Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында эш сәфәрендә


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә була.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән АКШка килде. Әлеге сәфәр 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан президенты Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак.

Хьюстонда республика җитәкчесе TomoWave, Emerson, Ozone21, Univation Technologies компанияләре вәкилләре белән очрашачак.

Шулай ук Хьюстонда "Техас – Татарстан" дип аталган эшлекле форум да узачак. Монда Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдим итү планлаштырылган.

Татарстан президенты Хьюстонда Райса шәхси университетында да булыр дип көтелә.

24 октябрь көнне Миңнеханов Сан-Франциско шәһәренә киләчәк. Монда ул Халыкара технология симпозиумында катнашачак.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә Татарстан президентының социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар күпләп языла башлады. Миңнехановның АКШка сәфәре алдыннан татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләште. Прокуратура тикшерүләреннән соң Татарстандагы мәктәпләр татар телен бик аз укыту мөмкинлеге биргән, йә бөтенләй мөмкинлек булмаган укыту програмнары сайлый башлады.

Узган ел көз Миңнеханов шулай ук АКШка эш сәфәре кылган иде. Ул анда Сан-Францискода, Калифорниянең Берлингейм шәһәрендә, Вашингтон штатындагы Эверетт шәһәрләрендә булды, бизнес диарәләр һәм америка татарлары белән дә очрашты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG