Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил АКШка ияреп ЮНЕСКОдан чыгарга җыена


Парижда ЮНЕСКО капкасы
Парижда ЮНЕСКО капкасы

Израил ЮНЕСКОдан чыгарга җыена. Бу хакта илнең премьер-министры Биньямин Нетаньяху белдерде. Аның сүзләренчә, оешма "тарихны саклау урынына, аны бозып күсрәтә".

Израил премьер-министры илнең тышкы эшләр министрлыгына ЮНЕСКОдан чыгуга әзерлек башларга кушты. Израилнең оешмадан кайчан чыгачагы төгәл әйтелми.

13 октябрдә Кушма штатлар киләсе ел ахырына кадәр ЮНЕСКОдан чыгуларын белдерде. Вашингтон оешманы Израилгә каршы сәясәт алып баруда гаепләде.

ЮНЕСКО Иерусалим һәм Фәлестин җирлегендәге мәдәни мирас корылмаларына бәйле бәхәсләрдә Фәлестинне яклый, дип Израил оешманы берничә тапкыр тәнкыйтькә тотты.

Узган ел Израил ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеген туктатып торды. Ул вакытта оешма Иерусалимдагы Гыйбадәтханә тавы ​– ислам гыйбадәт урыны дигән резолюция кабул иткән иде. Документ яһүдиләрнең әлеге урын белән бәйләнешен танымый.

ЮНЕСКО – БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре өчен җаваплы оешма. Аңа 1945 елда нигез салынган, оешманың баш фатиры Парижда урнашкан. 2011 елда ЮНЕСКО Фәлестин автономиясенә даими әгъза статусы биргәннән соң Кушма штатлар һәм Израил әлеге карарга каршы чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG