Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 ноябрь Казанда тәре йөреше тыюларсыз Кирмән янында узачак


Былтыргы тәре йөреше
Былтыргы тәре йөреше

Казанда 4 ноябрьдә узачак тәре йөре йөреше вакытында Кирмән тирәсендәге урамнарны ябып торачаклар.

Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше иртәнге сәгать 9да Благовещение чиркәвендә гыйбадәт кылудан башланачак. Аннан Казан кирмәнен уратып Крестовоздвиженский чиркәвенә таба иконалар күтәреп тәре йөреше узачак. Әлеге вакытта Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнарының кайбер өлшеләре ябык булачак. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе утырышында хәбәр иткәннәр.

Тәре йөрешен митрополит Феофан җитәкләячәк, диелә.

Татар җәмәгатьчелеге Казан хакимияте тәре йөрешен уздырырга рөхсәт бирә, ә Хәтер көнендә Сөембикә манарсына килүне тыялар, дип ризасызлык белдерә. Быел Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелды. Бу гамәл "Яровая кануннарына" каршы килә дип белдерелде. Хәтер көнендә шулай ук мөфтият вәкилләре дә катнашмый.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG