Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда казага очраган автобуста 30 юлчы булган, корбаннар юк


Удмуртия номерлары белән теркәлгән автобус Татарстанның Александровка бистәсендә юл кырыена төшеп китеп 12 кеше җәрәхәтләнгән.

Татарстанда Чистай-Түбән Кама юлында туристлар автобусы юл кырыена төшеп киткән. Әлеге хәл 21 октябрь көнне 22.45 сәгатьтә Александровка авылы янында була. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, автобус йөртүчесе артык тиз барган һәм идарәне югалткан.

Самардан Сарапулга (Удмуртия) кайтучы әлеге автобуста 30 юлчы булган. Барлыгы 12 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә, бер кеше (автобус йөртүче) авыр хәлдә. Корбаннар юк дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG