Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә алты кырымтатар ике айга сак астына алынды


Акмәчет мәхкәмәсе янында, 12 октябрь, 2017 ел
Акмәчет мәхкәмәсе янында, 12 октябрь, 2017 ел

Русия контроле астындагы Акмәчет (Симферополь) мәхкәмәсе, Русиядә тыелган "Һизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп, алты кырымтатарны ике айга сак астына алу карары чыгарды.

Тоткарланучыларга теләктәшлек белдерергә дип мәхкәмә янына 100дән артык кеше килде, дип хәбәр итә "Крым.Реалии".

11 октябрь Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәлеге Бакчасарайда алты кырымтатарга карата җинаять эше ачылуы турында белдерде. Аларны тоткарлар өчен эчке эшләр гаскәре катнашында махсус операция уздырылды.

Быел яз Акъярда (Севастополь) шундый гаепләүләр белән дүрт кырымататр активисты ирекләреннән мәхрүм ителде. Аларның берсенә – Руслан Зейтуллаевка июль аенда төрмә җәзасын 15 елга кадәр озайттылар.

11 октябрьдә Бакчасрайда тоткарланган "Крымская соллидарность" активистларының бишесе пәнҗешәмбе полициягә гариза язган. Алар үзләрен куәт оешмалары хезмәткәрләре кыйнады дип белдерә.

Элегрәк мәхкәмә тугыз тоткарланучыга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салу турында карар чыгарды. Алар килештерелмәгән урам чарасында катнашуда гаепләнде. Чынлыкта алар йортларында тентү уздырылган ватандашларына теләктәшлек белдерергә дип кенә җыелган булган, дип белдерде "Крымская солидарность".

​Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG