Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Согуд патшасы килүе хөрмәтенә узган төшке ашта Русия мөфтиләре дә катнашты


Согуд Гарәбстаны патшасының Мәскәүгә килүе уңаеннан Кремль сараена мөселманнар күпләп яшәгән республика җитәкчеләре, мөфтиләр дә чакырылды.

Бүген Мәскәүдәге Кремль сараенда Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман бин Габделазиз әл-Согуди белән Русия президенты Владимир Путин очрашты. Башта очрашу тар даирәдә узды. Аннары ике ил вәкилләре катнашында очрашу киңрәк даирәдә дәвам итте. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашачагы турында элегрәк Азатлык язган иде. Миңнеханов быел февральдә үзе дә Согуд Гарәбстанында булып кайтты.

Татарстан президентыннан тыш, патша килү хөрмәтенә Русия президенты уздырган төшке ашта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка кайбер мөфтиләр катнашты.

Камил Сәмигуллин (сулда), Рөстәм Миңнеханов (уртада) һәм Тәлгать Таҗетдин
Камил Сәмигуллин (сулда), Рөстәм Миңнеханов (уртада) һәм Тәлгать Таҗетдин

Әйтергә кирәк, 7 октябрьдә Согуд Гарәбстаны патшасы Русия мөфтиләре белән аерым да очрашачак. Русия мөселманнары ел саен Согуд Гарәбстанына хаҗга бара. Быел квота җитмәгәч Согуд Гарәбстаны Русиягә өстәмә урыннар бирде. Шуңа да карамастан, кайбер мөселманнар хаҗга эләгә алмады. Очрашуда хаҗ мәсьәләсе дә күтәрелер дип көтелә.

ТАСС хәбәр итүенчә, бүген ике ил җитәкчесе очрашуында сәүдә-икътисад, инвестиция һәм мәдәни-һуманитар өлкәдә элемтәләрне үстерү юллары турында сөйләшкән. Дистәдән артык килешү имзаланган.

Согуд патшасы Русиядә 8 октябрьгә кадәр булачак.

XS
SM
MD
LG