Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә бу җомга вәгазьләре туган телгә багышлана


Казанның Мәрҗани мәчете
Казанның Мәрҗани мәчете

27 октябрь Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак.

Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак, дип яза Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мөнбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмиятенә Ислам карашы турында сөйләячәк. Татарстанда хәзер мең ярымнан артык мәчет эшли.

Узган атнада шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм "Тынычлык" мәчетләрендә сөйләнгән иде.

Моннан тыш, җомга Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен бердәм рәвештә укып, җирле мөселманнар республика мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак.

Соңгы көннәрдә татар телен яклап берничә флешмоб узган иде инде. Бауман урамында татар җырчылары "Туган тел"не җырлады, бүген Дәүләт шурасы янында активистлар депутатларны һәм түрәләрне "Әлифба" белән каршы алды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG