Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:36

Иске Кормаш мәктәбе сынчы-рәссам Зилфәт Басыйров мирасын кайтару өчен көрәшә


Иске Кормаш мәктәбе музеендагы сыннар галереясе

Cынчы, Башкортстанның халык рәссамы Зилфәт Басыйров заманында үзенең әсәрләрен туган авылы Иске Кормаш мәктәбенә васыять итеп бүләк итә. Ләкин соңгы вакытта аның иҗат эшләренә авыл мәдәният йорты һәм район мәдәният бүлеге дәгъва кыла башлаган. Авыл халкы моңа каршы чыккан һәм иҗат әсәрләрен кире кайтару юлларын эзли.

Билгеле сынчы Зилфәт Басыйров үзе бакыйлыкка күчкәнче иҗатының бер өлешен Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенә тапшыргач, тора-бара авыл, район җирлегендә гауга вә җәнҗаллар кубасын күзалламагандыр. Чынбарлыкта исә иҗади мирас өчен хәзер көрәш бара дияргә була.

Cынчы-рәссам Зилфәт Басыйров автопортреты
Cынчы-рәссам Зилфәт Басыйров автопортреты

Азатлык вазгыятькә ачыклык кертүне Иске Кормаш мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Лена ханым Мәхмүтова фикерләреннән башлады:

"Мәктәп – изге урын. Биредә мәдәният тә, белем дә, тәрбия дә бирелә. Президентлар да, район башлыклары да, мәдәният кешеләре дә мәктәптә белем һәм тәрбия алган. Безнең авылдан өч зур сәнгать әһеле чыккан. Аларның кем икәнен районда да, авылда да белмиләр иде. 80нче еллар уртасында Иске Кормаш урта мәктәбе мөдире булган ирем Линиф Каһиров шуларны эзләп тапты. Күрше авылдагы әбидән Уфада яшәүче Зилфәт Басыйровның адресын алып, шунда китте."

Бакый Урманче сыны
Бакый Урманче сыны

Линиф әфәнде ул чордагы БАССР рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булган Зилфәт Басыйровны туган авылы Иске Кормашка кунакка алып кайта. Зилфәт әфәнде туган авылын сагынган була. Иртәләрен-кичләрен Иске Кормаш урамнарын, урманнарын, Шәбез елгасын урый. Киткәндә рәхмәт сүзләрен әйтеп китә. Аннан инде танылган шәхес Зилфәт Басыйров ел саен туган авылына кайта торган була.

Зилфәт Басыйровның хатыны Сәкинә рәсеме
Зилфәт Басыйровның хатыны Сәкинә рәсеме

Шул кайтуларның берсендә булган сөйләшүләрне Лена апа яхшы хәтерли:

"Зилфәт абый иремә "бакыйлыкка күчкәнче эшләремне туган җиргә, туган авылга, укыган мәктәбемә мәңгелеккә алып кайтырга ярдәм итсәгез иде”, дип үтенде. Линиф аны тыңлады. Чөнки бу – изге эш. Уфага берничә тапкыр барып ипләп кенә сыннарны, рәсемнәрне алып кайттылар. Сынчы абый үзе дә кайтты. Шунда ук темаларга бүлеп мәктәпнең беренче катындагы бүлмәгә урнаштырдык", ди элекке укытучы Лена ханым Мәхмүтова. Ул әлеге иҗат җимешләрен мәктәпкә тапшыруны, урнаштыруны Зилфәт Басыйровның васыяте иде ди.

Акмулла сыны
Акмулла сыны

"“Ул – васыять. Шушы сыннарны мәктәпкә бүләк итүе, шунда саклануларын теләве хакында үз кулы белән язган васыяте дә бар. Аның бу хаты мәктәп музеенда саклана. Үз эшләрен Зилфәт абый районга да, авыл советына да, клубларга да бирмәде. Клубларның нинди урын икәнен беләбез. Иң тәрбия бирә торган урын - мәктәп. Мин Зилфәт абыйның һәр әсәре буенча укучыларга дәресләр бирдем. Бу күргәзмәне Татарстанның кайсы районнары гына карамыйча калды икән? Чөнки Зилфәт Басыйров әсәрләре искиткеч!" диде Лена ханым.

Аның фикеренчә, сыннарны мәдәният йортына яки авыл советы бинасына күчерүне мөдир Рәмилә Хамматуллина башлый. Узган елның җәендә Актаныш районында “Ак калфак” оешмасының чаралары узган иде. Шунда катнашучыларга күрсәтү өчен Иске Кормаш мәктәбе музееннан сыннарны авыл советы бинасының бер бүлмәсенә күчерәләр. “Ак калфак” чарасы кунаклары әлеге сәнгать әсәрләре белән таныша һәм китеп баралар. Менә шунда Зилфәт Басыйров ясаган, васыять иткән сын-рәсемнәрнең мәктәп музеена кире кайтарылмаячагы, шушы бүлмәдә калачагы турында хәбәр тарала. Сәнгать әсәрләренең биредә калуын теләмәгән җәмәгатьчелек караңгы төшүгә карамастан төрле юллар белән сыннарны мәктәп музеена кайтару чараларын күрә. Инде Актанышның үзендә, районның төрле урыннарында узган тантаналарга алып бара, алып кайта торгач шактый таушалган, кырылган-сыдырылган сыннар шушы кичне тагын беркадәр зыян күрәләр.

Зилфәт Басыйровның мәктәп музеендагы васыять хаты
Зилфәт Басыйровның мәктәп музеендагы васыять хаты

Мәктәпкә бүләк ителгән эшләрне алып чыгып китү ниятен Лена ханым “мәктәпне талау” дип бәяли. Шушы талау турында ул Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховка берничә тапкыр шалтыраткан. Министр телефонын алмый. ”Ахырда министрның урынбасары Булат Юнысовка чыга алдым. Аңа барысын да сөйләдем. Васыятьне бозуның зур гөнаһ булуын, аның кире кайту ихтималын да, моны Коръәндә укуымны да җиткердем”, диде мәктәп музее өчен борчылучы Лена ханым.

Иске Кормаш мәктәбе музеенда
Иске Кормаш мәктәбе музеенда

Иске Кормашта мәктәп музеендагы экспонатларны авыл советы бинасына күчерү башлангычында мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина тора дип саныйлар. Азатлык Рәмилә ханымга телефоннан шушы хәл хакында сөйләшү теләген белдерде.

“Мин монда кечкенә кеше. Мәсьәләгә ачыклык кертәсегез килсә, район башлыгына чыгыгыз”, дип җаваплады Рәмилә ханым.

Иске Кормаш мәктәбе музеендагы сыннар галереясе
Иске Кормаш мәктәбе музеендагы сыннар галереясе

Азатлык мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев белән сөйләште.

– Илшат әфәнде, Иске Кормаш авылында Зилфәт Басыйров эшләре, әсәрләре белән килеп туган хәлләр сезгә танышмы?

– Анда авыл советы бинасында бер бүлмә бар. Сыннарны шунда куярга телибез. Бу участокта матур гына мәдәни үзәк барлыкка килер иде. Шуңа тырышабыз. Анда матур чишмә дә, урамда чаралар уздыру урыны да, мәдәният йорты да бар. Ниндидер мәдәни үзәк булса, шәп чыгасы бит. Мәктәп авылдан читтәрәк тора. Кызганычка каршы, андагы музейга теләгән кеше эләгә дә алмаска мөмкин. Музей өченче катта.

– Ә бит иҗат эшләре, сәнгать әсәрләре нәкъ менә мәктәп музеена тапшырылган, шунда саклансын дип васыять ителгән?

– Сез бу очракта кемнәр фикерен алга сөрәсез, кемне яклыйсыз соң?

– Беркем фикерен дә алга сөрмибез. Әлеге хәл турында ике якның да фикерен белеп, шуны укучыларга җиткерергә телибез. Менә мәктәп вәкилләре васыятьнең үтәлмәвенә, бозылуына борчыла.

– Бу очракта сыннар авторының туганнары белән киңәшләшү дә зыян итмәс иде. Барыбер үзебезнең фикердә каласы килә. Килгән кунакларны шушы мәдәни үзәккә алып барып таныштыру җиңелрәк һәм файдалырак буласы. Район җитәкчебез дә Иске Кормашта шундый үзәк булуын яклый. Минем дә фикер шул. Сез васыять турында әйттегез. Минемчә, васыять дигән нәрсә белән дә шаярырга ярамый. Анысы да күздә тотылыр һәм бер уңай фикергә килербез.

Сөембикә сыны урыны
Сөембикә сыны урыны

Зилфәт Басыйров иҗат иткән Сөембикә сыны аерым бер игътибарга лаек. Әлеге әсәр Иске Кормаш музеена бирелү белән бергә шуның күчермәсен зурайтып һәйкәл ясау максаты да алга куела. Шуны тормышка ашыру максатыннан әлеге сынны Казанга алып китәләр, бу хакта ул чактагы президент Миңтимер Шәймиевкә дә җиткерәләр. Ләкин бу эшне башкарырга теләүчеләрнең теләкләре тормышка ашмый. Сөембикә сыны берничә ел президентның алгы бүлмәсендә торганнан соң Актаныш музеена озатыла. Алынган сын Иске Кормаш авылы мәктәбенә кайтарылмый диделәр.

Сөембикә сыны зурайтып та ясалмый, мәктәп музеена да кайтарылмый
Сөембикә сыны зурайтып та ясалмый, мәктәп музеена да кайтарылмый

Иске Кормаш мәктәбе укытучылары да килеп туган хәлләргә битараф калмаган. Алар җәмәгатьчелеккә, Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлыкларына хат-үтенеч язганнар һәм якын араларда шуны җиткерәчәкләрен белдерделәр.

Сынчы Васил Маликов эшләре
Сынчы Васил Маликов эшләре

Бер караганда, Иске Кормаш авылындагы әлеге вакыйга кечкенә булып тоелырга да мөмкин. Ләкин Актаныш районы түрәләре, Татарстанның мәдәният һәм мәгариф министрлыклары җитәкчеләре вазгыять белән таныш. Район исеменнән мәдәният бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев үз фикерен җиткерде. Татарның танылган шәхесләре белән бәйле хәлләр, Иске Кормаш авылы зыялылары, җитәкчеләре һәм халкы нинди юлдан китәр - киләчәк күрсәтер.

Авыл мәктәбе музеенда Зилфәт Басыйровныкыннан кала Тукай премиясе лауреаты Васил Маликов һәм Украинаның атказанган сәнгать хезмәткәре Әсгат Сәфәргалин әсәрләре дә саклана.

Белешмә. Танылган сынчы Зилфәт Басыйровка быелның 15 сентябрендә 90 яшь тулган булыр иде. Ул Иске Кормашта 1927 елда җиде баланың иң өлкәне булып туган. Күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе кулга алынудан шикләнеп, гаиләсен алып Пермь якларына чыгып китә. Әтисе сугышка киткәч гаилә авырлыгы Зилфәт җилкәсенә төшә. 1944 елда Березникида токарь булып эшли. Шунда ук завод рәссамы да була. 1955 елда Түбән Тагилда сынлы сәнгать укуханәсенең скульптура бүлеген, 1962 елда шушы белгечлек буенча Мәскәү сәнәгать технология институтын тәмамлый. 1981-88 елларда Башкортстан рәссамнары идарәсе рәисе. Башкортстанда егерме бер, Татарстанда ике, Үзбәкстанда ике, Курган өлкәсендәге бер һәйкәлнең авторы. 1975 елда Башкортстанның атказанган рәссамы, 1992 елда Акмулла премиясе, 2000 елда Башкортстанның халык рәссамы исеме бирелә. 2000 елның 19 ноябрендә Уфада вафат. Васыяте буенча Иске Кормашта җирләнә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG