Accessibility links

Илшат Гафуров: "Ана теленә теләктәшлек – һәркемнең үз эше, студентларга басым юк"


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

КФУ ректоры Илшат Гафуров Азатлыкка Дәүләт шурасы янына чыгып "Туган тел"не җырлаган студентларга югары уку йортында бернинди дә басым юк дип белдерде.

26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы бинасына янында "Туган тел"не җырлаган студентларга КФУда басым башланган дигән хәбәргә карата әлеге югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров студентлар үз теләге белән чыкты, аларга бернинди дә басым юк дип белдерде.

"Бернинди басым бармый. Теләктәшлек күрсәтү безнең республикадагы һәркемнең үз теләге, шулай ук безнең студентларның да. Канун бар – митинг ясау өчен рөхсәт кирәк. Безнең яктан бернинди дә тыюлар юк. Студентларның үзләренең теләкләре белән чыгу мөмкинлеге бар, университет эчендә һәм аудиторияләрдә. Аны (Дәүләт шурасы янындагы чараны – ред.) митинг итеп аңларгамы, әллә флешмоб итеп аңларгамы? Без нинди чара икәнен бәяләмибез. Тәртип саклау оешмалары бәяли.

Безгә дә, нишләп сезнең студентлар митингка чыкты дигән, хатлар килә. Ул митинг булмады. Алар бернинди шигарләр белән дә чыкмады. Алар туган тел турында җыр җырлады һәм шуның белән бетте. Аларга бернинди дә басым юк. Басым дигәннән, без кешегә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә өчен рөхсәт сорарга тиешлеген аңлатабыз. Аларга бернинди басым да, бернинди киеренкелек тә юк. Бөтен әйбер дә канун нигезендә оештырылырга тиеш", ди Гафуров Азатлыкка .

Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан "Туган тел"не җырлап, депутатларга Әлифба китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән студентларны аңлатмалар язарга мәҗбүр итүләре, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыю билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG