Төмән рйоны Муллаш авылындагы ир-егетләр һәркем үзенчә "төйдерә". Себертатарлары үзләренә генә хас татарча биюне нәкъ менә "төйдереп бию" дип әйтә. Әнә Рәшит түгәрәккә чыгып биеп китә икән, аның биюе Рависныкы кебек түгел инде. Зиннурныкы – үзенә бер башка. "Пышны" ансамбленең терәге булган алты ирнең биюе Төмән өлкәсендә генә түгел, читтә дә дан казанды. Аларны Красноярскида узган федераль Сабантуйга, Иске Кулаткыга, Пензага, Кырымга да чакырдылар.
Ир-егетләр авылыбызда элек-электән һәр гаилә үзенчә биегән һәм без аларны саклыйбыз дип әйтә. Фольклор белгечләре дә "бу биюләрегезне зинһар оныта күрмәгез, ничек бар, шулай башкарыгыз", дигән.
Муллаш авылын тирә-яктагы татарлар Пышны дип атый. Аның электән килгән исеме шулай булган. Яныннан гына Пышны елгасы агып уза. Руслар килгәч кенә авыл Муллаш дип атала башлый. Фольклор ансамбле дә үзенә исемне Пышныдан алган.
"Пышны" бүген үзенә бер гаилә булып яши. Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәләр, зур эшләрне дә күмәкләшеп башкаралар. Әнә алар урманга нарат агачлары утыртырга юл ала, әнә алар бергәләп яңа җыр өйрәнергә клубка ашыга.
Бу иҗат төркеме авылда элек-электән сакланып килгән такмакларны да саклаучылар. Ханымнар кулларына кәгазь һәм каләм алып өйдән-өйгә йөреп җыеп чыккан аларны. Аннан соң җырлы-биюле күренеш итеп сәхнәләштергәннәр.
Гадәттә сәхнәгә 12 кеше чыга. Алар: Хәсимә һәм Рәшит Мадъяровлар, Нурзия һәм Нәриман Хәлиуллиннар, Әнисә һәм Нияз Уразумбетовлар, Фәһимә һәм Зиннур Бабшановлар, Әкълимә һәм Равис Бабшановлар, Гөлшат һәм Җәгъфәр Касыймовлар.
Ансамбльдә чыгыш ясаучылар сүзләренчә, гармунчы Җәгъфәр Касыймов килгәч "Пышны" яңа рух ала. Нерге туй – кечкенә генә авыл туе, ирләрнең ишкәк биюе, печән чабу биюе куела, кичке уеннар сәхнәләштерелә.
"Әйдә, репетициягә килегез дип үгетләү кирәкми, ыргылып торалар. Ансамбльгә йөрүчеләр үзләре костюмнар тегә, үзләре спонсорлар эзли. Хәзер Муллаш авылы дер селкенеп тора. Үсмерләрне дә ансамбльгә чакырабыз", дип сөйли Җәгъфәр Касыймов.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.