Accessibility links

Каталония җитәкчелеге референдум нигезендә бәйсезлек сөйләшүләре башларга тели


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Каталония башлыгы Карлес Пучдемон Испаниядән аерылу турында 1 октябрьдә узган референдум нәтиҗәләре нигезендә Мадрид белән бәйсезлек сөйләшүләре башларга теләвен белдерде.

Пучдемон әйтүенчә, Каталония әлегә берьяклы бәйсезлек игълан итүдән тыелып торачак һәм вазгыятьне Испания белән сөйләшүләр аша чишү юлларын эзләячәк.

Пучдемон Барселонада Каталония парламентына мөрәҗәгать итеп, сөйләшүләр башлау мөмкинлегенә юл ачу өчен берьяклы бәйсезлек игълан итәргә ашыкмауны сорады.

Каталония рәсмиләре 1 октябрьдә узган референдумда сайлаучыларның 43 проценты катнашуын һәм аларның 90 проценты бәйсезлек өчен тавыш бирүен белдерде.

Мадрид референдумны канунга каршы дип, ә Испаниянең Конституцион мәхкәмәсе аның нәтиҗәләрен гамәли түгел дип игълан итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG