Аңа әлеге вакытта бик авыр. Заманалар катлаулы. Керем нигезе тарая. Келәм астында көрәш, сугыш көчәя. Татарстанга акыллы сәясәт алып барырга туры киләчәк. Риск зур. Миңнеханов булдыра алырмы – белмим. Әмма заманалар авырлашты, анысы дөрес.

Керемнәр кими, бу шарталарда милек өчен көрәш башлана. Татарстан хакимиятенә бик авыр булачак. Мәсьәләне гади генә хәл итү юллары юк. Татарстан белән Русия арасында сатулашу, килешү булачак. Русиядә сайлаулар көтелә, аңа әзерлек инде бара, сатулашуның булмавы мөмкин түгел.

– Русия төбәкләрендә тагын губернаторларны алмаштыру процессы башланды. Аның җиле Миңнехановка кагылырга мөмкинме?

– Кагылмас дип өметләнәм. Татарстан бер чиертү белән генә карар чыгарып республика җитәкчелеген эшеннән алырга мөмкин булган төбәк түгел. Бу – Миңтимер Шәймиевнең дә мирасы. Аңа рәхмәт әйтәсе.

– Татарстан аерым мөнәсәбәтләргә ия булды дидегез. Русия шартнамәне имзаламавын аңлатты. Сез дә бу мәсьәләне күзәткәнсездер. Сезнең фикерегез нинди?

Хәзер салым керемнәрен якларга, сакларга кирәк

– Бу – тарихта кала торган эш форматы. Шартанә – 1990нчы еллар "һәйкәле". Өметләнәсе юк. Халык алдында күрсәтерлек бер өстенлек кенә. Әмма ул буш, ни бирә ул? Башкача бу рәвешле эш итмәячәкләр. Хәзер салым керемнәрен якларга, сакларга кирәк. Ничек тә булса федераллар белән мөнәсәбәтләр корырга туры киләчәк. Әмма бу ачыктан-ачык эш итү булмас. Имеш, без бәйсез, безнең менә мондый символлар, килешүебез бар дип утыру вакыты инде узган, поезд инде китте. Вазгыять үзгәрде. Активларны саклап калу – төп максат. Имеш, без суверенлы дигән өчен көрәшкә вакыт уздырасы түгел. Үтте, бетте, шуның белән вәссалләм.

– Шулай да, федерализм принциплары кайтуга ниндидер сәбәпләр бармы?

Мин – хуҗа, син – буйсынучы дип идарә итү системы булганда федерализм була алмый

– Күз күрер дигәндәй, әмма, кызганыч ки, аның кайтуына бернинди дә нигез юк... Русиядә бернинди дә федерализм принциплары юк. Үзәкләштерү һәм үзәкләштерүдән читләшү генә бар. Федераль үзәк көчсезләнә икән, төбәкләр үзенә тартып алырга тели. Федералим нигезендә килешү, компромисс эзләү, уртак фикергә килү принциплары ята. Русиядә компромис табу принциплары гамәлгә керә башлагач, килешү, сөйләшүгә корылса, федерализм урнашачак. Әлеге вакытта көчлесе җиңә һәм барысына да ия булу күренеше. Мин – хуҗа, син – буйсынучы дип идарә итү системы булганда федерализм турында уйлау хыялга тиң.

– Бюджет федерализмы да, сәяси федерализмы да юк, ә җирле элиталарга бераз урлашу мөмкинлеге бирә торган унитар дәүләт кенә калды дип әйтә алабызмы?

– Һич тә килешмим. Төбәк элиталары бераз урлаша гына түгел, ә нәрсә дә булса эшли дә. Кайбер төбәкләрдә күп нәрсәләр эшләнә. Икенчедән, сәяси яктан бу һич тә федерация түгел, бюджет мөнәсәбәтләре ягыннан да бернинди федерация юк, әмма төбәк хакимиятләренә акчаны ничек тоту мәсьәләсендә беркадәр ирек бирелгән. Әлбәттә, бу акчаларның күпме булуына бәйле, байрак төбәкләрдә акча тоту төрлеләндерелә, ярлыларында алай ук түгел. Шулай да төбәк хакимиятләренең конкрет идарә мәсьәләләрендә вәкаләтләре бар. Әмма гомумән алганда, илнең тулы дизайнында бернинди дә федераль мөнәсәбәтләр юк, монысы турында сезнең белән бәхәсләшә алмыйм.

– Ул унитар дәүләт, димәк?

– Унитар дәүләт, әмма төбәкләр эчендә күпмедер дәрәҗәдә ирек бар әле. Төбәкләр үз таләпләре белән тавыш күтәрә алмый, бу очракта "таләп" сүзен кулланып та булмый, төбәкләр үз мәнфәгатьләрен үзәк белән килештерә алмый, төбәкләр бары сораучы гына була ала. Ә федерациядә бит тигезрәк хокуклы мөнәсәбәтләр булырга тиеш.

– Кырымны асрау Русиягә күпменә төшә?

Федераль бюджеттан иң зур трансфертлар Кырым белән Акъярга китә

– Тулысынча исәпләп чыгару мөмкин түгел. Акча Кырым һәм Акъяр (Севастополь) бюджетлары аша да, федераль министрлыклар һәм идарәләр бюджетлары, Росавтодор, Пенсия фонды һәм башкалар аша да китә. Шуңа күрә, тулысын исәпләп булмый. Әмма хәзер федераль бюджеттан иң зур трансфертлар Кырым белән Акъярга китә. Алар икесе бергә Чечняне дә, Дагыстанны да узып китә. Хәзер федераль бюджеттан Кырым белән Акъярны асрарга акча тоту артканнан арта бара. Өстәвенә инвестицияләр дә артты. Бу инвестицияләрнең 70-80 проценты төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан алына, беренче чиратта федераль бюджеттан һәм зур трансфертлар алучы субъектлар бюджетларыннан.

Өченчедән, монысы минем өчен зур яңалык булды, Кырым республикасына каядыр, ничектер төрле структураларны бәйләп куйганнар һәм алар Кырым бюджетына керем китерә. Чөнки 2017 елның беренче яртыеллыгында керем салымыннан бюджетка акча килү биш тапкыр арткан – бу һич тә мөмкин хәл түгел. Димәк ниндидер структураларны юридик яктан Кырымга бәйләп куйганнар. Нинди структуралар икәнен белә алмыйм, ә беләсе килә. Шуңа күрә Кырым әле озак еллар буена зур дотацияләр алып торучы төбәк булачак. Кырымга инвестицияләр бюджеттан биреләчәк, ягъни бу башка төбәкләргә бирелергә мөмкин инвестицияләрне киметү хисабына башкарылачак.

– Төбәкләрдә хәлләр мөшкелләнә барганда Мәскәү урамнарына мәрмәр, гранит җәяләр. Мәскәүнең төбәкләрдәге акчаны суыруы шулай дәвам итәчәкме, әллә кризиз мэр Сергей Собянинның аппетитын бераз басырмы?

– Акчаны Собянин суырмый, ә салым түләү системы шулай корылган ки, керем салымнарының иң зур өлеше нәкъ менә Мәскәүгә китә. 2017 елның беренче яртысында Русиянең барлык төбәкләрендәге керем салымыннан җыелган барлык акчаның 28 проценты Мәскәү шәһәренә туры килгән. "Газпромнефть"тән кала барлык иң зур ширкәтләрнең идарәләре Мәскәүдә теркәлгән. Хакимияттә генә түгел, бизнеста да вертикаль систем корылу сәбәпле, керемнәрнең бик зур өлеше Мәскәүдә туплана. Шуңа күрә, моның сәбәбе Собянин түгел, ә Русиядәге бюджет мөнәсәбәтләре системы.

Әлегә ул акча бик мулдан тотыла. Бюджетның 11 процентын шәһәрне яхшыртуга тоталар – бу феноменаль хәл. Бар Русиядә мондый яхшыртуга тотылган акчаларның 66 проценты, өчтән икесе Мәскәүгә туры килә – бу ниндидер фантастика. Шәһәрне яхшырту мәңге дәвам итә алмый, әмма аңа алмашка реновация процессы, йортларны алыштыру килә. Хәзерге бюджет системы исәбенә Мәскәүдә шул кадәр ача тупланганда зур проектлар чорын тәмамлау мөмкин түгел, ул акчаларны туздырырга кирәк, туздырмасаң, башкача бүләчәкләр, тартып алачаклар. Русиядә хакимият шулай корылган.

– Сез узган атнада Казанда булдыгыз. Нинди үзгәрешләр күрдегез? Казан, Татарстанның нинди потенциалы бар?

– Соңгы тапкыр Казанда 3-4 ел элек булган идем. Шуннаң соң узган чорда шәһәр яңарган, акча юкка тотылмаганы күренә. Төрле проектларны сәбәп итеп федераль үзәктән акча алуга минем караш тискәре. Әмма Казан очрагында аның никадәр файдага булганы уч төбендә күренеп ята. Федераль үзәктән акчаны алу Казанның яңарышына уңай тәэсир иткәнен танырга мәҗбүрмен. Ул – заманча шәһәр, анда булу рәхәт, һәм яшәү дә, бәлки, уңайлыдыр. Шәһәрдә матур, ачык йөзле, адекват кешеләр бик күп.

Казан урамнарында, Бауманда татарча сөйләшүчеләр шактый. Кешеләр үзара туган телдә аралаша

Икетеллелек бар һәм ул бик матур күренә. Казан урамнарында, шул исәптән Бауманда татарча сөйләшүчеләр шактый. Кешеләр үзара татарча аралаша. Туристлар бар. Инглиз телендә аралашу колакка керә. Казанга килүчеләр күп, бу очкычларның тулы булуыннан да күренә. Яшәүчеләр саны миллионнан арткан мегаполисларның үзем төзегән рейтингы бар. Казан – ул исемлектә лидерларның берсе.

Татарстанның ничек үсүе Русиягә бәйле. Аны Русиядән аерым карап булмый. Русияне ни көтәчәген, нинди икътисади вазгыять булуын белми торып, берни әйтеп булмый. Аның үсеш динамикасын карарга, күзәтергә кирәк. Баш өстендә бер зур кирпеч ята икән, Татарстан никадәр тырышса да, ул ташны этеп төшереп үзенчә яши башлый алмый.

* * * *

Наталья Зубаревич (1954 елда туган) – икътисади география галимәсе, төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше, социаль һәм сәяси география белгече, география фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университетының география факультетында Русиянең икътисади һәм социаль география кафедрасы профессоры.

XS
SM
MD
LG