Accessibility links

Кайнар хәбәр

Псков өлкәсе губернаторы Андрей Турчак вазифасыннан китте


Андрей Турчак
Андрей Турчак

Псков өлкәсе губернаторы Андрей Турчак үз теләге белән вазифасыннан китте. Михаил Ведерников вакытчыла аның вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Турчакның вазифасыннан китүе фәрманнын Русия президенты имзалады. Шулай итеп, соңгы вакытларда "үз теләге белән" китүче губернаторлар арасында Андрей Турчак унберенчесе булды

Псков губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Михаил Ведерников билгеләнде, дип белдерде президент Путин сүзчесе Дмитрий Песков.

Андрей Турчак Псков өлкәсен 2009 елдан бирле җитәкләде. Хокук яклаучылар һәм оппозиция аның журналист Олег Кашинга һөҗүм итүгә катышы бар дип фаразлый. Журналистны 2010 елда Мәскәүдә кыйнап киткәннәр иде. Кашин үзе Андрей Турчакны кыйнарга кушучы, дип белдерде. Губернатор гаепләүләрне кире какты.

2015 елның көзендә Кашин җинаятьнең ачылуы турында белдерде. Һөҗүм итүчеләр Псков өлкәсе губернаторының әтисе Анатолий Турчак ширкәтендә эшләүче хезмәткәрләр булып чыкты. Анатолий Турчак президент Путинның дусты санала.​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG