"Дәүләт иминлеге" чыгымнары 154 млрд сумга артачак, бу соңгы 12 ел эчендә иң зур арту, дип белдерә РБК экспертлары.
Шул ук вакытта "Гомумдәүләт мәсьәләләре" һәм "Дәүләт икътисады" маддәләренә чыгымнар кими. Әйтик, дәүләт идарәсен тотуга 75 млрд сумга кимрәк акча салынган.
Яшерен акчаларның 3,29 проценты мәгарифкә, 3,36 проценты сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән. Аларның 476 млны - мәктәпкәчә тәрбия бирүгә, 20,7 млрд сумы югары уку йортларына, атап әйткәндә, хәрби уку йортларына салынган, диелә.
Шушы көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Шурасына 2018 елга бюджет өлгесен кертте. Киләсе елда Татарстан бюджеты дефициты 2,6 млрд сум тәшкил итәр, дип көтелә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.