Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта мәгариф министры Энгел Фәттаховны яклау флешмобы бара


Энгел Фәттаховны яклау флешмобы
Энгел Фәттаховны яклау флешмобы

Социаль челтәрләрдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховны яклау флешмобы башланып китте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда министрның фотосы таратыла, аңа түбәндәге мәгълүмат тә өстәлгән:

"Энгел Фәттахов. Гади инженер буларак башлаган, югары белем алган, аспирантура тәмамлаган. Инглиз телен белә. Техник фәннәр кандидаты, тугыз фәнни эш авторы, уйлап табучы. Ә син тәүлекләр буе интернетта утырган килеш, хәтта рус телендәге текстта да хаталар җибәргән башың белән аның татар акцентыннан көләсең".

Челтәрләрдәге язмаларга #ЭнгельгәКагылма, #рукипрочьотэнгеля һәм #несудипоакценту һештеглары беркетелгән.

Фәттаховка теләктәшлек белдергән бу чараны ВКонтакте челтәрендәге "Татар ата-аналары" инициатив төркеме башлаган. Популяр Telegram-каналларда Татарстан мәгариф министрын вазифасыннан алганнар дигән хәбәрләр әледән әле күренгәләп тора. Пәнҗешәмбе министр урынбасары Лариса Сулима әлеге имеш-мимешләрнең дөрес түгеллеге турында белдерде.

Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргәннән соң "Татар ата-аналары" төркеме оешты. Алар Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итә, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыгара. Бүгенге көнгә төркемдә 7,4 мең әгъза теркәлгән.

Татар ата-аналары шулай ук Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG