Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европада телләрне саклау тәҗрибәсе Татарстанга үрнәк була ала"


Европа татар яшьләре форумында катнашучыларның бер өлеше Берлинда Бранденбург капкасы төбендә
Европа татар яшьләре форумында катнашучыларның бер өлеше Берлинда Бранденбург капкасы төбендә

"Европа форумында яшьләрнең татар телен яклап мөрәҗәгать кабул итүе – яхшы нәтиҗә", дип белдерә чарада катнашкан активистлар. Алар Европаның милли телләрне саклау, укыту һәм үстерү тәҗрибәсен Татарстанга кертү ягында.

29-30 сентябрь Германия башкаласы Берлин шәһәрендә Европа татар яшьләренең III форумы узды. 14 илдән 50ләп вәкил катнашкан чара ахырында нотык (резолюция) кабул ителде. Анда "Хәзерге заманда икеттеллелек, күптеллелек – халыкара норма. Татарстанның бу юл буенча баруын хуплыйбыз. Европа татар яшьләре исеменнән Татарстан президентына, татар телен үстерүне сорап, хат әзерлибез" дигән юллар да бар.

Форум барышында татар телен саклауга карата берәр документ кабул ителерме-юкмы дип борчылган делегатлар да булды. Кайберәүләр авызыннан: "Без ниндидер җитди белдерүләр ясарга җыенмыйбыз, аның барыбер файдасы булмаячак" дигән сүзләр дә яңгырады.

"Телебезне яклау – демократик рәвештә үз карашыбызны белдерү"

Форум делегаты, тумышы белән Татарстаннан, бүген французларның нефть-газ табу Total ширкәтенең Берлин шәһәрендәге вәкиллегендә финанс бүлегендә җитәкче булып эшләүче Наилә Мазһарова яшьләр үз форумнары һәм чаралары вакытында татар телен саклау өчен җитди белдерүләр ясап торырга тиеш дигән карашта.

Наилә Мазһарова
Наилә Мазһарова

"Тел мәсьәләсе – сәяси проблем. Татар телен саклап калу өчен иң беренче чиратта Мәскәү белән диалог алып бару кирәк. Катгый карарлар Мәскәүдә, федераль үзәктә кабул ителә, әнә шуңа күрә сәяси яссылыкта бик нык эшләү кирәк. Без яшьләр Берлинга җыелганбыз икән, татар буларак үзебезнең позицияне белдерә һәм исбатлый алабыз. Форумда татар телен яклап мөрәҗәгать кабул итү – ул яхшы нәтиҗә. Бу безнең демократик рәвештә үз карашыбызны белдерү булып тора. Мин яшьләрнең һәр мөрәҗәгате дә бик кыйммәтле дип уйлыйм. Һәр мөрәҗәгать тә каядыр барып җитә һәм аны укыйлар, нәтиҗәсе дә булыр", ди Мазһарова.

Наилә фикеренчә, ана телен яхшы белгән кешенең генә дөньяга карашы киң, башка телләрне өйрәнүгә сәләте була, башы да яхшырак эшли. Ул үз эшендә уңышка ирештем дип исәпли. Бу уңышның башында ана телен яхшы белү дә нигез булып тора дип әйтә.

Ана телен белү кешенең баш мие эшчәнлеген яхшырта

"Күп телләрне белүем тормышымда бик нык булышты. Мин барлык фәннәрне татарча укып татар мәктәбен бетердем. Казан университетына русча имтихан биреп кердем. Аннан соң Германиягә укырга киттем. Анда бөтен имтаханнарны да алман телендә бирергә туры килде. Икетеллелек, ягъни татар һәм рус телләрен белүем миңа башка телләрне дә тиз генә өйрәнергә булышты. Ана телен белү кешенең баш мие эшчәнлеген яхшырта", ди Наилә.

Наилә үзенең татарча сөйләшкәндә татарча, алманча сөйләшкәндә алманча, инглизчә сөйләшкәндә инглизчә уйлавын әйтә. Хәтта төшләрне дә йә алманча, йә инглизчә күрә икән ул. "Шундый булуымда татар теленең дә файдасы бик зур", ди. Мазһарованы бигрәк тә Европада милли телләрне саклау тәҗрибәсе сокландыра.

"Саксониядә сорблар яши. Алар азчылыкта, Каменц – мәдәни башкалалары булып тора. Алар Баутцен тирәләрендә яши. Бу калаларга барсаң, урам исемнәренең барсының ике телдә булуын күрәсең. Бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр алар. Ана телләре мәктәпләрендә укытыла. Германиядә милли азчылыкларга бөтен мөмкинлекләр тудырылганлыкның бер ачык мисалы бу", ди Наилә.

"Дәүләт хезмәтендәгеләр һичшиксез фламанд​ча да белергә тиеш"

Татарстан егете Габделгани Вәлиев Бельгия башкаласы Брюссельдән ерак булмаган Намюр шәһәрендә бер елга якын белем ала. Бу илдәге азчылыклар һәм дәүләт телләренә карата булган вазгыять белән дә кызыксына һәм уңай бәяли.

Габделгани Вәлиев
Габделгани Вәлиев

"Намюр каласы – француз теллеләр күпчелектә булган Валония башкаласы. Бельгиядә яшәүчеләр фламанд телендә дә аралаша. Бу телнең дә үзенең шиваләре бар. 1960 елга кадәр фламанд теле рәсми булмаган. Хәтта сөйләшергә дә тартынганнар. Фламандча сөйләшүчеләрне авылча дип тә түбәнсеткәннәр. Аннан үзаңнары күтәрелеп, телләрен үстерә башлаганнар.

Брюссельгә кергәндә фламанд теленең мәҗбүри икәнлеген шунда ук тоеп аласың

Хәзер фламанд теле автобуста, транспортта, радио-телевидениедә бар. Элек-электән Брюссельнең үзендә дә фламанд телендә сөйләшкәннәр. Әмма француз теленең абруе югары булган һәм Брюссельдән кысрыкланган. Хәзер хакыйкатьне кире кайтарырга омтылалар. Рәсми ике тел булса да, күпләр фламандча белми. Аңа да карамастан бөтен язулар һәм элмә такталар ике телдә язылган. Поездда Брюссель җирләренә килеп кергәндә фламанд теленең мәҗбүри икәнлеген шунда ук тоеп аласың. Әгәр кеше дәүләт хезмәтендә эшләргә теләсә, мисал өчен полициядә, ул һичшиксез фламандча да сөйләшергә тиеш", ди Вәлиев.

Габделганине кечкенә генә Эйпен шәһәрендә яшәүчеләрнең барсының да алман телендә рәхәтләнеп сөйләшүләре сокландыра. Ә аны иң борчыганы – рус телле мәгълүмат чараларында Татарстанда татар телен дә белүнең кирәклеген дәлилләгән язмалар, чыгышлар булмау.

Русларның бөтенесе дә шовинист түгел

"Татар теленең тормышта кирәклеген дәлилли алмыйбыз. Татар кешесе дәлилләү өчен сүз дә таба алмый. Әгәр син Каталониягә барып, һәр каталаннан нигә сезнең телегезне белергә кирәк дип сорасаң, аларның инде әйтеп бирергә сүзләре әзер. Газет-журналлар, радио-телевидение аша тыңлап, мәгълүмат алып башларына сеңдереп куйганнар. Без хәзер: "Әйдәгез, зинһар өйрәнегез, дәүләт теле бит", дигән сүзләрдән ерак китә алмыйбыз. Каталаннар исә үз телләренең кирәклеге турында шунда ук бәхәсләшә, аргументлар китерә башлый.

Русларның бөтенесе дә шовинист түгел. Алар үз дөньялары белән яши һәм берьяклы гына фикерләр ишетә. Логик яктан саллырак икенче бер фикерне дә аларга ишеттерсәң, нәтиҗәсе булачак. Безнең карашның ничек икәнен дә аңлаячаклар. Руслар караган телеканаллар, алар укыган интернет сайтлар аша даими дәлилләп, аңлатып тору кирәк", ди Вәлиев.

Габделгани Европа яшьләрне татар телен саклау идеяләре белән һәрвакыт алмашып торырга чакыра. "Татарстан хөкүмәтенә дә бу өлкәдә җитдирәк эшләү кирәк", дип әйтә.

"Швейцариядә дүрт дәүләт теленең булуы – минем өчен үрнәк"

Европа яшьләре форумын оештыруны үз өстенә алган "Аргамак" оешмасы җитәкчесе Ильяс Ямбаев та Европада асаба халыкларның телләрен саклау тәҗрибәсен уңай бәяли. Аның Европада яши башлаганына 10 ел була. Ильяс тимер юллар ширкәтендә программист булып эшли.

Ильяс Ямбаев
Ильяс Ямбаев

"Германиянең көнчыгыш өлешендә сорблар дигән халык бар. Алар Германиядә мәктәпләрендә үз телләрендә белем ала. Мондый мисаллар җитәрлек. Мин эшләгән ширкәтнең баш фатиры Швейцариядә урнашкан. Мин анда да еш булам. Швейцариядә дәүләт телләре - дүртәү. Аларның берсе – ретророманиш телендә бары 30 мең кеше сөйләшә. Кечкенә генә Швейцариядә дүрт дәүләт теленең булуы – минем өчен үрнәк. Бар җирдә дә шулай булырга тиеш. Алар үзләрен син – итальян, син – алман, син –​ француз дип бүлмиләр. Без барыбыз да швейцарлар дип әйтәләр. Алар барсы да кимендә ике телне белә һәм өч телне аңлый", ди Ямбаев.

Ильяс үзе алман, рус һәм инглиз телләрен камил белә. Болгарча өйрәнә, төрекләр белән дә аңлаша. Ильяс Петербурда туган, Новосибирскида үскән. Татарчага гаиләдә генә өйрәндем дип әйтә. Үз гаиләсендә дә бары тик татарча гына сөйләшә. Европага килгәч кенә ул үзен чын татар итеп тоя башлаган. Татар китаплары алып, мәдәни кичәләр үткәреп телне дә камилләштерергә омтылам дип әйтә.

"Тел – байлык, аны өстәмә йөк итеп һичкенә дә кабул итәргә ярамый. Мин төрле илләрдә булам, эш белән дә барам, һәм телләр белүнең уңай нәтиҗәсен генә күрәм. Әгәр син башкаларның телләрен аңлыйсың икән, үзеңә дә караш үзгәрә, элемтәләр урнаша", ди Ильяс.

Европадагы милли азчылыкларның телләрен саклау, укыту тәҗрибәсен өйрәнеп Татарстанга да тәкъдим итеп буламы? Азатлык "Аргамак" җитәкчесенә әлеге сорауны да юллады.

Татарстанда татар теленең абруен күтәрү кирәк

"Мин киләчәктә моның шулай булачагына өметләнәм. Татар теле – Татарстанда дәүләт теле, әмма аның абруен күтәрү дә кирәк. Чөнки күпләр аны өстәмә йөк итеп кенә кабул итә. Кайберләүләр белем бирү сыйфаты начар дип тә белдерә. 11 ел дәвамында мәктәптә өйрәнеп тә сөйләшә алмаучылар да бар", ди Ямбаев.

Ильяс әфәнде фикеренчә, теләк булганда Европада телләрне үстерү һәм укытуның уңай тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аны Татарстанга да иңдерергә була. Бу эштә Европадагы татар активистларының гына түгел, ә Татарстанның да теләге булырга тиеш, ди ул.

Европа татар яшьләре форумында катнашучылар
Европа татар яшьләре форумында катнашучылар

Европа татар яшьләренең III форумы Русиядә милли телләрне укытуга каршы басым көчәйгән вакытта үтте. Бер яктан, президент Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерүеннән соң Татарстанда татар теленнән баш тартырга дигән өндәмәләр тарала башлады, икенче яктан, Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап флешмоблар үтте, татар ата-аналар, иҗади берлекләр Путинга Русия Конституциясенең төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хатлар да юллады​.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG