Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татарча гына аралашу флешмобы башланды


Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Татарстанда бары татарча гына аралашуга чакырган өндәү хатлары таратыла башлады. Чара мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу максатында оештырылуы хәбәр ителә.

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда татарча таралган хәбәрләрдә "татар теле дәресләрен саклап калу максатыннан башланган яңа чара" турында языла. Аның кысаларында өч гамәл тәкъдим ителә. Шуларның берсе - төрле оешмалар, кибетләрдә, офисларда татарча исәнләшү һәм беренче сорауны татарча бирү. Бары аңламаган очракта гына урысчага күчәргә тәкъдим ителә.

Шулай ук оештыручылар чара барышында татарлар җыелган урыннарда татарча гына сөйләшергә һәм мөрәҗәгать-гаризаларны татарча гына язарга өндиләр. Чара турында мәгълүматны барлык кешеләргә таратырга тәкъдим ителә.

Error rendering VK.

Әлеге белдерү күбесенчә WhatsApp мессенджеры һәм Вконтакте социаль челтәре аша таратыла. Аны үз сәхифәләрендә Вконтакте челтәрендәге төрле татар төркемнәре дә урнаштыра.

Сентябрь аенда интернетта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб үткәрелә башлады. Тел укытуны яклап ата-аналар төркеме оешты, төрле иҗтимагый оешмалар мөрҗәгатьләр белән чыкты. Тел укыту мәсьәләсендә бәхәс Русия президентының 20 июль көнне урыс теленнән кала "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң кискенләште. Татарстан мәктәпләрендә тел укытуны прокуратура тикшерә.

Татарстанда бу флешмобка охшаш эшчәнлекне "Үзебез" хәрәкәте һәм Дөнья татар яшьләре форумы башлап җибәргән "Татар-дозор" уены алып бара. Ел саен апрель аенда оештырылган чара кысаларында квест форматында кибетләргә кереп, дәүләт теле булган татар телендә хезмәт күрсәтү-күрсәтмәү тикшерелә.

XS
SM
MD
LG